Татар мәгарифе порталы
21 фев 2011 - 07:33
Статус: тәмам
Belem.ru порталы ТР Мәгариф һәм фән министрлыгы һәм Кушлавыч төп гомумбелем бирү мәктәбе белән берлектә Габдулла Тукайның тормыш юлын, аның иҗатын, әсәрләрен яктырткан презентацияләр бәйгесен игълан итә (үзгәртүләр кертелде!)
Халкыбызның бөтен дөнья халкына таныш булган шагыйре Габдулла Тукайның тормыш юлы һәм иҗаты турында тулырак күзаллау булдыру максатыннан Belem.ru порталы үз сәхифәсендә презентацияләр бәйгесен үткәрә.
Бу бәйгедә Татарстан Республикасында һәм Россиянең теләсә кайсы регионында яшәүче мәктәп укучылары, 1-2 курс студентлары һәм укытучылар (1 категория - 1-9 сыйныф укучылары, 2 категория - 10-11 сыйныф укучылары, 1-2 курс студентлары һәм укытучылар) катнаша ала.
Презентацияләр татар телендә милли рухта сугарылып эшләнгән булырга тиеш; Г.Тукай әсәрләрен дөньякүләм таныту максатыннан, презентация әзерләгәндә аларның төрле телләрдә тәрҗемәләрен файдаланырга мөмкин.
Бәйгедә катнашучы презентацияләрнең темасы – Габдулла Тукайның тормыш юлы, аның иҗаты, әсәрләре.
Презентацияләрнең порталда урнаштырылып барылулары сәбәпле, аның әзер оригиналының күләме 10 Мегабайттан зур булмавы таләп ителә. Әйтелгән күләмнән артмаган презентацияне zip яисә rar архивы буларак кысып 15 (!) апрельдән дә соңга калмыйча xat@belem.ru адресына юллавыгыз кирәк. Презентация күләме әйтелгәннән зур булган очракта аны Youtube (http://www.youtube.com) яисә башка шундый бер ачык урында (1-2 айлык файлообменник булырга тиеш түгел!) яисә үз сайтыгызда урнаштырыгыз һәм безнең электрон почта адресына аңа туры сылтаманы хәбәр итегез.
Бәйгегә килгән материаллар кабул ителү тәртибендә http://belem.ru/tuqay125 адресы буенча урнаштырылып барыла. Әлеге бәйге бүген, 21 февраль - Халыкара туган тел көне уңаеннан башлап җибәрелә, аңа нәтиҗәләр 26 апрель алдыннан ясалачак. Барчагызга да уңышлар теләп калабыз! Халкыбыз шагыйре һәм аның иҗатына багышланган эшләрегез сыйфатлы, матур, җанга үтеп керердәй, тарихта калырдай булсын!
Игътибар! Яңалыкка 25 март көнне чикләүләр буенча үзгәрешләр кертелде (калын шрифт белән билгеләнде). Бәйге турында сорау-җаваплар - комментарийларда.
Фикерләр
Кунак
20 Апрель, 2011 - 16:38
Permalink
Результаты
А когда будут известны результаты конкурса?
Раил Гатауллин
20 Апрель, 2011 - 23:48
Permalink
Нәтиҗәләр билгеле
Бәйгенең беренчел нәтиҗәләре (финалистлар исемлеге) белән порталның төп битендә яисә http://belem.ru/node/3187 адресы буенча танышырга була.
Ихтирам белән, Раил Гатауллин
Кунак
16 Апрель, 2011 - 22:26
Permalink
Мин Сезгә ышанмыйм, Раил Мәүлетович.
16 апрель көнне Казанда татар телен укытуга каршы чыгучылар һәм милли мәгарифне яклаучылар үз чараларын үткәрде.
Татарстанда урыс телен күбрәк, татар телен азрак укытырга өндәүчеләр Татарстан мәгариф министрлыгы каршында җыелды. Рус мәдәнияте үзәге һәм татар телен мәктәпләрдә мәҗбүри укытуга каршы ата-аналар хәрәкәте үткәргән бу каршылык чарасында "Рус телен күбрәк укытыгыз, татар теле белән балалар башын катырмагыз" кебек шигарләр яңгырады.
