Татар мәгарифе порталы
2009 елның 26нчы январендә Казан шәһәре Мәскәү районының 75нче гимназиясе базасында «VI Рождественские Чтения» исемле республикакүләм фәнни-гамәли конференция узачак.
Конференцияне оештыручылар арасында Татарстан Республикасының Мәгариф һәм фән министрлыгы, Татарстан Республикасының Мәгарифне үстерү Институты, Казан муниципаль берәмлегенең Башкарма комитеты мәгариф идарәсе һәм Мәскәү районының 75нче гимназиясе бар.
Гадәттәгечә, чарага гомуми урта белем бирү оешмаларының 5-11нче сыйныф укучылары чакырыла. Укулар ике турда узачак. Катнашу өчен 20нче декабрьгә кадәр 420039, Казан, Гагарина ур., 101нче а йорт, 75нче гимназия (тел. 543-42-24) яисә E-mail: gym075bk@.ru адресы буенча гариза юлларга кирәк. Гариза һәр эшкә аерым тутырыла. Шулай ук тикшеренү эшенең тезисы, күләме 15 биткә кадәр булган тикшерүне эшенең үзе һ.б. да юлланырга тиеш.
Ярыш ике турда узачак. Беренчесе, читтән торып үткәрелә. Ягъни, октябрь-декабрь дәвамында оештыру комитеты әгъзалары иҗади эшләрне тикшерәчәк. I турда катнашкан һәр укучыга конференция сертификаты тапшырыла. Ә җиңүчеләр II турга уза. 26 январьдә 1, 2 һәм 3нче дәрәҗә дипломнар биреләчәк.
Укуларның секцияләр исемлеге:
Математика
Информатика
География
Физика
Химия
Тарих
Биология
Татар теле, әдәбият
Рус теле, әдәбият
Инглиз теле, әдәбият һ.б.
Чара турында тулырак мәгълүмат: тезис һәм төп эшкә таләпләрне, гариза формасын, Укуларда эшләячәк секцияләрнең тулы исемлеген беркетелгән файлда табып була.
Беркетелгән файл | Күләме |
---|---|
Nigezleme.doc | 48.5 KB |