![]() | ![]() | ![]() | ![]() | ![]() | ||||
| яңалыклар | китапханә | канун | каталог | эш эзләү |
|
Ресурслар каталогы ![]() 31 август, 2010 - 22:52
Ресурс авторы: Казан шәһәре Вахитов районы 96 нчы гимназиясенең югары категорияле татар теле һәм әдәбияты укытучысы Тарханова Г.И.
Аңлатма язуы Әдәбият буенча (11 нче сыйныф) эш программасы “Рус мәктәпләрендә укучы татар балаларына ана теле һәм әдәбият укыту программалары”на (1-11 нче сыйныфлар, Казан, “Мәгариф” нәшрияты, 2003) нигезләнеп төзелде. Мәктәп укыту планында әдәб. дәресе атнага 2 сәг. исәбеннән каралган, ә программа – 3 сәг. исәбеннән төзелгән. Шуңа күрә язучыларның әсәрләрен өйрәнү өлешчә кыскартылды. И.Юзеев, Р.Батулла иҗаты дәреслектә бирелмәү сәбәпле (9 нчы сыйныфта өйрәнелде), планда аларның иҗатын өйрәнү каралмады.Төп дәреслек: татар әдәбияты: рус телендә урта гомуми белем бирүче мәктәбенең 11 нче сыйныфы өчен дәреслек-хрестоматия, Ф. ... ![]() 31 август, 2010 - 22:40
Ресурс авторы: Казан шәһәре Вахитов районы 96 нчы гимназиясенең югары категорияле татар теле һәм әдәбияты укытучысы Тарханова Г.И.
Аңлатма язуы 11 нче сыйныфта татар теле буенча эш программасы “Рус мәктәпләрендә укучы татар балаларына ана теле һәм әдәбият укыту программалары”на (1-11 нче сыйныфлар, Казан, “Мәгариф” нәшрияты, 2003) нигезләнеп төзелде. Бу программа атнага 2 сәгатьтән, елына 68 сәгать исәбеннән төзелгән, ләкин мәктәп укыту планында бу предметка елына 34 сәг. (атнасына 1 сәгать) кенә каралган, шуңа күрә һәр тема яртылаш кыскартылды, ягъни эш программасының эчтәлеге түбәндәгечә бирелде: теманы өйрәнүгә – 27 сәг., бәйләнешле сөйләм үстерүгә – 4 сәг., диктантларга – 3сәг. Төп дәреслек: Татар теле, 11 сыйныф, Казан, “Мәгариф” нәшрияты, 2006 ел. Сафиуллина Ф.С., Ибраһимов С.М. Бу дәреслектә программада чагылыш тапкан барлык темалар да (кабатлау өчен) яктыртылмау сәбәпле, өстәмә дәреслектән файдаланырга туры киләчәк. Бу дәреслек: Татар теле, 10 сыйныф, Казан, “Мәгариф” нәшрияты, 2000. ... ![]() 5 август, 2010 - 08:20
Ресурс авторы: Гөлфия Рәфыйкова, Ютазы районы Иске Урыссу урта мәктәбе
Кичә укучыларның матур әдәбият белән кызыксынуын арттыру, аларны драматург Г. Камал иҗаты һәм тормышы белән тирәнрәк таныштыру, аның әсәрләре хакында фикер йөртә белергә өйрәтү, туган телебезгә мәхәббәт уяту, милли мәдәниятебезне, сәнгатебезне, татар халкының күренекле вәкилләренең тормышын һәм хезмәтен тулырак өйрәнү, аларга карата ихтирам хисләре тәрбияләү максатыннан үткәрелә. Әдәби-музыкаль кичә буласы бүлмә бәйрәмчә бизәлә: Г. Камалның портреты, тормыш һәм иҗат юлын яктырткан газета эленә; милли бизәлешле чигүле сөлгеләр, борынгы кул эшләнмәләре, чаршау, самовар һ. б. җиһазлар җайлап урнаштырыла; әсәрләреннән китап күргәзмәсе оештырыла. 1 нче алып баручы. И, телем, сансыз гасырны Исән-сау кичкән телем! Сыкраулар теле түгел син, Күкрәүләр теле бүген. И, безнең батыр телебез, И, безнең гәүһәр мирас! Күпләрне күргән башыңны Инде син күтәр бераз. (Хәсән Туфан.) Чыганак: Чыганак: Мәгариф . ... ![]() 1 август, 2010 - 22:27
Ресурс авторы: Саба муниципаль районы Байлар Сабасы бистәсе гимназиясе укытучысы, сыйныф җитәкчесе Галимҗанова Сания Вәгыйз кызы
