Татар мәгарифе порталы
21 фев 2011 - 07:33
Статус: тәмам
Belem.ru порталы ТР Мәгариф һәм фән министрлыгы һәм Кушлавыч төп гомумбелем бирү мәктәбе белән берлектә Габдулла Тукайның тормыш юлын, аның иҗатын, әсәрләрен яктырткан презентацияләр бәйгесен игълан итә (үзгәртүләр кертелде!)
Халкыбызның бөтен дөнья халкына таныш булган шагыйре Габдулла Тукайның тормыш юлы һәм иҗаты турында тулырак күзаллау булдыру максатыннан Belem.ru порталы үз сәхифәсендә презентацияләр бәйгесен үткәрә.
Бу бәйгедә Татарстан Республикасында һәм Россиянең теләсә кайсы регионында яшәүче мәктәп укучылары, 1-2 курс студентлары һәм укытучылар (1 категория - 1-9 сыйныф укучылары, 2 категория - 10-11 сыйныф укучылары, 1-2 курс студентлары һәм укытучылар) катнаша ала.
Презентацияләр татар телендә милли рухта сугарылып эшләнгән булырга тиеш; Г.Тукай әсәрләрен дөньякүләм таныту максатыннан, презентация әзерләгәндә аларның төрле телләрдә тәрҗемәләрен файдаланырга мөмкин.
Бәйгедә катнашучы презентацияләрнең темасы – Габдулла Тукайның тормыш юлы, аның иҗаты, әсәрләре.
Презентацияләрнең порталда урнаштырылып барылулары сәбәпле, аның әзер оригиналының күләме 10 Мегабайттан зур булмавы таләп ителә. Әйтелгән күләмнән артмаган презентацияне zip яисә rar архивы буларак кысып 15 (!) апрельдән дә соңга калмыйча xat@belem.ru адресына юллавыгыз кирәк. Презентация күләме әйтелгәннән зур булган очракта аны Youtube (http://www.youtube.com) яисә башка шундый бер ачык урында (1-2 айлык файлообменник булырга тиеш түгел!) яисә үз сайтыгызда урнаштырыгыз һәм безнең электрон почта адресына аңа туры сылтаманы хәбәр итегез.
Бәйгегә килгән материаллар кабул ителү тәртибендә http://belem.ru/tuqay125 адресы буенча урнаштырылып барыла. Әлеге бәйге бүген, 21 февраль - Халыкара туган тел көне уңаеннан башлап җибәрелә, аңа нәтиҗәләр 26 апрель алдыннан ясалачак. Барчагызга да уңышлар теләп калабыз! Халкыбыз шагыйре һәм аның иҗатына багышланган эшләрегез сыйфатлы, матур, җанга үтеп керердәй, тарихта калырдай булсын!
Игътибар! Яңалыкка 25 март көнне чикләүләр буенча үзгәрешләр кертелде (калын шрифт белән билгеләнде). Бәйге турында сорау-җаваплар - комментарийларда.
Фикерләр
Кунак
26 Март, 2011 - 22:20
Permalink
Артык мегабайтлар
Исәнмесез!
Видео ясарга теләгән кешеләргә нинди таләпләр булыр соң? Әйткәнегезчә, видео булган очракта, 5 Мб ул секундлар гына. Башка серверда урнаштырылып күрсәтелсә, мегабайтларны ничек исәпкә алырсыз? Ярый, мин видео зур күләмдә булмасын өчен (мәсәлән, 100-150 Мб булсын өчен), аны аерым бер форматта саклыйм ди, ләкин бу очракта аның сыйфаты кимеде. Бу әлеге эшнең шансларын түбән сыйфаты гына түгел, 100 Мблык күләме дә киметә дигән сүзме? Минемчә, әгәр бу бәйгедә видеолар кабул ителә икән, презентацияләргә бер таләпләр, видеоларга икенче таләпләр булырга тиеш, яисә видеолар өчен аерым номинация.
