Татар мәгарифе порталы
Сез монда
III Россиякүләм "Әдәби җәүһәрләр" татар әдәбиятын сөючеләр бәйгесе Татарстан Язучылар берлеге һәм Татнетны үстерү фонды тарафыннан, "Белем.ру" порталы мөмкинлекләрен кулланып күп санлы иганәчеләр ярдәме белән оештырыла.
1. Бәйгенең максаты һәм бурычлары:
- халыкта һәм интернет челтәре кулланучыларында татар классикларының (язучылар, шагыйрьләр, драматурглар һ.б.) тормыш юлына һәм иҗатына, “әдәби җәүһәрләр” дәрәҗәсендәге әсәрләренә карата кызыксыну уяту;
- интернет челтәре һәм китапханәләр челтәре ярдәмендә татар классиклары һәм аларның әсәрләре белән таныштыруны оештыру;
- татар язучыларын, драматургларын һәм шагыйрьләрен, аларның әсәрләрен киң катлау халыкка таныту;
- татар әдәбияты классикларының тормыш юлын һәм иҗатын тирәнтен белгән, татар әдәбиятын сөйгән китап укучыларны таныту, аларның уку эшчәнлеген югары дәрәҗәдә бәяләү.
2. Бәйгене үткәрү тәртибе.
Бәйге сентябрь-апрель айларында үткәрелә, 2 этаптан (онлайн һәм финал турларыннан) тора. Беренче этап җиде ай дәвамында сентябрь-март айларында, икенче этап апрель аенда үткәрелә. Туган тел көне (26 апрель) уңаеннан бәйгегә нәтиҗәләр ясала.
Беренче этапның һәр ае билгеле бер мәшһүр татар шәхесенә багышлана. Бу уңайдан айның беренче көннәрендә Белем.ру порталында һәм башка күп кенә татар интернет-проектларында татар әдәбиятын сөючеләр өчен сайлап алынган татар шәхесе һәм аның иҗаты белән бәйле мәгълүмати ресурслар урнаштырыла, Татнетның төрле чыганакларына (электрон китапханәләргә һ.б. интернет-ресурсларга) сылтамалар бирелә. Ай дәвамында Татарстан һәм Россия китапханәләрдә татар шәхесенең биографиясе белән танышу, аның китапларын һәм әсәрләрен уку мөмкинлеге булдырыла, Татарстан язучылар берлеге тарафыннан төрле дәрәҗә чаралар үткәрелә.
Билгеле бер шәхескә багышланган ай тәмамланган соң, айның соңгы көнендә (декабрь аенда - 30 декабрь көнне), "Белем.ру" порталында ай шәхесенең тормыш юлы һәм иҗатына багышланган онлайн-викторина үткәрелә. Викторина сораулары Татарстан язучылар берлеге әгъзалары, татар әдәбияты галимнәре һәм Белем.ру порталы редакциясе тарафыннан төзелә. Викторинада катнашу өчен Белем.ру порталында теркәлергә (теркәлгән кулланучыларга - авторизация үтеп керергә) һәм викторина сорауларына мөмкин кадәр тиз дөрес җаваплар бирергә кирәк. Нәтиҗәләр ясалганда дөрес җаваплар саны һәм викторинаны үтү өчен сарыф ителгән вакыт исәпкә алына; викторинаны үтү өчен 1 сәгатьтән артык вакыт сарыф ителгән очракта, әлеге нәтиҗә исәпкә алынмый. Ай саен, җиде ай дәвамында, викторинада катнашучылар арасыннан I, II, III урын алган, татар әдәбиятын аеруча яхшы белгән өч җиңүче сайлап алына һәм финал тантанасына чакырыла, беренче урын алган катнашучы финал турында гран-при өчен көч сынашу хокукына ия була. Шул рәвешле, апрель аенда уза торган финал турында 7 финалист гран-при өчен көрәшә, II һәм III урын алучылар тамашачылар сыйфатында катнаша һәм диплом белән бүләкләрне кабул итеп ала.
Бәйге Россия Федерациясе күләмендә үткәрелә, катнашу өчен яшь чикләүләре юк. Өлкәннәр белән беррәттән мәктәп укучылары да, студентлар да “татар әдәбиятының җәүһәрләрен иң яхшы белгән, татар әдәбиятын сөйгән китап укучы” исеме өчен көч сынаша ала.
3. Бәйгегә нәтиҗәләр ясау.
