"Әдәби җәүһәрләр" викторинасы (2015/16 ел I тур I ай)

Таҗи ГыйззәтХөрмәтле татар әдәбиятын сөючеләр!

I Россиякүләм "Әдәби җәүһәрләр" татар әдәбиятын сөючеләр бәйгесен башлап җибәрәбез.

Бәйгенең беренче туры 7 ай дәвамында барачак. Беренче турның сентябрь ае татар драматургы һәм актёры Таҗи Гыйззәткә багышлана. Сезгә тәкъдим ителгән викторинада "Белем.ру" порталы хезмәткәрләре әзерләгән 25 сорау булачак, викторинада драматургның тормыш юлы һәм иҗаты белән бәйле сораулар очрар. Аларга мөмкин кадәр тиз һәм төгәл җавап бирергә тырышыгыз. Нәтиҗәләр ясалганда тест үтүченең процентларда күпме балл җыюы һәм әлеге викторина сорауларына никадәр тиз җавап бирүе игътибарга алыначак.

Мисал өчен, ике кеше 100% максималь балл җыя икән, алар арасыннан тестны тизрәк үткән кулланучы җиңүче буларак игълан ителәчәк.

Тестны бары тик бер мәртәбә генә үтәргә мөмкин! Игътибарлы булыгыз!

Барыгызга да уңышлар телибез! Хәерле сәгатьтә!

ps. Викторина һәр айның соңгы көнендә генә ачык була. Бәйге турында тулырак мәгълүмат >>

Сораулар саны:25
Тестны үтү мөмкинлеге:1
Үткәрелү вакыты:Ачык
Минималь балл:40 %
Артка кире кайту:Тыелган
Викторинада катнашу өчен теркәлегез яисә авторизация үтегез.