"Әдәби җәүһәрләр" викторинасы (2016/17 ел I тур 5 ай)

Сибгат Хәкимгә багышланган викторинаТатар әдәбиятын яратып укучы хөрмәтле кулланучыларыбыз!

Әлеге биттә сез II Россиякүләм "Әдәби җәүһәрләр" бәйгесенең беренче турының бишенче викторинасында катнаша аласыз. Гыйнвар ае викторинасы язучы, драматург, прозаик, публицист, җәмәгать эшлеклесе, Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе, Г. Тукай исемендәге дәүләт бүләге иясе Мирсәй Әмиргә (06.01.1907 - 01.06.1980)  багышлана.

Викторина башланырга бер-ике атна кала без сезнең игътибарга Мирсәй Әмиргә багышланган ресурсларны тәкъдим иткән идек. Сез ай дәвамында әдипнең тормыш юлы һәм иҗаты белән танышкансыздыр дип ышанып калабыз һәм викторинаны уңышлы үтәрсез дип өметләнәбез!

Викторинада нибары 15 сорау. Әмма сораулар, гадәттәгечә, шактый катлаулы һәм киң колачлы.

Кайбер сорауларга бер генә, кайберләренә берничә дөрес җавап булырга мөмкин. Баллар саны 40%тан югары булган очракта тест уңышлы үткән дип санала. Тестны уңышлы үткән кулланучылар викторинаны үтүгә үк электрон сертификат/диплом сората алалар. Иң яхшы нәтиҗә күрсәткән өч финалист финал турына чакырылачак. Уку елы барышында үткәреләчәк җиде викторинаның җиде җиңүчесе финал турында үзара көч сынашачаклар.

Сорауларга җавап биргән вакытта игътибарлы булыгыз, сорауларны дөрес аңлап җавап бирегез. Кире артка кайту һәм җавапны үзгәртү мөмкинлеге каралмаган. Викторинада катнашыр алдыннан, гомумән, бәйге, анда катнашу таләпләре белән якыннан танышып чыгарга тәкъдим итәбез.

Сораулар саны:15
Тестны үтү мөмкинлеге:1
Ачылу вакыты:30.01.2017 - 03:00
Ябылу вакыты:30.01.2017 - 03:00
Минималь балл:40 %
Артка кире кайту:Тыелган
Викторинада катнашу өчен теркәлегез яисә авторизация үтегез.