Бу җыен белән берүк вакытта, аннан 100 метр читтәрәк татар теле һәм мәктәбен яклап белдерүләр яңгырады. Казан һәм Чаллы татар иҗтимагый үзәкләре Кирмән янында үз чарасын үткәрде. Татар теле һәм мәктәпләрне яклап ясаган чыгышларның кайнарлыгы тамашачыларга да бирелде. Бәхәскә керүчеләр һәм яклаучылар да булды.
"Яшь программист" конкурсында шундый күренешкә тап булдык, Габдулла Тукайның яшәү елларын да белмәгән, аның турында сайт ясаучы Казан укучылары бүләкләнделәр. Гомумән бу конкурс тискәре фикер калдырды. Казан, Яр Чаллы, Түбән Кама шәһәре укучыларына барлык фән корифейлары булышкан, Спас районыннан катнашкан "Педсовета.net" сайтын укучының әтисе, профессиональ программист ясаган. Ул сайтны ачып карадыгызмы Сез, анда бит укучы өчен бөтенләй ят булган проблемалар күтәрелә, сайт мәктәптә татар теле дәресләрен кыскарту пропагандасы алып бара, дисәк тә була. Раил Мәүлетович, гади татар, авыл, балаларының бу конкурста, билгеле, интитут, университет галимнәреннән алган консультацияләр белән катнашучы шәһәр балаларының программалары күпкә калыша иде,гәрчә эчтәлек ягыннан караганда күпкә өстенрәк булсалар да.Бу конкурс та шундый формада үтәчәк, иманым камил. Сезгә күпме генә ихтирамыбыз булса да, зур үпкәбезне белдерәбез.
Раил Гатауллин
17 Апрель, 2011 - 00:01
Permalink
Хөрмәтле кунак!
Әлеге темада фикер алышу дөрес үк түгел дип уйлыйм, әйдәгез, бу темага алга таба порталның форумында фикер алышыйк.
Еш кына (төгәлрәге - һәрвакыт), нинди дә булса нәтиҗә чыгару өчен ике якны да тыңларга кирәк. Бер якны гына тыңлап кына беркайчан да дөрес күзаллау булдыру мөмкин түгел.
Татар телен укыту-укытмау белән бәйле күтәрелешләр якын арада бәрелешләргә дә барып җитәргә мөмкин.
Моңа түбәндәгеләр сәбәпче:
1. ТР дәүләтебез җитәкчелеге татар теле һәм милләт үсеше өчен җитәрлек дәрәҗәдә эшләр алып бармый, Россия хөкүмәте каршында үз позициясен тотмый, бу Татарстанда татар теленең халык (аеруча балаларын белемле һәм бәхетле итәргә теләгән ата-аналар) күз алдында дәрәҗәсен төшерә. Ягъни татар теленә тел-теш тидертә.
2. Татар халкы "йоклап ята", замана алга барган саен артка тәгәри бара: компьютер һәм интернет (һ.б. заманча технологияләр) белән дуслыгы чагыштырмача начар, үзен камилләштерү (хөсетлелек, көнчелек һ.б. шундый начар сыйфатларны бетерү) өстендә эшләми диярлек. Шуны күзәткән бар, Казандагы бер татар-рус гимназиясендә ике укытучы (берсе рус теле, икенчесе татар теле укытучысы) бер үк бәйгедә бер дәрәҗәдә диплом алдылар. Педагогик киңәшмәдә боларның икесенә дә рәхмәт әйттеләр. Киңәшмә тәмамлангач рус укытучылары үз коллегаларын килеп котладылар, кочакладылар, аның өчен шатландылар. Татар коллегаларын да килеп котлаучылары булды араларында. Ә татар теле укытучылары үз коллегаларына хөсетлелек, көнчелек хисе тулы күзләре белән карап котламый-нитми чыгып киттеләр, ниндидер кичәге сериал турында сөйләшә иделәр.
Шулай итеп, бер-берең өчен шатланып, "соперничать" итеп үзләрен камилләштерү, укыту методикасын, укыту технологияләрен камилләштерү урынына "бер-берен тартып төшерәләр", андый кешеләрне "ала карга" урынына саныйлар. Ничек итеп инде шундый укытучыларның балалары шундый "психология"гә тартылсыннар, ди.
Әйе, мин татар теленә каршы чыккан укытучыларны да аңлыйм. Әлеге күтәрелешкә без аларны үзебез тартып чыгарган булабыз түгелме соң???
