"Әдәби җәүһәрләр" викторинасы (2015/16 ел I тур 6 ай)

Татар әдәбиятын сөюче хөрмәтле дуслар!

Сезне I Россиякүләм "Әдәби җәүһәрләр" татар әдәбиятын сөючеләр бәйгесенең (http://belem.ru/adabi-jauharlar) алтынчы викторинасында катнашырга чакырабыз! Ул татар халкының бөек улы, шагыйрь, Советлар Союзы Герое Муса Җәлилгә (15.02.1906 - 25.08.1944) багышланган.

Викторинада барлыгы 25 сорау. Алар Муса Җәлилнең тормыш юлы һәм иҗаты белән бәйле. Кайбер сорауларга бер генә, кайберләренә берничә дөрес җавап булырга мөмкин. Баллар саны 40%тан югары булган очракта тест уңышлы үткән дип санала.

Сорауларга җавап биргән вакытта игътибарлы булыгыз, сорауларны дөрес аңлап җавап бирегез. Кире артка кайту һәм җавапны үзгәртү мөмкинлеге каралмаган. Викторинада катнашыр алдыннан, гомумән, бәйге, анда катнашу таләпләре белән якыннанрак танышып чыгарга тәкъдим итәбез.

Әлеге викторина Сезгә Муса Җәлил турында белемнәрегезне тикшерергә мөмкинлек бирер, кайбер сораулар сезне уйландырыр, каһарман-шагыйрь турында белемнәрегезне баетырга мөмкинлек бирер.

Викторинаны үтимме-үтмимме, нәтиҗәләр яхшы булырмы, әллә начар булырмы дип уйланып утырмагыз. Сезнең нәтиҗәләр бары тик портал җитәкчелегенә һәм үзегезгә генә күренә. Ә инде югары нәтиҗәләргә ирешә калсагыз, сез электрон сертификат сората аласыз. Өч финалист финал туры тамашасына чакырылачак, ә җиңүчеләр финалда көч сынашачаклар.

Барыгызга да уңышлар телибез! Милләттәш шәхесләребез турында тирәнтен белемнәргә ия булыйк, аларның иҗатлары гомерле булсын!

Сораулар саны:25
Тестны үтү мөмкинлеге:1
Үткәрелү вакыты:Ачык
Минималь балл:40 %
Артка кире кайту:Тыелган
Викторинада катнашу өчен теркәлегез яисә авторизация үтегез.