Кунак
26 Март, 2011 - 21:32
Permalink
татар телендә тестлар ясарга хыялланучы
Беренчедән, мин Белем авторын шәхсән белмәсәм дә, күреп танымасам да, Интернетта чыккан мәкаләләре аша аңа хөрмәтем чиксез. Белем. ру үзе генә дә ни тора!
Икенчедән, 5 Мб турында сорау бирүче менә мин ул. Безнең күмәк эшебез бар. Ләкин ул видео форматында. тавыш куелып эшләнгән. Әлбәттә, аның күләме зур. Әгәр дә конкурс таләпләренә туры килми икән, без аны җибәрмибез һәм шуның белән бетте-китте вәссаләм! Чөнки ул эш конкурс өчен уйлап чыгарылмаган, ә чын күңелдән берничә ай дәвамында эшләнгән эш.
Өченчедән, Республика күләмендә. уз теләге белән конкурслар уздырып ятучы кешеләрне ниндидер мифик туганлыкта гаепләү - Сезнең мондый чараларда аз катнашуыгыз. компетентлы. намуслы кешеләр белән аз аралашуыгыз турында сөйли
Һәм дүртенчедән, сыйфатлы эш өчен 5 мб аз! Хет нишләт, ул шул фотолар тезеп, астына текст язып чыгуга кайтып кала.
Гәрчә мин бу порталда теркәлү үткән кулланучы булсам да, исемемне куймыйм, андый-мондый катнаша калсам, ялагайлануда гаепләрсез я.
Кунак
26 Март, 2011 - 15:11
Permalink
Гөлнара
Бәйгенең нигезләмәсе булмауның уңай яклары да бик күп. Алайса кайбер бәйгеләрнең нигезләмәсен укып чыгу өчен генә дә ярты көн кирәк.Ә монда барда гади, ачык итеп әйтелгән.
Туган-тумача дигәндә дә гел исегез китмәсен. Мин бик күп конкурсларда катнашып, призлы урыннар алам. Мәктәп җитәкчеләре рәхмәт өйтәсе урынга "Синең кемең бар соң?"дип кызыксына.
Г.Тукай иҗатына битараф булмаган катнашучыларга зур рәхмәт.
Раил Гатауллин
26 Март, 2011 - 09:29
Permalink
Бу да исәпкә алына
Гөлназ, фикерегез өчен рәхмәт.
Әлбәттә, эшнең оптимальләштерелгән булуы кайсы очракта да исәпкә алыначак, 5 Мб булса да, 15 Мб булса да.
Безгә эшләрнең яртысы шулай яңадан "оптимальләштерелеп" килде. Баштагы хәлендә ул бик яхшы булса, икенче очракта кайбер катнашучыларның эшләре беренчесен презентация ясаган кешенеке кебек булып килде. Бәйгедән төшереп калдырырга да була, югыйсә.
Әмма без эшләрнең кулланучы ничек әйтеп бирергә теләгән, шулай күрсәтелүен телибез. Ә ул артык Мегабайтларны бәяләгәндә исәпкә алачакбыз, әлбәттә! Эшкә һөнәри якын килү барыбер исәпкә алыначак, борчылмагыз.
Ихтирам белән, Раил Гатауллин
Гөлназ
26 Март, 2011 - 07:41
Permalink
Иҗат - авыр хезмәт!
Мондый сүзләрне Белем авторын бөтенләй дә белмәгән, аның татар телле укытучылар өчен башкарган хезмәтләре турында гомумән хәбәрдар булмаган кешеләр генә әйтә ала. Конкурсларны дуслар-туганнар өчен үткәрелә дип уйлаучыларның үзләренең күңеле саф түгел, минемчә. Моның ише провокацияләргә бирешмәвегезне телим, хөрмәтле Белем авторы. Ә менә конкурс шартларын үзгәртеп, чыннан да, дөрес эшләмәгәнсез. 5 Мб икән - 5 Мб булсын. Бу бит катнашучыларны эшләрен оптимальләштерергә, яңа программалар белән танышуга, аларның мөмкинлекләрен кулланырга өйрәнү өчен стимул тудыручы шарт! Кыскалыкта - осталык! Ә күләмле эшләргә сылтамаларны шушында ук язып калдырырга мөмкин. 5 Мб прзентациядә зур эшләргә гиперсылтамалар кую да тыелмаган. Бәлки мондый эшләргә аерым номинация (берне) уйлап табарсыз? Конкурсның шартлары ташка язылган белән бер булырга тиеш дип уйлыйм мин. Республикакүләм конкурсларны төпле нигезләмәсез башламасагыз иде киләчәктә. Барлык конкурсантларга да иҗади уңышлар теләп калам.
