Татар мәгарифе порталы
Сез монда
1 февральдән мәктәпләр булачак 1 сыйныф укучыларыннан гаризалар кабул итә башлады. “Элиталы” саналган белем йортларында сыйныфларны берничә көндә үк туплап бетерделәр. Агымдагы кабул итү кампаниясендә шау-шулар да булмыйча калмады.
Күпчелек әти-әниләр баласына хәзер мәктәпне укырга кергәнче, бер ел алдан ук сайлый. Белүебезчә, һәр урам мәктәпләргә беркетелеп чыккан. Бу – балага янәшәдә урнашкан мәктәптә белем алу мөмкинлеген булдыру өчен шулай эшләнгән. Мәктәпләр, иң беренче чиратта, үзләренә беркетелгән балаларны кабул итәргә тиеш, диелгән мәктәпкә кабул итү кагыйдәләрендә. Шуңа да, гадәттә, “үзеңнең” мәктәбеңә эләгү зур авырлык тудырмый. Моның өчен әти-әнигә 1 февральдән 30 июньгә кадәр гариза тапшырырга гына кирәк.
Әмма якын-тирәдә берничә мәктәп булып, шуның берсе яңа, заманча, “элиталы” саналса, калганнары гади генә булса, әлбәттә, үз нарасыен яхшы мәктәпкә бирергә теләүчеләр, андагы урыннар санына караганда күбрәк җыела. Бу очракта инде гаризаны иң беренче китереп тапшыручыларга өстенлек була. Шуңа да гариза кабул ителүнең беренче көнендә “кәттә” мәктәпләргә чират тезелә. Әмма күпчелек искечә эш итү рәвешен өстен күрә. Өлгермәүчеләргә исә гадирәк мәктәпләр генә кала.
Әлмәттәге 25 санлы мәктәптә нәкъ шуның белән бәйле ыгы-зыгы да купты. Мәктәптә булачак беренче сыйныф укучыларынның әти-әниләреннән гаризаларны 1 февральгә кадәр кабул итә башлаганнар. Күпчелек әти-әниләр исә бу турыда белмичә калып, әлеге мәктәпкә эләгә алмаган. Журналистлар әлеге хәлләрнең законлылыгын тикшерә башлагач, алдан булдырылган укучылар исемлеген дөрес түгел дип таныдылар. Хәзерге вакытта әлеге мәктәпнең директорына карата административ эш ачканнар.
Күпчелек малай-кызлар булачак белем йортлары, классташлары белән беренче сыйныфка барганчы ук танышып куя. Һәр мәктәптә ел саен әзерлек курслары оештырыла бит. Бу курсларга бигрәк тә яшәү урыны буенча бу мәктәпкә беркетелмәгән малай-кызлар йөри. Чөнки уку йортында “үз балаларын” кабул иткәннән соң урын калса, беренче өстенлек шул мәктәптә әзерлек үткән балаларга бирелә. Алардан гаризаларны 1 июльдән башлап кабул итәләр.
Көчле мәктәпләргә хәтта әзерлек курсларына да өлгер булсаң гына эләгәсең. Әйтик, узган елда Казанның 7 санлы гимназиясенең әзерлек курсларына 100 кеше генә кабул ителгән иде. “Булачак беренче сыйныф укучысы мәктәбенә” эләгү өчен гимназиянең электрон почтасына гариза җибәрү соралган. Әлеге гаризалар 13 сентябрьдән 14 сентябрьгә каршы төндә 00:00 сәгатьтән алып бары 1 көн генә кабул ителгән иде, дип сөйли кызын шушы мәктәпнең әзерлек курсларына яздыру мәшәкатьләрен кичергән Динара.
Әмма әйткәнебезчә, бу дәресләргә йөрү нәкъ шул мәктәпкә эләгү гарантиясе булып тора дип уйлау – әти-әниләрнең төп ялгышы. Беренче сыйныфка укырга керү өчен түләүле дәресләрдә шөгыльләнү мәҗбүри түгел. Моның төп файдалы ягы – баланың әлеге мәктәпкә, укытучыларга ияләшә торуы гына.
Татарстанда берничә ел элек мәктәпкә кабул итү гаризаларын электрон сыйфатта тапшыру мөмкинлеге дә тудырылды. Татарстан Дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр порталында гариза формасы тәкъдим ителә. Интернет аша язылуның уңайлыгын күпчелек әти-әниләр тойды инде.
Шулай ук Татарстан Мәгариф һәм фән министрлыгының рәсми сайтында муниципаль берәмлекләр буенча мәктәпләр рейтингы белән дә танышып була. Бу әти-әниләргә үз баласы өчен иң яхшы мәктәпне сайларга ярдәм итәчәк.