Яшь буынны тәрбияләүдә әтиләр авторитеты гаять зур роль уйный. “Мәктәп күпме генә тәрбияләргә тырышмасын, яхшы атадан башка, тәрбия барыбер тулы була алмый,”- дигән рус язучысы, тарихчы Н.М.Карамзин. Әлбәттә, сүз күркәм әхлакый сыйфатларга ия булган авторитетлы әтиләр турында бара. Шуңа күрә авторитет, беренче чиратта, балага һәрьяклап уңай шәхси үрнәк күрсәтүгә, аны ихтирам итүгә, сүзенә, эш-гамәленә һәм тормыш тәҗрибәсенә ышануга нигезләнергә тиеш. Кызганычка каршы, авторитетын ялган нигезгә корган ата – аналар да шактый еш очрый әле. Әхлаксызлык, тупаслык, эчкечелек кебек чирләр – гаиләдә әтиләрнең дәрәҗәсен бетерүгә китергән сәбәпләрнең иң таралганнары. Әти кешенең иҗтимагый эшчәнлеге яшүсмер өчен зур әһәмияткә ия. Эштәге уңышлар гаиләдә сәламәт әхлакый атмосфера булдыруга юнәлдерелгәндә, аның авторитеты тагын да үсә, аңа тирә - юньдәгеләр, хезмәттәшләре һәм күршеләренең ихтирамы да ныклы була. ... ![]() 31 июль, 2010 - 16:46
Ресурс авторы: Саба муниципаль районы Байлар Сабасы гимназиясенең югары кв.категорияле татар теле һәм әдәбияты укытучысы, тәрбия эшләре буенча директор урынбасары Нәҗипова Хәлимә Сәхәбетдин кызы
Кешеләрнең аралашуы өчен бик әһәмиятле чара булу белән беррәттән, тел җәмгыятьне үстерү хезмәтен дә үти. Тел кешеләргә үзара аңлашырга мөмкинлек бирә һәм кеше эшчәнлегенең барлык тармакларында бергәләп эшләүне тәэмин итә. Тел милли мәдәниятебезнең нигезен тәшкил итә. Тел белән аң бер-берсенә тыгыз бәйләнештә карала, алар бергә үсә, бергә камилләшә. Башка бер фән дә аң белән шундый тыгыз бәйләнештә була алмый. Тел кешенең сәләте үсүдә иң әһәмиятле чара булып тора. Бу сәләтләрне формалаштыруда һәм үстерүдә грамматиканың роле аеруча зур. Тел — җәмгыятьнең, һәрбер аерым шәхеснең берни белән дә алыштырып булмый торган рухи байлыгы. Ул халыкның акыл хәзинәсен, гореф-гадәтен, иң яхшы традицияләрен, дөньяга карашын, мәдәниятен борынгы заманнардан түкми-чәчми безнең көннәргә алып килгән. Туган ил, туган тел. ... ![]() 27 июль, 2010 - 09:01
Ресурс авторы: Мөслим 2 нче урта гомуми белем бирү мәктәбенең татар теле һәм әдәбияты укытучысы Гайнетдинова Гөлназ Фәнис кызы
Татарстан Республикасының Мәгариф министрлыгы тарафыннан расланып тәкъдим ителгән 11 нче сыйныф өчен “Әдәбият” дәреслегенә, 2005 нче ел (авторлары: А.Г.Әхмәдуллин, Ф.Г.Галимуллин, Т.Н.Галиуллин, Ф.Ә.Ганиева, Н.Г.Юзиев) һәм “Татар урта мәктәпләре өчен әдәбият программалары”на (2005) нигезләнеп язылган дәрес эшкәртмәләре тәкъдим ителә. Бүгенге көндә әдәбиятны өйрәнү - гаять күпьяклы, катлаулы һәм җитди мәсьәләләрнең берсе. Әдәби әсәрләрне өйрәнү укучыларга тормышны тулырак аңларга, кызыксындырган күп кенә сорауларга җавап табарга ярдәм итә. Аларны укыгач дулкынланасың, андагы вакыйгаларга һәм образларга карата төрле фикерләр туганын сизәсең. Дәреслекләрдә тәкъдим ителгән өзекләрне генә укып, әдәбият дөньясына бөтенләй кереп чума алмыйсың. Алар тиешле нәтиҗәне дә бирмәскә мөмкин. Моның өчен әсәрне тулысынча укырга кирәк. Тулы бер романны 11 нче сыйныфта гына укытырга өйрәтеп булмый. ... ![]() 26 июль, 2010 - 17:13
Ресурс авторы: Саба муниципаль районы Байлар Сабасы гимназиясенең югары кв.категорияле татар теле һәм әдәбияты укытучысы, тәрбия эшләре буенча директор урынбасары Нәҗипова Хәлимә Сәхәбетдин кызы
Белем бирү белән тәрбия системасы бербөтен. Бу ике төшенчәне бер-берсеннән берничек тә аерып булмый. Гимназиядә тәрбия эше балаларның шәхес буларак үсешенә юнәлтелгән. Укытучы-тәрбияченең, сыйныф җитәкчесенең эш системасы бала шәхесенең үсешенә, иҗади сәләтен ачуга һәм аны үстерүгә юнәлтелгән булырга тиеш. Педагогик эшчәнлектә - иҗади активлык, танып-белү активлыгы, танып–белү мөстәкыйльлеге, иҗади сәләт, иҗади эшчәнлек, новаторлык дигән сүзләр төп педагогик терминнар булып торалар. Башкача була да алмый. Кеше актив эшчәнлек ихтыяҗына мохтаҗ булып туа, әмма генетик яктан нигезләнгән сәләт бары тик белем һәм тәрбиянең уңай шартларында гына киң үсеш ала. ... ![]() 14 июль, 2010 - 16:24
