Татар мәгарифе порталы
Сез монда
Президент чыршысы бәйрәме чын мәгънәсендә серле әкияткә әверелде. Хәер, Яңа ел алдыннан һәр бала-яшүсмер могҗизага инанадыр ул. Бүген шундый могҗизаларның берсе “Татнефть-Арена” боз сараенда узды. Әлеге серле тамашаны карага 7 мең бала җыелды.
Алар арасында ике мең район укучысы, Казан мәктәпләрендә белем алучылар, шулай ук дүрт мең бала – “бик яхшы” билгесенә укучы, фестивальләр җиңүчеләре, иҗтимагый оешма активистлары, яшь спортчылар. Бәйрәмгә авыр тормыш ситуациясендә калган, мөмкинлекләре чикле булган балалар да чакырылган иде.
Яшел Үзән районының Норлат балалар йортында тәрбияләнүче Данил Савенюк исә футбол белән җенләнә. 9 сыйныф укучысы да Президент чыршысына тикмәгә генә килмәгән. Идел буе федераль округы буенча спартакиадада катнашып, беренче урынга лаек булган. “Без еш кына төрле турнирларда чыгыш ясыйбыз. Әле күптән түгел генә Киров, Ульян өлкәләренә, Мәскәүгә ярышларга бардык. Беренче, икенче, өченче урыннарга лаек булдык”, – ди футбол сакчысы.
Республика балалар чыршысы әлеге чараның Татарстанда үткәрелә башлавына да 15 ел тулган. Шуңа күрә тамашаның төп темасы да яңа елның туган көне темасына багышланды.
Сценарий буенча Иске ел үз вакытында китергә тиеш. Тик инде чәчләре коелып беткән, картайган ел тиз генә үзенең вәкаләтләрен бирергә җыенмый. Ә Яңа елның тиздән хуҗа булыр вакыты да җитә. Иске ел Яңа елга бер тәкъдим белән чыга: «Балалар үзләренең шәхси уңышларын дуслыктан өстен куярмы?» Хәер, Иске елның үз сәбәпләре дә бар иде.
- Илдә бернинди дә тотрыклылык юк. Алар шул сугыш, хакимиятне бүлешү турында гына кайгырта. Ә дуслык та бары тик интернетта гына. Instagramдагы "лайк"лар куйганнарны гына ярата хәзерге балалар, – дип асссызыклады Иске ел.
Иске һәм Яңа ел белән бергә өч бала да тамашаның геройларына әверелде. Алар арасында “Голос. Дети” проекты финалисты Сәидә Мөхәммәтҗанова да бар иде. Тамашаны тагын бер герое – Данил – уйлап табучы. IT-чыршы уйлап табу максаты белән янып-көеп йөргән малайның, ниһаять, хыяллары чынга ашты: тамаша ахырында балаларга Данил ясаган яңа елның IT-кунагын бар тамашачы хозурына тәкъдим итте.
Күп кенә маҗаралар узып, ниһаять, геройлар дөреслеккә килеп җитте. Иске ел да үзенең хатасын аңлап, вәкаләтләрен Яңа 2016 елга тапшырды. “Законлы рәвештә алынган пенсиямә менә ап-ак костюм алдым, хәзер инде лаеклы ялга Кырымга китәм”, – дип шаяртты Иске ел.
Президент чыршысында көтелгән кунак – ул, әлбәттә, Кыш бабай һәм Кар кызы. Алар, үз чиратында, һәр кешенең йөрәге җирдә тынычлык теләп типсен дигән теләктә калды. Кунаклар арасында Татарстан Президенты да бар иде.
- Бүген әлеге залда яхшыларның яхшысы җыелды. Без сезнең белән горурланабыз. Без барыбыз да үзебезнең яраткан Татарстан республикасында яшәвебез, укуыбыз, эшләвебез белән горурланабыз, – дип сәламләде Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов бәйрәмгә җыелган балаларны.
Президент шулай ук 2015 елның тарихын үз уңышлары белән язган яшьләребезне дә билгеләп үтте. Быел Россия һәм халыкара дәрәҗәдәге олимпиадаларның 109 призеры – Татарстаннан. 1000нән артык яшь спортчы спорт разрядлары алган, ә 500дән артык яшүсмер спорт остасына кандидат исемен алган. Тагын 50дән артыгы спорт остасы дәрәҗәсенә лаек булган. 2 меңнән артык бала – иҗади фестивальләр җиңүчесе. “Мин үзегезнең ата-аналарыбыга рәхмәтләр ирештерүегезне теләр идем. Чөнки бар нәрсәнең нигезе – гаилә. Укытучыларыгызга да зур рәхмәт белдерәсебез килә. 2016 ел уңышлы булсын өчен безгә дә яхшы итеп укырга, тырышырга кирәк. Барыгызга да исәнлек-саулык телим, киләчәктә дә Яңа елларны матур итеп каршы алырга насыйп булсын!” – диде Рөстәм Миңнеханов.
Тамаша тәмамланганнан соң балаларга киләсе ел символы формасында бүләк таратылды. “Голос” проекты катнашучылары да балаларны үз чыгышлары белән сәламләде. Ахырдан “Голоса большой страны” фильмының презентациясе дә узды. Ә Россия кинотеатрларында бу кинопродукт 2016 елның 7 гыйнварында гына чыга. Шуңа Татарстан балаларын бу очракта да алдынгы һәм алдырды, дип чын-чынлап әйтергә мөмкин.