"Юный программист" бәйгесенә килгәндә. Әлеге бәйгедә иң беренче чиратта программалау дәрәҗәсе бәяләнә. Әгәр программалау дәрәҗәсе бер дәрәҗәдә булса проектның файдасы, аның нинди тематикага юнәлтелгән һәм нинди сыйфатта алып барылуын исәпкә алабыз. Жюрида мин генә түгел, әлеге фикер 3 кешенеке бергә исәпләнде. Күпме эш Космонавтикага багышланган да, күпмесе Габдулла Тукайга багышланган булуын без генә беләбездер (аларның күбесе беренче этапта төшеп калды), әлеге тематикага бары тик шушы кызлар гына тотынган иде. Бу кызлар призлы урынга чыкмады - грамоталар гына бирдек, мондый карарга килгәндә шушы тематикага эш башкарып чыгулары, өстәмә рәвештә моның өчен махсус домен сатып алулары, Тукайга багышланган балалар иҗатын җыюлары һ.б. моментларны исәпкә алдык.
Әлбәттә, Тукайны санга сукмыйча грамота да бирмәгән булыр идек. Әмма никтер ике дәүләт телендә эш алып барган балаларны ташлап калдыруны жюри әгъзалары теләмәделәр.
Тукай тематикасын белүләре бу балалардан әлеге бәйгедә аның кадәр соралмый да. Алар нинди генә тематика булмасын, аны яхшы дәрәҗәдә программалап чыгарга тиешләр.
Аларны шулай Тукай темасына мин махсус сынап карадым. Аларны бөтен халык алдында оялдыртуымның максаты - Тукай тормышы һәм иҗаты, гомумән татар халкы мәдәниятенең аларга үз булуын теләвемдә. Моннан 3-4 ел элек бер укучыны мин шушы ук бәйгедә оялдырткан идем. Аның татар телендә эш башкарып чыга алмавын башкалар алдында әйтеп ассызыклап киттем. Тагын 1 айдан хат килеп төште. "Раил абый, шул-шул адреска кереп карагыз, проектымны татар телендә эшләдем" - дип язылган иде ул хатта.
Әтиләре программист булган балаларга килгәндә. Нинди генә сорау бирсәк тә алар программалау өлкәсендә "яхшы йөзәләр". Кайбер сораулар белән безнең үзебезне дә батырырга мөмкиннәр әле (чөнки алар аның белән һәрдаим кызыксынып эшләп киләләр). Сез дәрәҗәле программист булсагыз, сезнең балалар да шулай белер иде, мөгаен.
Балаларына шундый юнәлештә эшләр биреп бу ата кеше дөрес эшли. Алар ниндидер рок-җырчыларның, панкларның фанатлары түгел (башка елларда сыйфатлы башкарылган шундый тематика эшләр дә очрый иде!), файдалы юнәлештә эшләргә тотынганнар, һәм, иманым камил, файдалы юнәлештә эшләп китәчәкләр. Әгәр алар, шул дәрәҗәдә белемнәре була торып безнең начар бәяләүгә лаек булсалар, кайтып әтиләренә ни әйтерләр иде икән? "Әти, синең бу мәгариф тематикасы бер тиенлек тә түгел, мин лучше башка бер юнәлештә эшлим" диярләрме? Бәлки, киресенчә, әлеге юнәлештә эшне дәвам итеп, яхшы белем алып, бәлки ЦИТ РТга эшкә кереп ниһаять проблемасыз эшли торган "Электронное образование" сайтын төзәтеп бетерерләр һәм меңләгән укытучы халкы информацион технологияләрнең файдасын сизә башлар?
Бу бәйгегә килгәндә. Ниһаять, шушы бәйге аша республика укытучыларын Белем.руга һәм информацион технологияләр куллануга тартып китерә алуыма, аларны монда җыя алуыма бик шатмын. Икенче теләгем - әлеге укытучыларның заманча технологияләрдән аерылмаулары, дөньяга карата прогрессив фикер йөртүләре, киләчәк эшләренең кимендә бер баш югары булулары. Укытучыларның үз мәктәпләрендә, үз дөньяларында ябылып ятмауларын телим. Безнең форумда теркәлеп аралашуларын, бер-берсенә ярдәмләшеп, дус булып, бер-беренең уңышлары өчен куанып яшәүләрен телим.
