Татар мәгарифе порталы
Сез монда
Шушы көннәрдә Татарстан Республикасының Мәгариф һәм фән министры Наил Вәлиев Пермь крае вәкилләре белән очрашты. Чарада шулай ук Пермь крае Эчке сәясәт департаментының милли мөнәсәбәт бүлеге җитәкчесе Рәйсә Щукина, крайның Барда муниципаль районы башлыгы Ихсан Урстемиров, Пермь татарларының Региональ милли-мәдәни автономиясе рәисе Хәлил Гозаиров, татар теле һәм әдәбияты методик берләшмәсе җитәкчесе Нәсимә Урстемирова, “Таң” газеты мөхәррире Эльмарт Уразов та катнашты.
Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгы матбугат үзәге биргән мәгълүматларга караганда, делегация алда кабул ителгән хезмәттәiлек шартларын ачыклау өчен килгән. Сүз Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгы белән Пермь крае Мәгариф департаменты арасындагы мәгарифне мәгълүматлаштыру турындагы килешүе турында бара.
Әлеге килешү нигезендә безне ниләр көтә? Әйтик, Барда районының мәгариф системасына республикабызда узачак Татар мәдәнияты көннәрен уздыруда катнашырга тәкъдим иттеләр. Очрашуда шулай ук Барда районы укучылары өчен квалификация күтәрү курсларын уздыру да хәл ителде. Пермь мөгаллимнәре Татарстанга килеп укыячак яисә Татарстан Республикасының Мәгарифне үстерү Институты вәкилләре Барда районына барып педагоглар укытачак.
Моннан тыш, киләчәктә “Ел укытучысы” бәйгесенең муниципаль этабын оештыру, аның край этабында “Милли (рус булмаган) мәктәп укытучысы” номинациясендә катнашу буенча да килешкәннәр.
2007-2008 уку елында Пермьдә татар телендә белем бирүче 56 мәктәпкәчә мәгариф оешмасы, 51 гомуми урта блем бирү оешмасы теркәлгән. 25 мәктәптә татар телен укыталар. Барда районының үзендә исә барлыгы 19 белем йорты. Шуларның уналтысында (берсе коррекцион мәктәп–интернат) татар компоненты. Район мәгариф оешмаларында республикабыз югары уку йортларын тәмамлаган 30 мөгаллим эшли икән.