"Әдәби җәүһәрләр" викторинасы (2015/16 ел I тур 4 ай)

Татар әдәбияты, татар мәдәнияте һәм татар дөньясы белән кызыксынучы хөрмәтле кулланучылар!

I Россиякүләм "Әдәби җәүһәрләр" татар әдәбиятын сөючеләр бәйгесенең (http://belem.ru/adabi-jauharlar) дүртенче викторинасын башлыйбыз. Бу – 2015 елның соңгы бәйгеләренең берсе. 

Декабрь аенда татар дөньясы танылган татар шагыйре Хәсән Туфанның тууына 115 ел тулуын (1900 елның 9 декабре  1981 елның 10 июне) билгеләп үтте. Әлеге уңайдан без дә бәйге кысаларында интернет-кулланучыларга Хәсән Туфанның тормыш юлы һәм иҗаты белән якыннанрак танышырга тәкъдим иткән идек. 

Әлеге викторинада Хәсән Туфанның тормыш юлы һәм иҗаты белән бәйле сораулар (барлыгы 25 сорау) тупланган. Викторинада катнашыр алдыннан бәйге, анда катнашу таләпләре белән якыннанрак танышып чыгарга тәкъдим итәбез. Җавап бирер алдыннан сорауның һәрберсен игътибар белән укып чыгыгыз, дөрес җавап бирергә тырышыгыз, тест үткәндә ялгышлар җибәрмәгез!

Барыгызга да уңышлар теләп калабыз!

Сораулар саны:25
Тестны үтү мөмкинлеге:1
Үткәрелү вакыты:Ачык
Минималь балл:40 %
Артка кире кайту:Тыелган
Викторинада катнашу өчен теркәлегез яисә авторизация үтегез.