Һәр бәхәс файдалы. Ышансагыз да, ышанмасагыз да була. Никадәр кеше - шулкадәр фикер. Һәр кешегә ярап булмый. Мин һәрвакыт үзем булып калам һәм объектив фикер йөртергә тырышам.
Барыгызга да тагын бер кат уңышлар телим!
Ихтирам белән, Раил Гатауллин
Кунак
16 Апрель, 2011 - 16:47
Permalink
Үтенеч
ИсӘнмесез! Конкурска 2 презентация җибәргән идек , берсе дә исемлектә юк? Бер генә тапкыр да түгел, берничә тапкыр. 1се "Тукай - милләт кояшы",- дип атала , икенчесе"Тукай әкиятләре дөньясында".Кабул иткәнегезне белдереп җавап бирсәгез бик рәхмәтле булыр идек.
Раил Гатауллин
16 Апрель, 2011 - 22:58
Permalink
Эшләрегез дә хәбәрегез дә килмәде
Без инде күптәннән сораулар туган катнашучыларыбызның порталдагы махсус мөмкинлек аша безнең белән элемтәгә керүләрен сорадык. Киңәшебезне тыңлаган һәркемнең эшләре инде урнаштырылды, башка бер сорау да килеп чыкмады.
Әгәр эшләрне кабул итүне дәвам итсәк, бәйгене вакытында оештырырга өлгермибез. Әле барлык эшләрне карап бетерәсебез, финалист һәм җиңүчеләрне билгелисебез, аны министрлыкта раслыйсыбыз, тиешле документлар язасыбыз, РООлар аша рәсми рәвештә чакыртасыбыз бар.
Киләчәктә эшлисе эшләрне соңгы көнгә калдырмаска өйрәнегез.
Барыгызга да уңышлар теләп калабыз!
Ихтирам белән, Раил Гатауллин
Кунак
16 Апрель, 2011 - 14:58
Permalink
Катнашучылар күп булуы
Катнашучылар күп булуы сөендерә. Жюридагыларга алла ярдәм бирсен, бу кадәр презентацияне карап бетерергә. Конкурс бетте. Хәзер бер-беребезнең презентацияләрен карарга да була. Мондый мөмкинлек кайчан булыр икән?
Раил Гатауллин
16 Апрель, 2011 - 21:53
Permalink
Без дә бик шат
Бәйгедә катнашучылар күп булуына без дә бик шат. Аллага шөкер, Тукай иҗаты һәркем өчен якын - аеруча сөендергәне шунысы. Бу максаттан меңәр эш тә карап чыгарга риза.
Хәзерге вакытта без әлеге презентацияләр арасыннан финалга чыгучыларны сайлыйбыз. Барлык финалистларның эшләре дә порталыбызда урын алачак. Аларны 3-4 көн эчендә эшкәртеп бетерергә исәп.
Ихтирам белән, Раил Гатауллин
Кунак
16 Апрель, 2011 - 14:00
Permalink
мин ике мэртэбэ сезгэ сорау
мин ике мэртэбэ сезгэ сорау яздым, лэкин сорауларыма жавап та юк, сорауларым да юкка чыккан. ничек анларга инде. презентациямне дэ ике мэртэбэ жибэргэн идем, анысы да исемлектэ юк.Рэхмэт.
Кунак
16 Апрель, 2011 - 13:22
Permalink
мин ике мэртэбэ сезгэ сорау
мин ике мэртэбэ сезгэ сорау яздым, лэкин сорауларыма жавап та юк, сорауларым да юкка чыккан. ничек анларга инде. презентациямне дэ ике мэртэбэ жибэргэн идем, анысы да исемлектэ юк.Рэхмэт.
Раил Гатауллин
16 Апрель, 2011 - 13:28
Permalink
Кем соң сез???
Үзегез белән таныштырсагыз җавап бирә алыр идем. Сорауларыгыз юкка чыга алмый, андый хәл мөмкин түгел, зинһар, алдамагыз.
Ихтирам белән, Раил Гатауллин
Кунак
16 Апрель, 2011 - 14:04
Permalink
Аксубай 3нче урта мәктәбе
Аксубай 3нче урта мәктәбе Аюпова Гүзәл
Кунак
16 Апрель, 2011 - 11:53
Permalink
КОНКУРС
Презентацияне төнге 12гә кадәр җибәрдем, ләкин список та юк.Списокта булмагач , күләмен әзәйтеп,тагын җибәрдем.Хәзер нишләргә.Эшлэр бит эшләнгән .Килгән эшне кабул итеп алсагыз әйбәт булыр иде.Без бит аларга өметләр баглап торабыз , балаларның да күңелен төшәресе килми.Алар да бит әзерләнделәр, эзләнделәр.
