Татар мәгарифе порталы
Сез монда
Хөрмәтле кулланучылар!
2015/2016 уку елында үткәрелгән I Россиякүләм "Әдәби җәүһәрләр" дип исемләнгән татар әдәбиятын сөючеләр бәйгесенең беренче турында җиде викторина үткәрелгән иде. Һәр ай кайсы да булса татар шәхесенә багышланды һәм шул айның соңгы көнендә онлайн-викторина үткәрелде. Һәр викторинаның өч җиңүчесе 22 апрельдә Арча районы Кушлавыч авылында үткәреләчәк финал турында катнашачак, дип көтелә.
Бәйгенең беренче туры тәмамланганчы без викториналарны ябып тордык, викторинаны башка көнне үтү мөмкинлеге юк иде. Бу сертификатлар тапшыру белән буталчык килеп чыкмау максатыннан шулай эшләнде.
Бүген без әлеге викториналарны Белем.ру порталында теркәлгән һәр кулланучы өчен ачабыз. Игътибар! Викторинаны бары тик бер мәртәбә генә үтү мөмкин, шуңа күрә дә иң элек викторина темасы буенча яхшылап әзерләнегез (күп кенә мәгълүматны порталыбызның Ресурслар бүлегеннән карый аласыз), аннары гына викторинаны үтегез. Түбән балл җыя калсагыз, үзегезгә күңелсез булыр. Әзерләнгән очракта сез алган балл да югары булыр, татар шәхесләре турында да күбрәк белерсез!
Бүгеннән башлап викторина үтүчеләр игътибарына тагын бер мәгълүмат. Әлеге викториналарны үткән өчен сертификатлар тапшырылмый. Викториналар үз белемнәрегезне ныгыту максатыннан яисә мәктәптә теге яисә бу шәхес буенча күмәк белем тикшерү очрагында кулланылырга мөмкин.
Һәр викторина нәтиҗәсе системада сакланып барыла, викторина ахырында кулланучы кайсы сорауларга дөрес, ә кайсыларына хаталы җавап бирүен күрә ала. Викторинаны элегрәк узган кулланучылар да хәзер үз нәтиҗәләрен "Уңышларым" битенә кереп карый ала.
Бүгенге көнгә кадәр реаль викториналарыбызда уңышлы катнашкан кулланучылар яңартылган платформада сертификат сората ала (кайсы айда викторина үтүенә бәйсез рәвештә). Моның өчен "Түләүләр башкару" битенә керергә һәм түләү башкарырга кирәк (нибары 100 сум).
I Россиякүләм "Әдәби җәүһәрләр" бәйгесенең беренче тур викториналары:
"Әдәби җәүһәрләр" викторинасы (2015/16 ел I тур 1 ай, Таҗи Гыйзәт),
"Әдәби җәүһәрләр" викторинасы (2015/16 ел I тур 2 ай, Заһидә Бурнашева),
"Әдәби җәүһәрләр" викторинасы (2015/16 ел I тур 3 ай, Илдар Ханов),
"Әдәби җәүһәрләр" викторинасы (2015/16 ел I тур 4 ай, Хәсән Туфан),
"Әдәби җәүһәрләр" викторинасы (2015/16 ел I тур 5 ай, Фатих Әмирхан),
"Әдәби җәүһәрләр" викторинасы (2015/16 ел I тур 6 ай, Муса Җәлил),
"Әдәби җәүһәрләр" викторинасы (2015/16 ел I тур 7 ай, Клара Булатова).
Викториналарда уңышлы катнашкан һәркемне тагын бер кат котлыйбыз һәм сертификатларга заказларын көтеп калабыз. Ә викторина үтеп үзе өчен белемнәрен сынап карарга теләгән кулланучыларга уңышлар телибез!