Татар мәгарифе порталы
Сез монда
Бәйгене үткәрүнең максаты һәм бурычлары:
Бәйге Интернет челтәренең татар сегментында (Татнетта) мәгълүмати технологияләр юнәлешендә сәләтле балаларны барлау һәм алар белән эшләү, аларны «Белем җәүһәрләре» һ.б. дәрәҗәле интернет-проектлар бәйгеләренә әзерләү максатыннан чыгып үткәрелә һәм түбәндәге бурычларны күз алдында тота:
- укучыларда Интернет челтәренең татар сегментын һәм Интернет челтәрендә татар телен файдалануга карата кызыксыну уяту;
- заманча технологияләрне, интернет-проектлар ясау нигезләрен яхшы белгән әхлаклы, белемле татар балаларының санын арттыру, аларны таныту, башкаларга үрнәк итеп кую.
Оештыру комитеты һәм жюри составы:
Бәйге Татнетны үстерү фонды (http://tat-i.net) һәм Татарстан Республикасы Яр Чаллы шәһәре «Мулланур Вахитов исемендәге 2 нче гимназия» муниципаль бюджет гомуми белем бирү учреждениесе тарафыннан оештырыла.
Бәйгегә кабул ителә торган сайтларга таләпләр:
- сайт татар телендә эшләнгән һәм татар телендә файдалы мәгълүматны үз эченә алырга тиеш. Сайт берничә телдә эшләгән очракта аның килешү буенча төп теле татар теле булырга тиеш;
- сайт авторы сайт ясау өчен әзер платформа куллана яисә сайтны программалау телендә үзе төзи ала;
- сайт авторы сайт өчен әзер дизайн-шаблоннар куллана ала, әмма үз дизайнын ясаган очракта, сайт югарырак бәяләнәчәк;
- сайт авторы сайт өчен әзер материаллар куллана ала, әмма үз материалларын урнаштырган очракта, сайт югарырак бәяләнәчәк.
Бәйгене үткәрү тәртибе һәм этаплары:
- I этап. Гаризалар кабул итү: 3 – 23 апрель
- II этап. Җиңүчеләрне билгеләү: 24 – 30 апрель
- III этап. Җиңүчеләрне бүләкләү: ~ 16 май (төгәл дата 1 майдан да соңга калмыйча оештыручыларның сайтларында урнаштырыла)
Бәйгедә гамәлдә булып эшләп килүче сайты белән I-IX сыйныф укучылары – сайт авторлары катнаша ала. Бәйгедә катнашу өчен электрон формада гариза тутырылып (бланк беркетелгән) 23 нче апрельдән дә соңга калмый fondtatnet@yandex.ru электрон адресына юлларга кирәк.
Беркетелгән файл | Күләме |
---|---|
Нигезләмә | 89 KB |
Гариза бланкы | 56 KB |
Фикерләр
Айгөл Хәбибуллина
19 Май, 2017 - 07:51
Permalink
Бик зур рәхмәт!
Бик зур рәхмәт!
Раил Гатауллин
18 Май, 2017 - 17:48
Permalink
Бүләкләр Казанда көтә!
Хәерле көн, Айгөл!
Сезнең дипломнар Казанда Белем.ру (Татнетны үстерү фонды) офисында көтә.
Безнең адрес: http://tat-i.net/tt/address
Ихтирам белән, Раил Гатауллин
Айгөл Хәбибуллина
17 Май, 2017 - 11:04
Permalink
Хәерле көннәр! Бүләкләү
Хәерле көннәр! Бүләкләү тантанасына бара алмадык, дипломнарны кайдан, ничек алып булыр икән? Рәхмәт.