Татар мәгарифе порталы
21 фев 2011 - 07:33
Статус: тәмам
Belem.ru порталы ТР Мәгариф һәм фән министрлыгы һәм Кушлавыч төп гомумбелем бирү мәктәбе белән берлектә Габдулла Тукайның тормыш юлын, аның иҗатын, әсәрләрен яктырткан презентацияләр бәйгесен игълан итә (үзгәртүләр кертелде!)
Халкыбызның бөтен дөнья халкына таныш булган шагыйре Габдулла Тукайның тормыш юлы һәм иҗаты турында тулырак күзаллау булдыру максатыннан Belem.ru порталы үз сәхифәсендә презентацияләр бәйгесен үткәрә.
Бу бәйгедә Татарстан Республикасында һәм Россиянең теләсә кайсы регионында яшәүче мәктәп укучылары, 1-2 курс студентлары һәм укытучылар (1 категория - 1-9 сыйныф укучылары, 2 категория - 10-11 сыйныф укучылары, 1-2 курс студентлары һәм укытучылар) катнаша ала.
Презентацияләр татар телендә милли рухта сугарылып эшләнгән булырга тиеш; Г.Тукай әсәрләрен дөньякүләм таныту максатыннан, презентация әзерләгәндә аларның төрле телләрдә тәрҗемәләрен файдаланырга мөмкин.
Бәйгедә катнашучы презентацияләрнең темасы – Габдулла Тукайның тормыш юлы, аның иҗаты, әсәрләре.
Презентацияләрнең порталда урнаштырылып барылулары сәбәпле, аның әзер оригиналының күләме 10 Мегабайттан зур булмавы таләп ителә. Әйтелгән күләмнән артмаган презентацияне zip яисә rar архивы буларак кысып 15 (!) апрельдән дә соңга калмыйча xat@belem.ru адресына юллавыгыз кирәк. Презентация күләме әйтелгәннән зур булган очракта аны Youtube (http://www.youtube.com) яисә башка шундый бер ачык урында (1-2 айлык файлообменник булырга тиеш түгел!) яисә үз сайтыгызда урнаштырыгыз һәм безнең электрон почта адресына аңа туры сылтаманы хәбәр итегез.
Бәйгегә килгән материаллар кабул ителү тәртибендә http://belem.ru/tuqay125 адресы буенча урнаштырылып барыла. Әлеге бәйге бүген, 21 февраль - Халыкара туган тел көне уңаеннан башлап җибәрелә, аңа нәтиҗәләр 26 апрель алдыннан ясалачак. Барчагызга да уңышлар теләп калабыз! Халкыбыз шагыйре һәм аның иҗатына багышланган эшләрегез сыйфатлы, матур, җанга үтеп керердәй, тарихта калырдай булсын!
Игътибар! Яңалыкка 25 март көнне чикләүләр буенча үзгәрешләр кертелде (калын шрифт белән билгеләнде). Бәйге турында сорау-җаваплар - комментарийларда.
Фикерләр
Кунак
3 Март, 2011 - 19:30
Permalink
Сүз юктан-сүз...
Зинһар, вак-төяк сораулар язып утырмагыз инде. Аңлатма язуын игътибар беләнрәк укыгыз! Анда түбәндәге юллар бар: "Бәйгедә катнашучы презентацияләрнең темасы – Габдулла Тукайның тормыш юлы, аның иҗаты, әсәрләре". ӘСӘРЛӘРГӘ ниләр керә соң?!
Кунак
3 Март, 2011 - 17:57
Permalink
Ә җиңүчегә сез сертификатны
Ә җиңүчегә сез сертификатны ничек бирергә җыенасыз???=)))
Раил Гатауллин
3 Март, 2011 - 19:33
Permalink
Монысы әлегә сер...
Матур итеп һәм тантаналы итеп!!! ;)
Ихтирам белән, Раил Гатауллин
Кунак
3 Март, 2011 - 20:11
Permalink
Аның өчен берәр кая барырга
Аның өчен берәр кая барырга кирәк булачакмы???
Раил Гатауллин
3 Март, 2011 - 21:25
Permalink
Әйе
Бәйге Кушлавыч төп гомумбелем бирү мәктәбе белән берлектә оештырыла.
Җиңүчеләрне бүләкләү тантанасын Татарстан Республикасы Арча районы Кушлавыч авылында үткәрү планлаштырылган. Әлеге моментны вакытлыча сер итеп тотарга уйлаган идек. Әмма сезнең башка регионнан булу мөмкинлеген истә тотып, хәбәр итүне кирәк дип таптык.
Ихтирам белән, Раил Гатауллин
Кунак
3 Март, 2011 - 21:49
Permalink
Дөрес уйлагансыз=))) Мәсәлән
Дөрес уйлагансыз=))) Мәсәлән мин Питрәч районыннан=))
Раил Гатауллин
3 Март, 2011 - 23:35
Permalink
Уңышлар телибез!
