Татар мәгарифе порталы
Сез монда
Халыкара мәктәп китапханәләре көне алдыннан “Иң яхшы мәктәп китапханәсе – 2015” республика конкурсына йомгак ясалды. Конкурс 25 августтан 25 октябрьгәчә, республиканың иң яхшы мәктәп китапханәләре эш тәҗрибәсен ачыклау һәм өйрәнү максатыннан, оештырылды.
Экспертлар комиссиясе әгъзалары урыннарга чыгып, китапханәдә балаларга, укытучыларга, әти-әниләргә мәгълүмати-библиографик хезмәт күрсәтү дәрәҗәсен, китапханәне үстерү программасының ничек гамәлгә ашырылуын, китапханә фондының ни рәвешле тулылануын һ.б.ны өйрәнде.
Нәтиҗәдә, конкурсның йомгаклау этабына узган 10 шәһәр һәм 10 авыл китапханәсе арасыннан җиңүчеләр сайлап алынды. Авыл китапханәләре арасында Мамадыш районы Җәнлек совхозы урта мәктәбе китапханәсе иң яхшысы дип табылды. Шәһәрнекеләр арасында Казанның Яңа Савин районы 7нче гимназиясе китапханәсе җиңде. II урынга авыл китапханәләре арасында Лаеш районы Имәнкискә урта мәктәбе, шәһәр китапханәләре арасында Лениногорскидагы 2нче урта мәктәп китапханәсе лаек булды. Ютазы районының Урыссу бистәсе 3нче урта мәктәбе һәм Яшел Үзәндәге 1нче лицей китапханәләре – III урында.
Бу хакта ТР Мәгариф һәм фән министрлыгы матбугат хезмәте хәбәр итә.
Белешмә өчен. Хәзерге вакытта Татарстанда 1 мең 270 китапханә исәпләнә, аларда 1 мең 318 китапханәче хезмәт куя. Шулардан 531е 1 һәм аннан да күбрәк, 787се 1дән кимрәк (0,5 яки 0,25) ставкада эшли. 2015-2016 уку елына мәктәп китапханәләренең төп фонды 7 млн 231 мең 436 дәреслек һәм 9 млн 936 мең 38 данә матур әдәбият, тармак, энциклопедик әдәбият, сүзлекләр һәм белешмәлек тәшкил итә.
Республиканың 1249 китапханәсендә компьютерлар киң кулланыла, 979ында интернетка кереп була, 372се мәктәпнең локаль челтәренә тоташтырылган. Мәктәп китапханәләре базасында мәгълүмати-китапханә белем бирү үзәкләре булдыру буенча эш алып барыла. Хәзерге вакытта ТР шәһәрләрендә һәм районнарында шундый 65 медиаүзәк бар.