Кунак
15 Апрель, 2011 - 16:19
Permalink
Хат бармый
Исәнмесез!Нишләптер сезгә җибәргән хатлар барып җитми? Җавап бирә алмассыз микән
Кунак
15 Апрель, 2011 - 12:43
Permalink
Конкурс
Хәерле көн! Сезгә "Без - Тукайлы халык" дип исемләнгән презентация җибәргән идем 2 тапкыр 15.04.2011. Беренчесе дөрес түгел - 10 мб артык, 2 нчесе таләпләргә туры килә - 10 мб.
Айгөл Хәбибуллина
Кунак
13 Апрель, 2011 - 17:38
Permalink
Исәнмесез! 12 нче апрельдә
Исәнмесез! 12 нче апрельдә hamza1975@mail.ru адресыннан презентация җибәргән идек. Кама Тамагы районы Рудник урта мәктәбе укучысы Талипова Алия эшләгән презентация барып җитмәгән ахрысы. Шул адрестан җибәргән башка эшләр барган. Сәбәбе нидә икән, әйтә алмассызмы?
Раил Гатауллин
13 Апрель, 2011 - 23:08
Permalink
Талипова Алия эшләгән
Талипова Алия эшләгән презентация исемендә татар хәрефләре булуы, файлның артык зур булуы яисә шундый башка сәбәп булу мөмкин. Әлеге укучының эше килмәде, көтеп калабыз.
Ихтирам белән, Раил Гатауллин
d-ilsiyar@mail.ru
12 Апрель, 2011 - 15:46
Permalink
исэнмесез! эйтэ алмазсызмы ,
исэнмесез! эйтэ алмазсызмы , эшлэрне сайтка ничек юлларга?
natalina.2011@m...
8 Апрель, 2011 - 23:52
Permalink
Сорау
Презентацияне җибәреп булмый. Аңлатып языгызчы.
Раил Гатауллин
5 Апрель, 2011 - 20:45
Permalink
Әлбәттә...
Фикерегез өчен рәхмәт. Без моны инде исәпкә алган идек, сезнең соравыгыз безнең планнарның дөрес булуын гына раслый.
Ихтирам белән, Раил Гатауллин
Кунак
5 Апрель, 2011 - 20:32
Permalink
Җитәкче укытучыга нәрсә бирелә?
әгәр презентацияне укытучы җитәкчелегендә югары сыйныф укучысы эшләгән булса, аның җитәкче укытучысына да берәр нәрсә каралганмы соң?(Сертификатка укытучының исем-фамилиясе булса да языламы?Югыйсә, җитәкче хезмәте бәяләнмичә калачак бит?Русчалатып әйтсәк, "спасибо" к делу не пришьешь!)
Раил Гатауллин
3 Апрель, 2011 - 18:43
Permalink
Истә тотыгыз!
Хөрмәтле катнашучылар!
Шуны истә тотыгыз! Бәйге тәмамланганнан соң диплом/грамоталар/сертификатлар тутыру өчен сезнең ФИО тулысынча кирәк була. Кызганычка каршы, күбегез фамилия белән исемен генә хәбәр итә. Бу үз чиратында уңайсызлыклар тудырачак - әлеге документларны вакытында алмау гына түгел, башкаларга диплом/грамоталар тапшыруны да тоткарлавыгыз мөмкин.
Ихтирам белән, Раил Гатауллин
Кунак
31 Март, 2011 - 00:14
Permalink
Презентацияне җибәрдем.
Добрый вечер! Я уже посылала Вам работы своих детей, но их нет в вашем списке. Очень прошу Вас написать ответ - получили Вы их или нет!!!