Икенче турга узган һәр финалистка махсус дипломнар, оештыручыларның һәм иганәчеләрнең кыйммәтләре бүләкләре бирелә. Викторинада катнашып 40% тан күбрәк дөрес җавап биргән катнашучылар номерланган түләүле электрон сертификатлар һәм дипломнар сората алачаклар:
- 0 - 39 балл җыйган кулланучыларга сертификат бирелми (1% = 1 балл);
- 40-69 балл җыйган кулланучыларга - сертификат;
- 70-100 балл җыйган кулланучыларга - диплом.
2017-2018 уку елы бәйгесендә электрон сертификатны/дипломны соратып алу бәясе 150 сум; бәйгенең рәсми төп иганәчесе булган очракта электрон сертификатлар/дипломнар, гомумән, бушлай биреләчәк.
Игътибар! Сертификат/диплом Сезнең Белем.ру порталындагы профилегездәге мәгълүмат нигезендә тутырыла. Сертификат яисә диплом соратканнан соң, http://belem.ru/user битенә кереп, үз профилегездәге мәгълүматның дөрес һәм актуаль булуын тикшерегез!
"Әдәби җәүһәрләр" бәйгесенә нәтиҗәләр апрель аенда, бәйгенең финал турында ясала. Финалистлар язучылар, шагыйрьләр, драматурглар, татар әдәбияты галимнәре каршында сынау тоталар. Финал бәйгесе реаль режимда викторинадан гыйбарәт (билгеле бер дәрәҗәдә "Своя игра" уенын хәтерләтә).
Финал турының биремнәрен башкарып чыккан иң яхшы татар әдәбиятын сөючегә “Әдәби җәүһәрләр” россиякүләм бәйгесенең җиңүчесе исеме (гран-при) бирелә, кыйммәтле бүләкләр тапшырыла. Финалда катнашучылар барысы да дипломнар һәм истәлекле бүләкләр белән бүләкләнеләләр.
(бәйге барышында әлеге нигезләмә камилләшергә, яңартылырга мөмкин)
III Россиякүләм "Әдәби җәүһәрләр" татар әдәбиятын сөючеләр бәйгесе викториналары темалары (2017/18 уку елы):
- бәйгенең сентябрь ае татар драматургиясенең классигы, күренекле артист һәм режиссер Кәрим Тинчуринга (Кәрим Гали улы Тинчурин, 15.09.1887 - 15.11.1933) багышланды. Җиңүче - Фатыхова Илүзә Илфат кызы, Алабуга шәһәре "Аерым фәннәрне тирәнтен өйрәтүче 9нчы урта мәктәбе"нең татар теле һәм әдәбияты укытучысы;
- бәйгенең октябрь ае күренекле тел галиме, тәнкыйтьче, әдәбият тарихчысы, педагог, җәмәгать эшлеклесе Җамал Вәлидигә (Җамалетдин Җәләлетдин улы Вәлидов, 13.10.1887 - 30.11.1932) багышланды. Җиңүче - Мәхмүтова Гөлшат Рәзин кызы, Алабуга шәһәре Аерым предметлар тирәнтен өйрәнелә торган 9 нчы урта гомуми белем мәктәбенең татар теле һәм әдәбияты укытучысы,
- бәйгенең ноябрь ае татар язучысы, шагыйрә, публицист һәм журналист Кояш Закир кызы Тимбиковага (16.11.1937 - 01.2004) багышланды. Җиңүче - Мостафина Әлфия Вахит кызы, Казан шәһәре Совет районы 175 нче урта гомуми белем бирү мәктәбенең югары категорияле татар теле һәм әдәбияты укытучысы.
Төрле елларда бәйгенең җиңүчеләре:
- I Россиякүләм "Әдәби җәүһәрләр" бәйгесенең (2015/16 уку елы) гран-при иясе: Шәйдуллина Гүзәлия Хәлим кызы, Казан шәһәре Вахит районы 5 нче лицееның югары кв. категорияле татар теле һәм әдәбияты укытучысы.
- II Россиякүләм "Әдәби җәүһәрләр" бәйгесенең (2016/17 уку елы) гран-при иясе әле ачыкланмаган. Татарстан Язучылар берлегендә бу мәсьәлә якын арада хәл ителер дип көтелә.
Фикерләр
Алия Садриева
1 гыйнвар, 2018 - 13:33
Permalink
Яңа ел белән, "Белем иле" хезмәткәрләре, әдәбият сөюче дуслар!
Раил әфәнде, бу айда викторина булырмы икән?
Садриева Алия
Райхан Габдушева
29 Декабрь, 2017 - 13:22
Permalink
Гыйнар аеның викторинасы 1
Гыйнар аеның викторинасы 1 гыйнварда буламы???
Рузалия Тазиева
24 Октябрь, 2017 - 21:59
Permalink
берничек тә октябрь аеның
берничек тә октябрь аеның нинди язучыга багышланганын белеп булмый. ни өчен

