Татар мәгарифе порталы
Сез монда
Интернет челтәрендә һәм башка чыганакларда татар телендә белем бирү өчен сыйфатлы ресурслар күбрәк булган саен татар телендә сыйфатлырак белем биреләчәк, ә укытучыларның эшчәнлеге тагын да нәтиҗәлерәк булачак. Шуңа күрә, Белем.ру порталы җитәкчелеге порталны мөмкин кадәр сыйфатлы ресурслар белән тәэмин итүне максат итеп куя.
Әлеге максаттан Белем.ру порталы 2014 нче елдан башлап Татнетны үстерү фонды ярдәме белән "Айның иң яхшы ресурсы" бәйге-акциясен үткәрә башлый. Әлеге акция кысаларында Белем.ру редакторлары тарафыннан порталга килгән ресурсларның иң яхшылары сайлап алына һәм тавыш бирүгә куела.
Портал кулланучылары иң яхшы дип тапкан ресурс айның иң яхшы ресурсы исеменә лаек була, ресурс авторына махсус сертификат һәм Татнетны үстерү фондыннан махсус бүләк тапшырыла. Әлеге сертификат авторның Белем.ру порталында халык ышанычын яулаган сыйфатлы ресурс урнаштыруын дәлилли. "Айның иң яхшы ресурсы" исемен алган ресурс ел ахырында "Елның иң яхшы ресурсы" исемен алуга дәгъва кылачак.
Порталга ресурсларны теләсә кайсы фән/предмет буенча юлларга мөмкин, ресурслар xat@belem.ru адресына кабул ителә. Ресурслар татар телендә яисә татар телен өйрәтү максатларында булырга мөмкин. Ул тулысынча ахырына кадәр эшләнелгән, тиешле дәрәҗәдә сыйфатлы һәм эчтәлекле булырга тиеш. Портал редакциясе һәр килгән ресурс белән танышып чыгып аны яхшырту өстендә эш алып барса да (форматлау, хаталарын төзәтү һ.б.), яхшы эшкәртелеп юлланылган ресурсларга бәйге-акциядә катнашу өчен өстенлек күбрәк биреләчәк.
Портал редакциясе айның соңгы көнендә килгән һәм урнаштырылган ресурслар арасыннан аеруча сыйфатлы дип саналган 10-15 ресурсны сайлап ала һәм портал җитәкчелегенә тәкъдим итә. Айның иң яхшы ресурсы өчен тавыш бирү аннан соң килгән айның беренче көннәрендә башлана (гыйнвар ае өчен - февральдә, ...) һәм төгәл 2 атна дәвам итә. Әлеге вакыт узганнан соң тавыш бирүдә катнашу мөмкинлеге ябыла, кулланучыларга бары тик нәтиҗәләр генә хәбәр ителә.
Тавыш бирү барышында кулланучыларга ресурслар белән танышып чыгарга (!) һәм аеруча яхшы дип исәпләнгән ресурс(лар) өчен тавыш бирергә кирәк. Тавыш бирү нәтиҗәләре системаның журналына язылып барыла һәм накрутка һ.б. шундый гадел булмаган очраклар тавыш бирү тәмамланганнан соң бетереләчәк.
Тавыш бирүләр саны тигез булган очракта уңай комментарийлар саны күбрәк булган ресурска өстенлек биреләчәк (әлеге үзгәртү 2017 елның 5 нче гыйнварында кертелде).
Белем.ру порталы җитәкчелеге татарча ресурс авторларының барысына да уңышлар теләп кала, бары тик сыйфатлы белем бирү ресурсларын гына булдыруларын тели, тавыш бирүче кулланучыларның гаделлегенә өметләнә.
- Караулар саны: 42779
- Бастыру