Татар мәгарифе порталы
14 Июль, 2013 - 18:44
Ресурс авторы:
Ризаэддин Фәхреддингә багышланган X республикакүләм педагогик укуларда катнашучылар (Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгы)
Быел, 2013 нчы елның беренче кварталында, Татарстан Республикасы мәгариф һәм фән министрлыгының еллык планы нигезендә күренекле татар мәгърифәтчесе, педагог Ризаэддин Фәхреддиннең иҗади мирасын өйрәнү, яшь буынга рухи-әхлакый тәрбия бирүдә галимнең хезмәтләрен пропагандалау, иҗади мирасын укыту-тәрбия процессында куллану максатында Кукмара муниципаль районында мәгърифәтче-галим, педагог Ризаэддин Фәхреддингә багышланган X республикакүләм педагогик укулар үтте.
Педагогик укуларга Татарстан Республикасының югары һәм урта педагогика уку йортлары галимнәре һәм укытучылары, студентлар, милли мәгариф өчен җаваплы мәгариф бүлеге белгечләре, татар теле һәм әдәбияты, дини культура һәм дөньяви этика нигезләре фәне укытучылары чакырылды.
Педагогик укуларда тупланган материаллардан Ризаэддин Фәхреддиннең иҗади мирасын укыту-тәрбия процессында файдалану максатында уңышлы дип табылган материалларны “Белем.ру” интернет-белем үзәгенең ресурслар өлешендә урнашту планлаштырылган иде. Әлеге карар нигезендә Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгы тапшырган ресурсларны портал укучыларына җиткерәбез.