"Әдәби җәүһәрләр" викторинасы (2015/16 ел I тур 5 ай)

Фатих ӘмирханТатар әдәбиятын сөюче, "Әдәби җәүһәрләр" бәйгесе викториналарын зарыгып көтеп алучы һәм татарча әдәби бәйгедә үз белемнәрен сынарга теләгән хөрмәтле кулланучылар!

I Россиякүләм "Әдәби җәүһәрләр" татар әдәбиятын сөючеләр бәйгесенең (http://belem.ru/adabi-jauharlar) бишенче викторинасы күренекле прозаик, драматург, публицист, әдәбият тәнкыйтьчесе һәм җәмәгать эшлеклесе Фатих Әмирханга (Мөхәммәтфатих Зариф улы Әмирхановка) багышланган.

2016 елда порталыбызда бу әлегә беренче генә викторина булса да, әлеге викторина беренче тур бәйгесенең инде бишенчесе. Бу викторина финалга чыгучы бишенче катнашучыны ачыклаячак. Һәм, әлбәттә, викторинада уңышлы катнашкан һәркемнең электрон сертификат сорату мөмкинлеге бар.

Әлеге викторинада Фатих Әмирханның тормыш юлы һәм иҗаты белән бәйле сораулар (барлыгы 20 сорау) тупланган. Викторинада катнашыр алдыннан бәйге, анда катнашу таләпләре белән якыннанрак танышып чыгарга тәкъдим итәбез. Җавап бирер алдыннан сорауның һәрберсен игътибар белән укып чыгыгыз, дөрес җавап бирергә тырышыгыз, тест үткәндә ялгышлар җибәрмәгез!

Барыгызга да уңышлар теләп калабыз!

Сораулар саны:20
Тестны үтү мөмкинлеге:1
Үткәрелү вакыты:Ачык
Минималь балл:40 %
Артка кире кайту:Тыелган
Викторинада катнашу өчен теркәлегез яисә авторизация үтегез.