Раил Гатауллин
25 Март, 2011 - 22:56
Permalink
Рәхмәт
Тәнкыйть өчен зур рәхмәт!
Чынлап та, башка кулланучыларның фикерен беләсе килә.
Чынбарлыкта без бит катнашучылар алдында булган чикләүләрне генә алдык, мөмкинлекләрне ачтык. Җаның теләгән кадәр иҗат ит. Әмма ләкин 10 Мбтан артып китә икән, ул вакытта безнең серверга урнаштырырга мөмкинлегебез генә булмый. Анда да җаен тәкъдим иттек, берәр даими эшләп килә торган файл серверына урнаштырырга һәм безгә сылтамасын бирергә.
Бәйге тәмамланырга санаулы көннәр түгел, ә 3 атнадан артык вакыт бар. Сезнең шушы вакыт эчендә эшләрне яхшыртып яңадан җибәрергә теләгегез һәм мөмкинлегегез бармы? Минем фикеремчә, эшләрнең сыйфаты беренче урында тора һәм катнашучылар шатланып әлеге үзгәрешләрне кабул итәрләр. Эш эш белән, әмма бәйгедә катнашып җиңү өчен тырыша торган кулланучылар Белем.ру яңалыклары һәм әлеге бәйгенең барышы белән һәрдаим танышып баралар, дип уйлыйм. (Менә сез бит танышкансыз, димәк Белем.руны һәрдаим укып барасыз!) Кем дә булса нинди дә булса үргә омтыла икән, ул анда минут саен, секунд саен омтылып тора. Бер спортсменның да әле атнага, айга бер разминка/тренировка ясап чемпион булганын күргәнем юк.
Шул ук вакытта, татар телендә белем бирүче укытучыларның һәм белем алучы укучыларның IT өлкәсендә сыйфатлы эшләр башкаруын күрү теләгем үз көчендә кала. Кайберәүләр, гомумән, әзер фотоларны (берсе-берсе 3-4 Мб, хәтта артыграклары да бар) алалар да, презентация битләренә куеп чыгалар. Менә шундый 5 Мб чикләүләр кую кемнәрнедер сурәтләрне оптимальләштерү төшенчәсенә өйрәтә төшә дә инде.
Эшләр санына килгәндә. Әле бәйгенең уртасы гына, иң кызган чагы. Алла боерса, катнашучылар саны бермә-бер күп булыр.
Туганнар һәм дусларга килгәндә... Алар бит хәзерге вакытта ике меңнән артык... Аларның кайсына гына урыннар биреп бетерермен икән... :)
Кеше көлдермәгез, бәйгене туганнары өчен ясый икән дип уйлап утырырлар тагын. :) Көн-төн татар укытучылары һәм татар мәгарифе өчен янып йөргәнне белми калырлар. Туганнар һәм дуслар өчен генә тырышсам инде, ничә еллар жюрида тотмас иделәр, гаделлегем өчен төрле-төрле бәйгеләргә чакырып торалар, Аллага шөкер.
Бу бәйгенең дә гадел һәм матур үтүен, халкыбыз шагыйре Габдулла Тукайның тормыш юлы һәм иҗатына багышланган сыйфатлы эшләрнең мөмкин кадәр күп булуын теләп калам.
Ихтирам белән, Раил Гатауллин
Кунак
26 Март, 2011 - 19:14
Permalink
Ничек инде???? Юк сез бердэ
Ничек инде???? Юк сез бердэ дорес уйламыйсыз=((((Жунле конкрус дип торам=((
Кунак
25 Март, 2011 - 18:08
Permalink
Бәйге оештыручыларга турыдан-туры шелтә!