Ресурс авторы: Равил Һади
Соңгы чорда чит телләр белән мавыгып татар үз телен бозып куллана... Татар сөйләшкәндә эшне тулысынча ничек эшләгәнен әйтеп бирә, я сораша: “Барып кайттыңмы?”, “Килеп китте”, “Ашап алды”, “Эшләп куйды”, “Сугып екты” – дип әйтә. Очрашып аерылышканда элек: “Исән-саумы?”, “Исән-сау бул!” – дип сөйләшәләр иде. Урыс бу аралашуны бер сүз белән генә әйтә: “Здравствуй!”, йә “До свидания!”. Урыс теле йогынтысы белән татар да: “Исәнме”, йә “Сәлам” белән “Сау бул” – диеп, кыскартып куллана башлады. Бу гаделсезлекне ачыклап алыйк. “Исән саумы?” – дигән сорауда кеше арадашчыдан нинди хәлендә булуын сораша. “Исән” сүзе “жив” дигән сүз түгел. Кешенең үлгән-үлмәгәнлеге болай да күренә. Монда “исән” сүзе истәлек турында сорашуга туры килә. Әгәр дә кешенең хәтере булмаса, сөйләшүнең мәгънәсе юк. Бу кешенең хәтере булмаса, аңа теләкләр генә әйтергә була, сорашуның мәгънәсе юк. ... ![]() 7 июль, 2010 - 12:05
Ресурс авторы: Саба муниципаль районы Байлар Сабасы гимназиясенең татар теле һәм әдәбияты укытучысы, сыйныф җитәкчесе Галимҗанова Сания Вәгыйз кызы
Сыйныф җитәкчесе – класста тәрбия эшен оештыручы һәм укучыларның остазы. Сыйныф җитәкчесенең оештыру – тәрбия эшләре күпкырлы һәм бик тә җаваплы. Ул үзенә беркетелгән сыйныфта дәресләрдән тыш булган барлык тәрбия эшләре өчен җавап бирә. Сыйныф җитәкчесе – иң беренче чиратта тәрбияче булырга тиеш, ул тормыш сулышын тоеп яшәүче, тормышта да, илдә дә барган вакыйгалар белән һәрчак хәбәрдар, шул ук вакытта, ул укучыларның якын киңәшчесе, ярдәмчесе. Бүгенге көн таләпләренә җавап бирердәй сыйныф җитәкчесе – бик тә сизгер күңелле психолог, педагог. Ул эшенең әһәмиятен, ни дәрәҗәдә мөһим булуын аңлаган хәлдә, ул теорияне яхшы белергә, практик яктан җитди әзерлекле булырга тиеш. Эшне уңышлы алып бару өчен, иң беренче чиратта, үз укучыларының шәхси сыйфатларын яхшы белергә, җентекләп өйрәнергә кирәк. ... ![]() 30 май, 2010 - 21:16
Ресурс авторы: Фәтхетдинова Дания Гәбдерәүф кызы, Чистай шәһәре 6 нчы төп гомуми белем бирү мәктәбенең татар теле һәм әдәбияты укытучысы
Мәшһүр галим, тарихчы, археограф, мәгърифәтче, әдип, танылган дин әһеле, фикер иясе, педагог, журналист Ризаэддин Фәхреддин 1859 елның 4 гыйнварында элекке Самара губернасы Бөгелмә өязе (хәзерге Татарстанның Әлмәт районы) Кичүчат авылында мулла гаиләсендә дөньяга килә. Башлангыч белемне укымышлы әти-әнисеннән алганнан соң, аны 7 яшендә мәктәпкә укырга бирәләр. Кечкенә авылның кечкенә мәктәбе гаять акыллы малай өчен тар булганлыктан, озакламыйча аны күршедәге Түбән Чыршылы авылы мәдрәсәсенә укырга бирәләр.Өлкән сыйныф укучысы булып җиткәч, тырыш һәм һәр нәрсә белән кызыксынучан Ризаэддин күп вакытын китаплар күчереп язу белән мавыга һәм шулай итеп, үзе өчен бай гына китапханә дә туплый. Шулар өстенә, инде өлкән яшьтәге шәкерт башлангыч сыйныф балаларына дәресләр бирә, беренче педагогик адымнарын ясый,балаларны әхлакый тәрбияләү эше белән мавыга һәм бу һөнәре Ризаэддиннең гомерлек юлдашына әйләнә. Рухи ярлылык әхлаксызлыкны тудыра. Әхлаксыз җәмгыятьнең киләчәге юк. ...
|
Сораштыру
Реклама
|