Татар мәгарифе порталы
Сез монда
Мәскәүдә булган куркыныч вакыйгадан соң бу сорау янә калкып чыкты. Ә чынбарлык тынычланырга ирек бирми. Күпчелек мәктәп вахталарында пенсия акчасына иш янына куш булыр дип аз акчага да риза булган олы яшьтәге апа-абыйлар утыра. Сак хезмәте бөтенләй булмаган мәктәпләр дә бар. Алары әти-әниләрдән акча җыярга курка. Республика мәктәпләрендә бүгенге вәзгыять әнә шундыйрак.
Авыл мәктәпләрендә иминлекне көндез техник хезмәткәрләр саклый
Татарстанда барлыгы 1 мең 910 гомуми белем бирү учреждениесе исәпләнә. Закон буенча, мәктәпләр күзәтү камералары, ярдәмгә чакыру төймәләре белән җиһазландырылган булырга тиеш. Татарстан Мәгариф һәм фән министрлыгының матбугат үзәге җитәкчесе Алсу Мөхәммәтова белдергәнчә, 1003 мәктәптә полиция чакыру өчен төймә урнаштырылган булса, калганнарында андый җиһаз юк. Бары 436 мәктәптә генә видеокүзәтү җайланмасы урнаштырылган. Янгын куркынычсызлыгына килгәндә, автоматлаштырылган сигнализация 1827 белем йортында бар. Ә “Стрелец-мониторинг” программа-аппарат комплексы белән 593 мәктәп тәэмин ителгән.
Мәктәпләрдәге иминлек мәсьәләсен хәл итү вазыйфасы шәһәр һәм район хакимиятләре карамагында. Мөслим районының мәгариф бүлеге башлыгы Ларис Бариев белдергәнчә, район мәктәпләрендә сак хезмәте буенча проблема юк. “Көндез вахтерлар кизү торса, кич каравылчылар килә. Акчаны җирле бюджет күчерә, ата-аналардан җыймыйбыз”, – ди ул. Чүпрәле районында да мәктәпләрне вахтер, каравылчылар саклый. Билгеле, каравылчыларның берсе дә коралланмаган. Аларның берсе дә пенсия яшендә түгел. Каравылчылар, кизү торучылар, вахтерларга инструктаж үткәрелгән. “Быел бөтен мәктәпләр дә ярдәм чакыру төймәләре, видеокүзәткечләр белән тәэмин ителеп бетәчәк. Иминлек турында борчылырга кирәк, чөнки район республика чигендә урнашкан”, – ди Чүпрәле районы башлыгы Александр Шадриков.
Шәһәр мәктәпләрендә хәлләр ничек икән? Казандагы 95 нче мәктәп директоры Равил Бакиров сүзләренә караганда, быел аларның мәктәбендә шәхси сак оешмасы (ЧОП) каравылчысы юк. “Бесланда булган фаҗигадән соң ЧОПтан кеше яллаган идек. Аларга ай саен 10 мең сум акча бирергә кирәк. Бездә күпчелек аз керемле гаилә балалары укый, шуңа күрә тиешле акча җыелмады. Кайбер әти-әниләр бирә, икенчеләре юк. Бу ризасызлык уята. Шуңа күрә укытучылар белән утырып сөйләштек тә җаваплылыкны үз өстебезгә алдык. Үзем дә буш вакытымда тәрәзәдән мәктәпкә килүчеләрне күзәтеп торам, чит-ят кеше булса, ишек төбенә барам. Урынбасарларым да чират буенча кизү тора. Дежур укытучы, укучы билгеләнә. Әти-әниләр балаларын алырга килгәндә сыйныф җитәкчесенең телефонына шалтырата. Әгәр берәр оешмадан вәкил килсә, тиешле документ булган очракта гына мәктәпкә кертелә. Вахтерлар бар. Аларга айга 4-5 мең сум акча түләнә, аны район мәгариф бүлеге бирә. Каравылчы хезмәте өчен акча каралмаган”, – ди Равил Сәйфуллович.
Казанның 20 нче гимназиясендә исә хәлләр башкачарак. “Гимназиядә ЧОП хезмәткәре эшли. Билгеле, ничек эшләгәнен күзәтеп торырга туры килә. Чөнки барлык баланың да йөзен танымаска мөмкин, кайбер балалар кибеткә ручкага яки башка кирәк-яракка чыга торган була. Уку вакытында бу рөхсәт ителми, – ди әлеге уку йортының директоры Рәхимә Арсланова. – Хезмәткәр иртәнге сәгать 7дән кичке 6га кадәр эшли. Безнең штатта вахтер каралмаган. Ата-аналар җыелышында балалар иминлеге мәсьәләсен күтәрдек. Алар сакчыга түләр өчен акча җыярга риза булдылар. Моны алар үзләре хәл итә. Кешенең түләргә мөмкинлеге юк икән, андыйларны акча бирергә мәҗбүр итмиләр. ЧОП хезмәткәренә аена 18 мең сум түләнә”.
Гадәттә, сак хезмәте мәсьәләсе яңа уку елы башланганда хәл ителә. Әти-әниләр арасында бу проблемага караш төрлечә. Берәүләр берсүзсез акча түләргә ризалаша. Әмма алар сакчы булган кешенең үз эшен тиешенчә башкаруын таләп итә. Әйтик, олы яшьтәге кешеләрнең иминлек тәэмин итә аласы шик уята, әлбәттә. Икенчеләренең матди мөмкинлеге юк. Өченчеләр исә мәсьәләнең мөһимлеген аңлап бетерми. Ничек кенә булмасын, мәгариф оешмасы җитәкчесе балалар иминлеге, аларның сәламәтлеге өчен җавап тота. Мәскәү мәктәбендәге фаҗигадән соң республиканың мәгариф һәм фән министры Энгель Фәттахов белем бирү учреждениеләрендә балалар куркынычсызлыгы мәсьәләсен көчәйтергә тәкъдим итте. Быел Казанның барлык мәктәпләрендә “Имин мәктәп” проекты кысаларында күзәтү камералары урнаштырырга җыеналар. Моның өчен шәһәр бюджетыннан ел саен 22 миллион сум акча бүленәчәк.
Чыганак: http://vatantat.ru