Иң беренче чиратта сүземне татар халкының мәкале белән башыйсым килә: "Турысын әйткән-туганына ярамый". Бу сүзләр "Белем.ру" авторына турыдан-туры юлланмый, килгән фикерләргә җавап биреп барсалар да. Бәйгенең төгәл уртасына килеп җиткәндә генә бәйге шартларын үзгәртү минемчә хаксыз, дип саныйм. Бөек шагыйребезгә багышланган презентацияләрнең сыйфатлылыгы 5 Мб гына сыеп бетә алмый, әлбәттә. Ләкин бәйге төгәлләнүгә санаулы көннәр калып килгәндә барысын да астын өскә әйләндерү, моңа кадәр җибәрелгән 42 эшне җиргә салып таптау булмасмы?! Татар халкының бөек шагыйренә багышланган эшләр сыйфатлы дәрәҗәдә эшләнсен өчен, башта ук бәйге оештыручылар ныклап уйлап, төгәл нигезләмә бирергә хаклы иде, бит! "Мин әйткәнгә - син күндең, син әйткәнгә - мин күндем", - дип кенә кайчан кирәк шулай үзгәрешләр кертеп булмыйдыр! Эшләрене җибәргән бәйге катнашучыларына эшләрен кабаттан сыйфатлы итеп җибәрә алалар, дип язуыгыз, җаваплылыктан читкә китү ахры. Кемнеңдер вакыты юк, кемдер бу эшләрен тапшырып, башка эшләр белән мәшгуль. Эшләрен җибәреп, сезнең сайтка кереп карарга онытучылар хакында да онытмыйк. Бу жюри членнарының туганнары, дуслары җибәргән эшләрнең күләме артып китү сәбәпле уйлап табылган бер фал дип тә уйлаучылар булыр катнашучылар арасында. Бәйге нәтиҗәләрен кызыксыну белән көтәбез! Бәйгедә катнашкан 42 эш авторларының фикерләре ничек булыр микән? Җавап калдырсагыз иде. Бу 42 эш күз уңында: ул эшләрнең күләмнәрен, соңыннан җибәрелгән эшләрнең сыйфатын, күләмен бәйге ахрында карап нәтиҗәне бергә куйсак иде. Җиңүчеләр арасында да 5 Мб -тан артка кешеләр булыр ахры! Рәхмәт үзегезгә!
Кунак
24 Март, 2011 - 17:50
Permalink
Мактаулар!
Презентацияләргә ничә урын билгеләнә? Укучыларга аерым, укытучыларга аерым урын караламы? Дипломнар, мактау кәгазләре дә бирәсезме? Ачулмагыз зинһар! Рәхмәт!
Раил Гатауллин
25 Март, 2011 - 10:46
Permalink
Бу турыда язган идек инде
Нинди дә булса сораулар бирер алдыннан, кайда да, иң элек башка комментарийлар белән танышып чыгарга тырышыгыз, без бу турыда язган идек инде.
Бәйгедә эшләр ике категориядә каралачак:
- 1-9 сыйныф укучылары;
- 10-11 сыйныф укучылары, 1-2 курс студентлары һәм укытучылар.
Җиңүчеләргә һәм лауреатларга ТР Мәгариф һәм фән министрлыгы белән Җаваплылыгы чикләнгән "Белем.ру" җәмгыятенең уртак дипломнары/грамоталары тапшырылачак. Катнашкан кулланучыларга электрон почта аркылы Җаваплылыгы чикләнгән "Белем.ру" җәмгыятенең электрон сертификатлары җибәреләчәк (аларны аннары төсле принтер аша чыгара алырсыз).
Бәйгедә катнашып зур хезмәт куйган балаларны, укчыларны, студентларны һәм укытучыларны бүләкләргә теләүчеләрне иганәчеләр буларак көтеп калабыз.
Ихтирам белән, Раил Гатауллин
Кунак
24 Март, 2011 - 14:16
Permalink
Тукай
Исәнмесез!Байсар урта мәктәбе укытучылары җибәргән презентацияне алдыгызмы?