Үзегез кебек үк презентациягезнең дә оста ясалган булуын теләп калабыз! :)
Ихтирам белән, Раил Гатауллин
Кунак
3 Март, 2011 - 16:38
Permalink
Ә әгәрдә мин тарих
Ә әгәрдә мин тарих түгәрәгендә эшләсәм титулкага аны ничегрәк язырга???=)))
Раил Гатауллин
3 Март, 2011 - 18:40
Permalink
Гадәттә ничек язасыз - шулай
Уку йортын, әлеге түгәрәк исемен, үзегезнең ФИОны һәм вазыйфагызны күрсәтегез.
Ихтирам белән, Раил Гатауллин
Раил Гатауллин
2 Март, 2011 - 20:58
Permalink
Хатта язсагыз унайлырак була
Исәнмесез, Рәмис.
Мәгълүматны хат текстында күрсәтсәгез уңайлы, әлбәттә. Әмма презентациянең үзендә дә (титул өлешендә) сезнең турыда мәгълүмат булсын (хатта татар хәрефләре белән проблемалар булуы да бар). Бу презентацияне йөкләп алган кулланучыга аның авторы кем булуын исенә төшереп торачак.
Менә кичә кемнәндер килде презентация, Фамилия белән исеме генә бар, мәгълүмат сораткан хатка да җаваплары юк. Шуңа алар турында мәгълүматны да куя алмый торам.
Ихтирам белән, Раил Гатауллин
Ramis
2 Март, 2011 - 20:06
Permalink
Сезгэ хат юллаганда узеннен
Сезгэ хат юллаганда узеннен исем фамилиянне ничэнче класта укыганынны язып жибэрергэми яки титукага гына язаргамы???
Кунак
28 Февраль, 2011 - 22:51
Permalink
5Мб ул бик аз була түгелме
5Мб ул бик аз була түгелме соң?Минем 1 слайд үзе 5Мб.
Раил Гатауллин
28 Февраль, 2011 - 23:27
Permalink
5 Мб аз булмый
5 Мб аз булмый. Бу презентация ясаучының андагы мәгълүматларны эшкәртә һәм оптимальләштерә алуын күрсәтә. Презентациядәге рәсемнәрне "кысарга" өйрәнергә тәкъдим итәм. Икенчедән, серверга артык зур мәгълүмат урнаштыру мөмкинлекләре дә чикләнгән.
Ихтирам белән, Раил Гатауллин
Кунак
28 Февраль, 2011 - 20:10
Permalink
Берничә тапкыр җибәрдем.
Берничә тапкыр җибәрдем. Зинһар өчен соңгысын карагыз. Мин җибәргәндә ни өчендер " Подверждение" дигән сүзләр чыкмады. Килмәсә, җибәрү тәртибен өйрәтсәгез иде. Күләме зур булгач,җибәрә алмыйча интегәм. Загирова Г.Ш.
Раил Гатауллин
28 Февраль, 2011 - 22:49
Permalink
Хатыгыз килде
Гөлнара ханым!
Хатыгыз килде, әмма презентациягезнең күләме 94 Мбтан да артык булган!!! Бәйге шартлары буенча бары тик 5 Мбтан артмаган эшләрне кабул итәбез.
Ихтирам белән, Раил Гатауллин
Раил Гатауллин
28 Февраль, 2011 - 20:36
Permalink
Күләменә килгәндә
Хатыгыз килмәде шул.
1. Безгә гади хат (файл беркетмичә) юллап карагыз. Хат килгәннән соң мин сезгә җавап хаты юллармын.
2. Файл күләме 10 Мбтан зур булырга тиеш түгел. Зур булса кабул итмибез. Сыешырга кирәк.
3. http://belem.ru/contact адресы буенча безгә берәр хәбәр юллагыз. Мин сезнең белән әлеге элемтә аркылы җавап хаты юллармын.
Ихтирам белән, Раил Гатауллин
Кунак
28 Февраль, 2011 - 16:46
Permalink
Презентацияне җибәрдем.Кабул
Презентацияне җибәрдем.Кабул итетегезме? Загирова Г.Ш.
Раил Гатауллин
28 Февраль, 2011 - 18:00
Permalink
Әлегә юк
Юк, әле килмәде. Сез "Раслау"ны ("Подтверждение") соратыгыз хат җибәргәндә. Мин раслармын...
Ихтирам белән, Раил Гатауллин
Раил Гатауллин
28 Февраль, 2011 - 07:50
Permalink
Россиядәге татар мәктәпләре читтә калырга тиеш түгел!
Бу бәйгедә Татарстан Республикасында һәм Россиянең теләсә кайсы регионында яшәүче мәктәп укучылары, 1-2 курс студентлары һәм укытучылар катнаша ала.
