Татар мәгарифе порталы
Сез монда
Хөрмәтле кулланучыларыбыз!
Бүген 2015 елның декабрь аенда кабул ителеп урнаштырылган ресурслар арасыннан кулланучыларыбыз фикере буенча иң яхшы дип танылган ресурсны игълан итү вакыты килеп җитте.
Нәтиҗәләрне инде үзегез дә күрәсез, бу көннәрдә тавыш бирүләр саны шактый күп булды. Порталыбызда барлыгы 349 тавыш кабул ителеп алынды.
Иң күп тавыш "Яктылык һәм җылылык өләшүчеләр" дип исемләнгән Энергетиклар көне уңаеннан төзелгән дәрес эшкәртмәсе өчен кабул ителде, әлеге ресурс өчен 239 кеше (68,5%) тавыш бирде. Без Садыйкова Мөнирә Гомәр кызын чын күңелдән котлыйбыз һәм, сертификат белән Г.Камал театрына ике кешелек чакыруны кабул итеп алу өчен, безнең белән элемтәгә керүен көтеп калабыз.
Шулай ук "Тигезсезлекләр" дип исемләнгән БДИ өчен ресурс та шактый кулланучыларыбызга ошады, аның өчен 85 кеше (24,4%) тавыш бирде. Портал кулланучылары әлеге ресурс авторына да зур рәхмәтле, дип ышанып калам.
Хөрмәтле портал кулланучылары!
2015 ел тәмам, 2016 ел башланып китте. Сезнең фикерләрне ишетәсебез килә: "Ай ресурсы" бәйге-акциясен дәвам итәргәме? Порталда сыйфатлы ресурслар урнаштыруны дәвам итәргәме? Җиңүчеләрне сезнең тавыш бирүләргә нигезләнеп билгеләүне дәвам итәргәме? Нинди тәкъдимнәрегез бар? 30 гыйнварга кадәр әлеге язма астында үз фикер-тәкъдимнәрегезне калдыруыгызны көтеп калабыз.
Игътибар, яңа гына эшләп киткән Блоглар рубрикасына авторлар материалларны үзләре урнаштыралар һәм аның эчтәлеге өчен үзләре җавап бирәләр. Андагы ресурслар портал редакциясе тикшерүен узмый, редакцияләнми. Бары тик шикаять кабул ителсә генә каралырга һәм бетерелергә, ә блоггер блокланырга мөмкин.
Редактор тикшерүен узмау сәбәпле, без блоглардагы ресурсларны "Айның иң яхшы ресурсы" бәйге-акциясендә катнаштыра алмыйбыз. Алар өчен ресурс урнаштырылган булу турында сертификатлар да тапшыра алмыйбыз, чөнки бу сертификатлар әлеге бәйге-акция кысаларында гына тапшырыла.
Иң яхшы блоггерлар өчен киләчәктә аерым бәйге-акцияләр булдырылыр, дип планлаштырабыз. Мөгаен, ел ахырында без иң яхшы блоггерны ачыкларбыз һәм, тиешле финанслар табылган очракта, Татнетны үстерү фонды ярдәме белән иң яхшы блоггерларны бүләкләүне оештырырбыз. Әлегә бар да планда гына, төгәл карарлар кабул ителмәгән.
Белем.ру порталын бергә яхшыртыйк, әлеге портал нәкъ менә сезнең өчен эшли!
Ихтирам белән, Белем.ру порталы җитәкчесе Раил Гатауллин
Фикерләр
Мөнирә Садыйкова
14 Февраль, 2016 - 11:19
Permalink
Белем. ру да - иң "кайнар"яңалыклар
Иң "кайнар"яңалыклар белән Белем порталында танышам. Булдырасыз!
Мөнирә Садыйкова
20 гыйнвар, 2016 - 14:01
Permalink
Бәйрәм бүләге дә булсын!
Бәйрәм бүләге дә булсын!
Игелекле энергетиклар һөнәренә, хезмәт сөючән авылдашларыбызга багышланган иҗади эшебезнең югары бәя алуы – безнең өчен зур шатлык. “Декабрь аеның иң яхшы ресурсы ” энергетикларыбызга бәйрәм (22 декабрь – Энергетиклар көне) бүләге дә булсын! Барлык тавыш бирүчеләргә олы рәхмәтебезне юллыйбыз.