"Әдәби җәүһәрләр" викторинасы (2015/16 ел I тур 7 ай)

Клара Булатовага багышланган викторинаТатар әдәбиятын сөюче хөрмәтле дуслар!

Сезне I Россиякүләм "Әдәби җәүһәрләр" татар әдәбиятын сөючеләр бәйгесенең (http://belem.ru/adabi-jauharlar) җиденче викторинасында катнашырга чакырабыз! Әлеге викторина нәтиҗәләре буенча ахыргы - җиденче финалист ачыкланачак!

Викторина шагыйрә, Габдулла Тукай исемендәге Дәүләт премиясе лауреаты, башка күп кенә мактаулы исемнәр һәм бүләкләр иясе Клара Булатовага (18.03.1936) багышланган.

Викторинада барлыгы 20 сорау. Алар Клара ханым Булатованың тормыш юлы һәм иҗаты белән бәйле. Кайбер сорауларга бер генә, кайберләренә берничә дөрес җавап булырга мөмкин. Баллар саны 40%тан югары булган очракта тест уңышлы үткән дип санала. Тестны уңышлы үткән кулланучылар электрон сертификат сората алалар (Игътибар! Сертификат сорату системасы яңартыла, 1 апрельдән соң сорату мөмкин булачак!). Өч финалист финал туры тамашасына чакырылачак, ә җиңүчеләр финалда көч сынашачаклар.

Сорауларга җавап биргән вакытта игътибарлы булыгыз, сорауларны дөрес аңлап җавап бирегез. Кире артка кайту һәм җавапны үзгәртү мөмкинлеге каралмаган. Викторинада катнашыр алдыннан, гомумән, бәйге, анда катнашу таләпләре белән якыннанрак танышып чыгарга тәкъдим итәбез.

Әлеге викторина Сезгә Клара Булатова турында белемнәрегезне тикшерергә мөмкинлек бирер, кайбер сораулар сезне уйландырыр, шагыйрә турында белемнәрегезне баетырга мөмкинлек бирер.

Викторинаны үтимме-үтмимме, нәтиҗәләр яхшы булырмы, әллә начар булырмы дип уйланып утырмагыз. Сезнең нәтиҗәләр бары тик портал җитәкчелегенә һәм үзегезгә генә күренә. 

Барыгызга да уңышлар телибез! Милләттәш шәхесләребез турында тирәнтен белемнәргә ия булыйк, аларның иҗатлары гомерле булсын!

Сораулар саны:20
Тестны үтү мөмкинлеге:1
Үткәрелү вакыты:Ачык
Минималь балл:40 %
Артка кире кайту:Тыелган
Викторинада катнашу өчен теркәлегез яисә авторизация үтегез.