Ихтирам белән, Раил Гатауллин
Кунак
28 Февраль, 2011 - 06:38
Permalink
ӘЛЕГЕ БӘЙГЕНЕҢ СТАТУСЫ
ӘЛЕГЕ БӘЙГЕНЕҢ СТАТУСЫ РЕСПУБЛИКАКҮЛӘММЕ ӘЛЛӘ БӨТЕНРӘСӘЙКҮЛӘММЕ
Раил Гатауллин
27 Февраль, 2011 - 21:59
Permalink
Сертификатлар
Бик-бик гади презентацияләрне кабул итмибез, финалга узмаганнарга барысына да узган елгы бәйгене (Бөек Җиңүнең 65 еллыгы) оештыргандагы кебек үк Белем.руның Электрон сертификатын тапшырабыз (Алла боерса!).
Ихтирам белән, Раил Гатауллин
Кунак
19 Март, 2011 - 17:35
Permalink
Узган ел презентация
Узган ел презентация урнаштырылса да, сертификаты килмәде!!!(Бөек Җиңүнең 65 еллыгына)
Раил Гатауллин
20 Март, 2011 - 19:50
Permalink
Сез кем?
Сез кем буласыз? Андый хәл булырга мөмкин түгел. Презентацияне кайсы электрон почта адресыннан юллаган булсагыз, шул адресларга сертификатлар җибәрелде. Хат барып җитмәде дигән бер хәбәр дә килмәде. Сертификат килмәде дип хәбәр итүче дә булмады, рәхмәт хатлары гына алдык. Сертификатларны әле дә үз компьютерыбызда саклыйбыз, ниндидер сәбәпләр белән почта ящигыгызны ачып карамаган булсагыз, яңадан юллый алабыз.
Ихтирам белән, Раил Гатауллин
Кунак
30 Март, 2011 - 18:06
Permalink
Бик зур рәхмәт!
Бик зур рәхмәт! Сертификатыгызны алдым!
Кунак
27 Февраль, 2011 - 19:01
Permalink
Катнашкан кешеләрнең барысына
Катнашкан кешеләрнең барысына да сертификатлар биреләме?
Раил Гатауллин
26 Февраль, 2011 - 21:15
Permalink
Игътибар! Үзгәрешләр!
Яңалыкка бераз үзгәртүләр кертелде:
1. 15 апрель - презентацияләр кабул итүнең соңгы көне. (Башта 20 апрель дип игълан иткән идек. Эшләрне анализлау, нәтиҗәләр чыгару һәм финалистларга чакыруны вакытында җибәрү өчен әлеге дата алгарак күчерелде).
2. Презентацияләр, кабул итү тәмамланганнан соң (15 апрельдән соң), http://belem.ru/tuqay125 адресы буенча урнаштырылачаклар. Әлегә без бәйгегә килгән презентациянең исемен һәм аның авторы турында мәгълүматны гына урнаштырып барабыз.
Ихтирам белән, Раил Гатауллин
Кунак
26 Февраль, 2011 - 15:34
Permalink
Бәйгенең рәсми битендә
Бәйгенең рәсми битендә катнашучылар исемлеген генә бастыра барабыз дигәнсез. Бу рәсми бит кайда соң. Мин генә таба алмыйммы әллә.
Раил Гатауллин
26 Февраль, 2011 - 21:07
Permalink
Бәйгедә катнашучы презентацияләр бите
Бәйгедә катнашучылар турында мәгълүмат һәм аларның презентацияләре http://belem.ru/tuqay125 адресы буенча урнаштырылып барылачак.
Ихтирам белән, Раил Гатауллин
Раил Гатауллин
24 Февраль, 2011 - 22:36
Permalink
Әлеге бәйге ачык
Әлеге бәйгене Г.Тукай истәлегенә багышлап ачык рәвештә үткәрәбез - бәйгегә килгән материаллар һәркемгә ачык порталга урнаштырыла. Әлеге бәйгедә катнашырга теләгән авторлар ресурсларының һәркем өчен ачык булуы белән килешеп тапшыра.
Г.Тукай музеена бу турыда хәбәр итәрбез. Рәхмәт.
Ихтирам белән, Раил Гатауллин
Кунак
24 Февраль, 2011 - 22:18
Permalink
Дөрес фикер
Биредә язып үткән Кунакның "Күрсәтелмәсен иде" тәкъдиме белән тулысынча килешәм! Татар халкының бөек шагыйре Г.Тукай иҗатына битараф булмыйк, милләттәшләр, бәйгедә актив катнашыйк! Үз чиратымда минем дә бер тәкъдимем бар иде. Биредә катнашкан эшләрне туплап Г.Тукай музеена тапшырып булмас микән?
Битләр