1. Татарстан Республикасы Бөгелмә муниципаль районы муниципаль белем бирү учреждениесе аерым предметлар тирәнтен өйрәнелә торган 3нче гомуми урта белем бирү мәктәбенең 5нче А сыйныф укучысы Закирова Султания Ирек кызы эше, җитәкчесе Хәбибуллина Гөлзирә Фаиз кызы, татар теле һәм әдәбияты укытучысы "Тукай әкиятләре"
2. Татарстан Республикасы Бөгелмә муниципаль районы муниципаль белем бирү учреждениесе аерым предметлар тирәнтен өйрәнелә торган 3нче гомуми урта белем бирү мәктәбенең 6нчы А сыйныф укучысы Закиров Тагир эше, җитәкчесе Асылгараева Гөлнара Варис кызы, татар теле һәм әдәбияты укытучысы "Тукайның балалык еллары"
Жду Вашего ответа. Закирова В.М.
Раил Гатауллин
31 Март, 2011 - 00:51
Permalink
Килмәде...
Берсе дә килмәде шул. Килгән барысын да урнаштырып барабыз.
Ихтирам белән, Раил Гатауллин
Кунак
28 Март, 2011 - 23:10
Permalink
Презентациягә конкурс
Финә,Сәвәдебаш Башкортостан. Саумысыз! Презентация җибәрдем алдыгызмы?
Раил Гатауллин
28 Март, 2011 - 23:29
Permalink
Кабул итеп алдык!
Кабул итеп алдык!
Башкортостан Республикасы, Ульян өлкәләреннән конкурсантларыбыз булуга без бик шат! Барыгызга да уңышлар теләп калабыз!
Ихтирам белән, Раил Гатауллин
Раил Гатауллин
28 Март, 2011 - 00:21
Permalink
Үзгәртелү сәбәбе
Үзгәртүләр кертүнең 2 сәбәбе бар:
1. "Кисеп" җибәрелгән презентацияләрнең сыйфаты нык түбән булу.
2. Видеопрезентацияләрнең 5 Мб кысаларында ясала алмавы.
Без бәйгенең яхшырак һәм югарырак дәрәҗәдә узуын телибез һәм үзгәрешләр бары тик аны яхшырта төшү максатыннан кертелә. Аерым видеолар бәйгесе булмас инде ул, 26 апрель инде бик якын һәм андый киләчәк конкурсларны тик көтеп утыру дөрес эш түгел.
5 Мб күләменә кадәр кыскартылган эшләрне яңадан яхшыртып җибәрсәгез, әлбәттә, яхшырак була - без күләм буенча чикләүләрне бетердек. Әмма ләкин шуны искәртәбез, 10 Мб күләмнән артып киткән очракта, аны порталыбызда урнаштыру мөмкинлеге булмаячак, шуңа күрә андый презентацияәрне үз сайтыгызда яисә ачык файл серверына (теркәлеп керүне сорамаган адрес буенча) урнаштырыгыз һәм безгә әлеге ресурска сылтамасын гына җибәрегез.
Видеоформатта ясалган эшләр гади презентацияләргә караганда ким дигәндә бер баскыч югары ясалган эш ул, шуңа күрә дә, гади презентация аның белән турыдан-туры көч сынаша алмый, дип исәплибез.
Бу максаттан видеоформатта ясалган эшләрне аерым бәяләчәкбез һәм аерым номинациядә ("Иң яхшы видеопрезентация" номинациясендә) бүләкләячәкбез. Андый эшләрнең сыйфатын киметмәгез, интернет челтәрендә дә булган кадәр сыйфатлы итеп урнаштырыгыз.
Барыгызга да уңышлар теләп калабыз!
Ихтирам белән, Раил Гатауллин
Кунак
27 Март, 2011 - 21:40
Permalink
Чынлап та, ни өчен үзгәртелде
Чынлап та, ни өчен үзгәртелде инде бу нигезләмә? Тик бернәрсәгә генә ачыклык кертегез әле, 5 МБлы эшләрне үзгәртеп җибәрү мәҗбуриме?
Кунак
27 Март, 2011 - 12:07
Permalink
конкурс
Үзгәртергә кирәк түгел иде, 5 МБ ка калдырыр өчен күбесен кисеп бетердек.
Кунак
27 Март, 2011 - 10:42
Permalink
Дөрес, мин сезнең белән
Дөрес, мин сезнең белән килешәм. Сүз видео төшерү турында бармый бит,презентация ясау турында бара. Бу ике төрле конкурска әйләнү түгелме7 Көтик, андый конкурста булыр әле. Әлеге конкурс презентация конкурсы булып калсын иде.
Битләр