Раил Гатауллин
24 Март, 2011 - 18:03
Permalink
Юк
Сезнең презентация килмәде. Эшләрегезнең килү-килмәвен сез http://belem.ru/tuqay125 адресы буенча кереп белешеп тора аласыз - эшләр 24 сәг. дәвамында урнаштырылалар.
Ихтирам белән, Раил Гатауллин
Кунак
22 Март, 2011 - 18:26
Permalink
Бу очракта 5 Мб дан артып
Бу очракта 5 Мб дан артып китү куркынычы бар
Раил Гатауллин
25 Март, 2011 - 10:29
Permalink
Бәйгедә катнашучылар игътибарына!
Без бәйгедә катнашучылар өчен кайбер чикләүләрне алырга булдык.
Башта чикләүләрне алуның сәбәпләрен әйтеп китәсе килә. Кайбер кулланучыларыбыз бәйгегә 5 Мбтан артып киткән презентацияләр җибәрделәр. Аларга без презентация зурлыгын киметүләрен сорап җавап хатлары яздык. Әмма мондый "киметелгән" презентацияләрнең сыйфатлары бик нык начарайган иде. Күп кенә кулланучыларыбыз сурәтләрне оптимизацияләү белән таныш түгел, бу эшне "кулдан" башкаралар һәм сыйфатны саклап кала алмыйлар. Әлеге бәйге профессиональ ИКТ белемен таләп итүне максат итеп куя алмый һәм бу очракта чикләү гадел булып чыкмый.
Икенчедән, презентация видео чараларын кулланып та башкарылган булырга мөмкин һәм әлеге технология өчен 5 Мб - секундлар гына.
Шул ук вакытта, зур күләмле ресурсларны урнаштыру өчен үзебезнең выделенный серверыбыз да юк, чикләүләр дә шуңа булдырылган.
Шул сәбәпле, чикләүләр буенча үзгәрешләр кертәбез.
Беренчедән, презентация күләме 10 Мбтан артык булмаган очракта, без аны үзебезнең порталга урнаштырабыз, алар белән сез киләчәктә безнең порталда таныша алачаксыз.
Презентация яисә видеопрезентациягез 10 Мб зурлыктан узып киткән очракта (яисә бу зурлыкта ясалган презентация кысаларында тиешле сыйфатка ирешә алмаганда), сезнең аны Youtube (http://www.youtube.com) кебек ачык урында яисә үз сайтыгызда урнаштырасыгыз һәм безгә хат аша әлеге ресурска туры сылтаманы күрсәтәсегез була. Үз сайтыгыз булмаган очракта, презентацияне интернетта булган озак вакытка саклый торган шундый башка берәр сервиска урнаштырырга кирәк булачак (1-2 айлык файлообменник булырга тиеш түгел, сез 2011 ел дәвамында әлеге сылтама буенча ресурсны табып булу мөмкинлеген гарантияләргә тиешсез!). Без бәйгегә килгән эшләр исемлегендә сез биргән сылтаманы урнаштырачакбыз һәм аның буенча презентацияне кереп карау мөмкин булачак.
Үзгәрешләр кертелү сәбәпле, бәйгегә ресурсларын инде тапшырган кулланучылар 15 апрельгә кадәр аны яңартып һәм яхшыртып яңадан җибәрергә хокуклы. Без, иң беренче чиратта, эшләрнең сыйфатлы булуын телибез!
Барчагызга да уңышлар теләп калабыз! Халкыбыз шагыйре истәлегенә багышланган эшләрегез сыйфатлы, матур, җанга үтеп керердәй, тарихта калырдай булсын!
Ихтирам белән, Раил Гатауллин
Раил Гатауллин
22 Март, 2011 - 17:55
Permalink
Инде язган идек.
1. Әйе. Бу турыда фикер алышкан идек инде.
2. Әйе. http://belem.ru/tuqay125 адресы буенча сез коллектив эшләр кабул ителүен инде күргәнсездер.
Ихтирам белән, Раил Гатауллин
Кунак
22 Март, 2011 - 17:20
Permalink
1. Презентация урынына Мове
1. Презентация урынына Мове Макерда яисә видеофильм ярыймы?