исәнмесез! сертификатны ничек алырга икәнен аңлатмассызмы икән? (декабрь ае өчен)

рәхмәт

акча кучерелде, сертификат ничек алына

Рузалия Тазиева
16 Октябрь, 2017 - 21:42
Permalink
викторина
октябрь ае викторинасы кемгә багышлана

исәнмесез! сертификатны ничек алырга икәнен аңлатмассызмы икән? (декабрь ае өчен)

рәхмәт

акча кучерелде, сертификат ничек алына

Алия Садриева
12 Октябрь, 2017 - 21:25
Permalink
Викторина!
Хәерле кич. Октябрь ае викторинасы кайсы әдипкә багышлана?
Садриева Алия
Әлфинур Низамиева
1 Октябрь, 2017 - 22:07
Permalink
Конкурска керә алмыйм.
Конкурска керә алмыйм.
Раил Гатауллин
1 Октябрь, 2017 - 22:21
Permalink
Викторина
http://belem.ru/adabi-jauharlar-09-17
Ихтирам белән, Раил Гатауллин
Раил Гатауллин
1 Октябрь, 2017 - 00:34
Permalink
Викторина ачык!
Татар әдәбиятын сөюче дуслар!
Барыгызны да онлайн-викторинада көтеп калабыз!
Ихтирам белән, Раил Гатауллин
Раил Гатауллин
30 Сентябрь, 2017 - 19:55
Permalink
Викторина көне күчерелде
Хөрмәтле дуслар, китап укучыларыбыз!
III Россиякүләм "Әдәби җәүһәрләр" бәйгесенең беренче викторинасы иртәгә - 1 октябрь көнне үткәреләчәк. Алга таба да викторина ай тәмамлангач - киләсе айның беренче көнендә үткәреләчәк.
Ихтирам белән, Раил Гатауллин
Ихтирам белән, Раил Гатауллин
Зөлфия Гыйбадуллина
30 Сентябрь, 2017 - 15:12
Permalink
викторинага ник кереп булмый?
викторинага ник кереп булмый?
Гөлшат Галимова
30 Сентябрь, 2017 - 13:07
Permalink
Викторинага һич кенә дә кереп
Викторинага һич кенә дә кереп булмый, ссылкасын җибәрегез әле. Рәхмәт