Татар мәгарифе порталы
21 фев 2011 - 07:33
Статус: тәмам
Belem.ru порталы ТР Мәгариф һәм фән министрлыгы һәм Кушлавыч төп гомумбелем бирү мәктәбе белән берлектә Габдулла Тукайның тормыш юлын, аның иҗатын, әсәрләрен яктырткан презентацияләр бәйгесен игълан итә (үзгәртүләр кертелде!)
Халкыбызның бөтен дөнья халкына таныш булган шагыйре Габдулла Тукайның тормыш юлы һәм иҗаты турында тулырак күзаллау булдыру максатыннан Belem.ru порталы үз сәхифәсендә презентацияләр бәйгесен үткәрә.
Бу бәйгедә Татарстан Республикасында һәм Россиянең теләсә кайсы регионында яшәүче мәктәп укучылары, 1-2 курс студентлары һәм укытучылар (1 категория - 1-9 сыйныф укучылары, 2 категория - 10-11 сыйныф укучылары, 1-2 курс студентлары һәм укытучылар) катнаша ала.
Презентацияләр татар телендә милли рухта сугарылып эшләнгән булырга тиеш; Г.Тукай әсәрләрен дөньякүләм таныту максатыннан, презентация әзерләгәндә аларның төрле телләрдә тәрҗемәләрен файдаланырга мөмкин.
Бәйгедә катнашучы презентацияләрнең темасы – Габдулла Тукайның тормыш юлы, аның иҗаты, әсәрләре.
Презентацияләрнең порталда урнаштырылып барылулары сәбәпле, аның әзер оригиналының күләме 10 Мегабайттан зур булмавы таләп ителә. Әйтелгән күләмнән артмаган презентацияне zip яисә rar архивы буларак кысып 15 (!) апрельдән дә соңга калмыйча xat@belem.ru адресына юллавыгыз кирәк. Презентация күләме әйтелгәннән зур булган очракта аны Youtube (http://www.youtube.com) яисә башка шундый бер ачык урында (1-2 айлык файлообменник булырга тиеш түгел!) яисә үз сайтыгызда урнаштырыгыз һәм безнең электрон почта адресына аңа туры сылтаманы хәбәр итегез.
Бәйгегә килгән материаллар кабул ителү тәртибендә http://belem.ru/tuqay125 адресы буенча урнаштырылып барыла. Әлеге бәйге бүген, 21 февраль - Халыкара туган тел көне уңаеннан башлап җибәрелә, аңа нәтиҗәләр 26 апрель алдыннан ясалачак. Барчагызга да уңышлар теләп калабыз! Халкыбыз шагыйре һәм аның иҗатына багышланган эшләрегез сыйфатлы, матур, җанга үтеп керердәй, тарихта калырдай булсын!
Игътибар! Яңалыкка 25 март көнне чикләүләр буенча үзгәрешләр кертелде (калын шрифт белән билгеләнде). Бәйге турында сорау-җаваплар - комментарийларда.
Фикерләр
Раил Гатауллин
24 Февраль, 2011 - 20:03
Permalink
Яхшы тәкъдим.
Сезнең тәкъдимне исәпкә алып, әлегә бәйгенең рәсми битендә катнашучылар исемлеген генә бастыра барабыз, ә презентацияләрне кабул итү тәмамланганнан соң гына урнаштырырбыз.
Ихтирам белән, Раил Гатауллин
Кунак
24 Февраль, 2011 - 19:26
Permalink
Күрсәтелмәсен иде
Презентацияләрне бәйге тәмамланмыйча күрсәтмәсәгез иде.Кеше бер-береннән күчерергә мөмкин бит.Ахырдан чагыштыру өчен, барлык презентацияләрне карыйсы килә.
Раил Гатауллин
24 Февраль, 2011 - 11:20
Permalink
Әлегә презентацияләр кабул
Әлегә презентацияләр кабул ителә генә башлады. Бу турыда аерым хәбәр итәрбез.
Ихтирам белән, Раил Гатауллин
Кунак
24 Февраль, 2011 - 10:31
Permalink
Урнашырылган презентацияләрне
Урнашырылган презентацияләрне кайсы бүлектән карарга була?
Раил Гатауллин
23 Февраль, 2011 - 15:07
Permalink
Эшләр санына килгәндә...
Авторның эшләр санын чикләмибез. Әмма бик күп сыйфатсыз презентацияләр ясаганчы, бер бик яхшы презентация тәкъдим итү отышлырак (үз тәҗрибәмнән чыгып әйтәм).
Ничә генә эш белән катнашса да, авторга катнашу турында бер генә сертификат биреләчәк. Авторның берничә эше призлы урынга лаек булса, берсе генә (яхшырагы гына) исәпкә алыначак.
Ихтирам белән, Раил Гатауллин
Гөлназ
23 Февраль, 2011 - 14:43
Permalink
Ничә эш?
Һәр автор ничә эш белән катнаша ала?
Гөлназ
22 Февраль, 2011 - 18:46
Permalink
Ачыклык кертүегез өчен
Ачыклык кертүегез өчен рәхмәт!
Раил Гатауллин
22 Февраль, 2011 - 18:40
Permalink
Бәйге турында
Презентациянең кайсы программада эшләнгән булуы игътибарга алынмый, видеопрезентацияләр дә булу мөмкин (РЕСУРСНЫ ЮЛЛАГАНДА, АНЫҢ КАЙСЫ ПРОГРАММАДА ЯСАЛГАН, НИЧӘНЧЕ ВЕРСИЯ БУЛУЫН КҮРСӘТЕГЕЗ!!!). Бәйгедә ике категориядә эшләр каралачак:
- 1-9 сыйныф укучылары;
- 10-11 сыйныф укучылары, 1-2 курс студентлары һәм укытучылар.
Ихтирам белән, Раил Гатауллин
Гөлназ
22 Февраль, 2011 - 18:34
Permalink
Нигезләмә?
Конкурсның нигезләмәсе булмагач, сораулар күп, алар башкаларда да булмый калмас. Мәсәлән, презентация нинди программада эшләнсә дә ярыймы? Бәяләү критерийларын да беләсе килә. Бәяләгәндә, авторларның яшенә игътибар ителәчәкме?
Битләр