Керү өчен теркәлегез
To prevent automated spam submissions leave this field empty.
Барлык яңалыклар
татар телендә аралашу - чат

Белем.ру порталы үзенең кулланучыларына татар телендә аралашу өчен махсус бүлмә булдырды. Иң беренче чиратта әлеге аралашу бүлмәсендә, икенче төрле әйткәндә - чатта, укытучылар фикер алышыр дип көтелә.

Ә фикер алышыр темалар байтак. Мәктәптә татар телен һәм башка фәннәрне укытудан башлап татар мәгарифенең бүгенге көндә торышы турында фикер алышуга кадәр. ...

татар теленнән тестлар

18 нче май көнне Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгы IX сыйныфны тәмамлаучы чыгарылыш сыйныф укучыларын татар теленнән сынап карый. Шунысын әйтергә кирәк, әлеге төр тестлар быел яңа формада үткәрелә. ...

Татар федераль милли-мәдәни автономиясенең чираттагы конференциясе

Казанда Татар федераль милли-мәдәни автономиясенең чираттагы конференциясе булып узды. Биредә Россия төбәкләрендә туган телебезне өйрәнү мәсьәләләре, андагы мәктәпләрдә татар телен укыту тәҗрибәсе турында фикер алыштылар.

Милләтнең киләчәк язмышына бәйле булган чара алдыннан делегатлар Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов белән очрашты. Кунаклар күтәреп чыккан теләк-тәкъдимнәр төрле өлкәләрне колачлады. Респбулика башлыгы искәртеп узганча, Россиядә татарларның өчтән бер өлеше генә тарихи ватаннарында гомер итә. ...

"Татнет йолдызлары" интернет-проектлар бәйгесе

2012 елның 18 нче маенда 12.00 сәгатьтә "Татмедиа" агентлыгының брифинглар залында Татарстан Республикасы Массакүләм мәгълүмат чаралары медиафорумы кысаларында "Татнет йолдызлары - 2011" Бөтендөнья интернет-проектлар бәйгесенең җиңүчеләрен бүләкләү тантанасы узачак.

"Татнет йолдызлары" интернет-проектлар бәйгесе Матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр буенча республика агентлыгы тарафыннан 2003 елдан бирле үткәрелеп килә. Конкурс ел саен Интернет челтәренең татар сегментында аеруча зур әһәмияткә ия булган, Татарстан Республикасы дәүләт телләрендә (татарча һәм/яисә рус телендә) яисә Татарстан Республикасына багышлап башка телләрдә ясалган мәгълүмати ресурсларны барлау максатыннан үткәрелә.

Конкурс ел саен "Татнет"ның иң алдынгы интернет-ресурсларын ачыклый, аларның күбесе меңләгән кулланучылар өчен татар һәм рус телләрендә мәгълүмат алу һәм аралашу урыны буллып тора. Бәйгедә ел саен 200-250 сайт катнашып килә.

Тугызынчы бәйгедә барлыгы 220 Интернет-сайт катнашты. ...

Россия төбәкләрендә татар телен өйрәнү проблемалары һәм заманча алымнар

Тагын бер атнадан, 12 май көнне Казанда республикадан читтәге мәктәпләрдә туган телне укыту тәҗрибәсе турында сөйләшәчәкләр.

«Россия төбәкләрендә татар телен өйрәнү проблемалары һәм заманча алымнар» дип аталган конференцияне Татар федераль милли-мәдәни автономиясе үткәрә. Анда 60 делегатның катнашуы көтелә. Шулай ук Татарстанның идарә органнарыннан, министрлыклардан вәкилләр, җәмәгать эшлеклеләре, әлбәттә инде тел галимнәре, мәгариф хезмәткәрләре чакырылган.

Форумда катнашучыларга рус телле мохиттә татар телен өйрәтү үзенчәлекләре турында фикер алышырга тәкъдим ителә. Төрле төбәк вәкилләре әлеге мәсьәләдә үзләренең эш тәҗрибәсе белән уртаклашачак.

12 майда конференция кысаларында милли-мәдәни автономия рәисләре Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов белән дә очрашырга планлаштыра, дип хәбәр итә әлеге чараны оештыручылар. ...

Туфан Габдулла улы Миңнуллин

Бүген 77 яшендә халкыбызның танылган драматургы, прозаигы һәм публицисты, Татарстан Республикасы Дәүләт Советы депутаты, Татарстан Республикасы Дәүләт Советының Мәдәният, фән, мәгариф һәм милли мәсьәләләр комитеты әгъзасы Туфан Габдулла улы Миңнуллин вафат булды.

Аның мәдәният, сәнгать, мәгариф өлкәләренә керткән хезмәте гаять зур. Ул - Татарстан Республикасы Халык язучысы, Станиславский исемендәге Россия дәүләт премиясе, Г. Тукай исемендәге Татарстан Республикасы дәүләт премиясе, М. Җәлил исемендәге Татарстан Республикасы республика премиясе лауреаты, Россиянең һәм Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе. ...

"Идел" яшьләр үзәге

"Идел" яшьләр үзәге үзенең рәсми сайтында җәйге сменалар ачылачагы турында хәбәр итте. Әлеге игълан дөнья буйлап сибелеп яшәгән барлык татар яшьләренә адресланган.

Балалар өчен иң беренче профиль смена "Милләтебез хәзинәләре" дип атала һәм 4-17 июнь көннәрне үтәчәк. 25 нче июньнән башлап 1 нче июльгә кадәр VI Мөселман яшьләре фестивале үтәчәк, фестивальдә катнашу өчен гаризалар 20 нче майга кадәр кабул ителә. XXII Татар яшьләре көннәре исә 9-15 июль көннәрендә узар дип көтелә. ...

Беренче сыйныф

Интернетта ата-аналар урта белемнең түләүле буласына борчыла. Алар фикеренчә, төп дәресләр бушлай калган очракта да, яңа проект гаилә бюджетына нык сугачак.

Социаль челтәрләр, форумнарда бу уңайдан кызу бәхәсләр куера. Бер бала атасы түләүле белем турында законның үз көченә кергән очракта мәктәпкә йөрүнең ничә сумга төшәсен санап чыгарган. Канун буенча, мәктәпкә дәүләттән акча бирү кими, димәк, математика, рус һәм инглиз телләре, тарих һәм физик культурадан кала барлык фәннәр түләүлегә әйләнә. ...

Гуманитар юнәлешләрдә белем алу елына 60200 сумнан ким тормаячак, техникларында - 112 меңнән башланачак. ...

Фәрит Мөхәммәтшин

26 апрельдә, бөек шагыйребез Габдулла Тукайның туган көнендә, республикабызда Туган тел көне билгеләп үтелә. Башка бәйрәмнәр һәм истәлекле көннәр белән беррәттән бу көн һәркайсыбызның күңелендә аерым урын биләп тора. Асылда ул күпмилләтле Татарстан җәмәгатьчелегенең туган телгә – беркайчан да тутыкмас рухи ядкаребезгә, мәңгелек мәдәни мирасыбызга булган ихтирамның бер чагылышы.

"И туган тел, и матур тел, әткәм-әнкәмнең теле! Дөньяда күп нәрсә белдем син туган тел аркылы!" Шагыйрьнең бу сүзләре һәркемнең йөрәгендә. ...

Кыска яңалыклар

belem.ru twitter битләрендә   belem.ru facebook битләрендә