Сорау - җавап

Белем.ру порталына материалларны ничек юлларга?

Белем.ру порталына электрон ресурслар (дәрес планнары, фәнни һәм иҗади хезмәтләр һ.б. файдалы электрон ресурслар) "Заказлар һәм ресурслар кабул итү бүлмәсе" аша кабул ителә. 

Порталга җибәрелә торган ресурсларга нинди таләпләр?

Белем.ру порталына ресурслар бары тик редактор тикшерүе узгач кына урнаштырыла. Материалларның сыйфаты яхшырак булган саен әлеге ресурсларның порталда урнашуы да тизрәк булачак.

Шуңа күрә, порталга иҗади һәм фәнни хезмәтләрегезне юллар алдыннан түбәндәге гамәлләрне башкарыгыз:

  • материалларыгызда мөмкин кадәр орфографик, грамматик, стилистик хаталарны төзәтеп чыгыгыз,
  • ресурс(лар) белән бергә архивка фотогызны яисә ресурс белән бәйле башка бер сурәт сайлап алып өстәргә тырышыгыз. Фото булмаган очракта портал редакциясе ресурска кагылышлы сурәтне үзе билгели.

Документларга якынча таләпләр:

  • төп текст шрифты - Times New Roman, 13 pt;
  • текст кырлары: сулдан - 2,5 см, калган кырлары - 1,5 см;
  • абзацлар интервалы: алдында (өстә) - 0 pt, абзацтан соң (аста) - 3 pt;
  • юллар интервалы - бер интервал (одинарный).

Игътибар! Гадәти текстта сүзләр арасында бер генә бушлык тамгасы (пробел) куела. Нокта, өтер, нокталы өтер һәм башка тыныш билгеләре сүздән соң ук (буш ара калдырмыйча) куела, бушлык тамгасы алардан соң гына языла. Сүз куштырнаклар эченә алынган вакытта, куштырнак белән сүз арасында бушлык тамгасы булмый.

 

Электрон сертификатлар кемнәргә бирелә, ничек соратып алырга?

Белем.ру порталында сертификатлар төрле акцияләр һәм бәйгеләр кысаларында тапшырыла. Җиңүчеләргә сертификатлар бушлай тапшырыла, башка катнашучылар уңышлы катнашу турында түләүле сертификат сората ала.

Әлегә порталда ике төр түләүле сертификат соратып алырга мөмкин:

- Белем.ру порталында ресурс урнаштырганлыкны дәлилләп ("Айның иң яхшы ресурсы" бәйге-акциясе кысаларында);
- "Әдәби җәүһәрләр" россиякүләм бәйгесендә уңышлы катнашканны дәлилләп ("Әдәби җәүһәрләр" бәйгесе кысаларында).

Түләү http://belem.ru/payment адресы буенча башкарыла, сертификат өчен түләгән кеше договор-оферта белән килешкән дип санала.

Түләү турында хәбәр портал җитәкчелеге электрон почтасына килә, әлеге мәгълүмат нигезендә сертификат сораткан кешенең электрон почта адресына 3 көннән дә соңга калмыйча (форс-мажор булмаганда) сертификат юллана.

Сертификатларда хаталар китмәсен өчен, кулланучылардан профильләрен дөрес тутырулары сорала. Телефон, адрес кебек мәгълүмат бары тик портал җитәкчелегенә генә күренә. Ул кулланучы белән элемтәгә керү, финал бәйгесенә чакыру, мәгълүматларга төгәллек кертү һ.б. шундый максатларда гына кулланыла.

Сертификатларны сорату вакыты чикләнмәгән. Мисал өчен, сентябрь аенда "Әдәби җәүһәрләр" бәйгесендә уңышлы катнашкан кеше, сертификатны соңрак та (мәсәлән, ноябрь аенда) сората ала.