Татар мәгарифе порталы
Татар әдәбиятын сөюче хөрмәтле кулланучылар!
Белем.ру порталында Татарстан Язучылар берлеге белән берлектә үткәрелә торган II Россиякүләм "Әдәби җәүһәрләр" бәйгесенең Мирсәй Әмиргә багышланган онлайн-викторинасын ачык дип белдерәбез! Ул төгәл 24 сәгать дәвамында ачык булачак һәм гыйнвар аеның соңгы минутлары белән төгәлләнәчәк. Ә инде февраль аеның беренче көнендә беренче турның бишенче викторинасы җиңүчеләре игълан ителәчәк. Беренче урын яулаган кулланучы финал турында катнашачак һәм язучылар, әдәбият галимнәре каршында башка финалистлар белән "бил алышачак".
Мирсәй Әмирнең тормыш юлы һәм иҗаты белән кызыксынып торган һәм бу теманы яхшы белүен дәлилләгән кулланучылар викторинаның электрон сертификатларын соратып алу хокукына ия булачаклар. 40% тан ким балл җыйган кулланучыларга сертификатлар тапшырылмый. Киресенчә, 70 һәм аннан югары балл (барлыгы - 100 балл) җыйган кулланучыларга сертификат урынына дипломнар сората алачаклар.
Викторинада нәтиҗәле катнашу өчен кулланучыдан теманы яхшы белүе һәм сорауларга дөрес һәм тиз җавап бирүе кирәк. Викторина тулысынча автоматлаштырылган һәм җиңүчеләрне система секундка кадәр төгәллек белән үзе күзәтеп тора һәм билгели. Безгә бары тик әлеге нәтиҗәләрне сезгә ирештерәсебез кала.
Татарстан Язучылар берлеге, Татнетны үстерү фонды һәм Белем.ру порталы исеменнән барлык кулланучыларга да уңышлар теләп калабыз! Татар әдәбияты классикларының иҗаты гомерле булуын телибез. Нәкъ менә сез - татар әдипләрен "озын гомерле" итүче кешеләр! Әдипләребез һәм аларның әсәрләре безнең күңелләребездә яхшы саклансын!
Белем.ру порталында Мирсәй Әмиргә багышланган викторина башланды!