2. Коллектив эшләрне кабул итәсезме?
Раил Гатауллин
20 Март, 2011 - 23:28
Permalink
Сездән хат килмәде
Барлык килгән материалларны без http://belem.ru/tuqay125 адресы буенча урнаштырып барабыз. Сездән хат килмәде.
Ихтирам белән, Раил Гатауллин
Кунак
20 Март, 2011 - 22:36
Permalink
Г.Тукай-презентация
Мин 20 мартта эшемне җибәрдем.Сезгә ул эш килеп ирештеме һәм сез аны кабул итәсезме? Сезгә мин бик рәхмәтле һәм борчуым өчен гафу үтенәм.t.zaripova2011@yandex.ru
Кунак
18 Март, 2011 - 18:48
Permalink
Презентация рус телендә
Презентация рус телендә булырга мөмкинме?
Раил Гатауллин
20 Март, 2011 - 19:57
Permalink
Мөмкин
Мөмкин. Без тыя алмыйбыз. Шулай да истә тотыгыз, безнең беренчел максатыбыз - интернет челтәрендә татар телендә сыйфатлы, файдалы ресурслар булдыру. Бәйгебезнең икенчел максаты - башка ил кешеләренә дә халкыбыз шагыйре турында сыйфатлы мәгълүмат ирештерү.
Ихтирам белән, Раил Гатауллин
Кунак
16 Март, 2011 - 16:50
Permalink
Мин сезгэ уземнен
Мин сезгэ уземнен презентациямне жибэргэн идем кабул иттегезме???=))))
Раил Гатауллин
16 Март, 2011 - 20:32
Permalink
Хөрмәтле кунак!
Хөрмәтле кунак!
Сезнең презентация кабул ителде! :)
Ихтирам белән, Раил Гатауллин
Кунак
10 Март, 2011 - 17:24
Permalink
Тукай - шигъри чишмәбез - презентация
Габдулла Тукайның тормыш юлын, аның иҗатын, әсәрләрен яктырткан презентацияләр бәйгесенә презентация.
Раил Гатауллин
10 Март, 2011 - 20:13
Permalink
Аңламадым
Әлеге хәбәр белән ни әйтергә телисез?
Ихтирам белән, Раил Гатауллин
Кунак
11 Март, 2011 - 18:16
Permalink
Мин презентациямне ялгыш
Кунак
9 Март, 2011 - 20:45
Permalink
Исәнмесез! Конкурста
Исәнмесез! Конкурста катнашучыларның эшләрен бәяләүчеләр белән таныштырсагыз иде.
Башка темага караган татарча мәгълүматларны Сезнең порталга урнаштыру тәртибе белән дә таныштыра алмассызмы икән. Хөрмәт белән Гөлнара.
Раил Гатауллин
9 Март, 2011 - 21:50
Permalink
Эшләрне бәяләүгә килгәндә
Бәйгегә нәтиҗәләрне Белем.ру белгечләре һәм оештыручылардан тәкъдим ителгән кешеләр ясыйлар. Жюри рәисе вазифасын мин (Гатауллин Раил Мәүлет улы - http://rocid.ru/person/30998/) башкарам.
Порталга ресурс урнаштыру һ.б. сораулар буенча безнең белән http://belem.ru/contact адресы буенча элемтәгә керергә мөмкин.
Ихтирам белән, Раил Гатауллин
Кунак
9 Март, 2011 - 15:19
Permalink
тукайның тормыш юлына гына
тукайның тормыш юлына гына презентация ясасаң ярыймы?
Раил Гатауллин
9 Март, 2011 - 16:48
Permalink
Презентациянең авторы сез!
Презентациянең авторы сез, аның эчтәлеген сез билгелисез! Эшкә иҗади якын килегез! Безгә ярарга тырышмагыз, күңел биреп эшләгез!
Ихтирам белән, Раил Гатауллин
Кунак
3 Март, 2011 - 18:16
Permalink
Бу презентаөияне ясаганда 1-3
Бу презентаөияне ясаганда 1-3 слайдка Тукайның шыйгырләрен язсаң ярыймы???
Битләр