Татар мәгарифе порталы
Сез монда
Рөстәм Миңнеханов аңа “Татарстан Республикасы каршындагы казанышлары өчен” орденын, Илсур Метшин исә “Казанның мактаулы гражданы” исемен тапшырды. Казан Универсиадасына әзерлек һәм оештыру комитетын җитәкләгән Шувалов исә республиканың уңышларын телгә алды һәм бездә һәркемнең татарча белергә тиешлеген әйтте.
Бу бүләкләрнең Шуваловка ни өчен бирелгәнен чамалавы кыен түгел. Универсиадага әзерлек чорында Җәйге Уеннар өчен Россия дәрәҗәсендәге җитәкчеләр арасына төп җаваплы кеше нәкъ менә беренче вице-премьер иде. Казан Ратушасында узган бүләкләү тантанасында да төп сүз Универсиада турында булды. Татарстан Президенты бу чараның ил өчен дөньякүләм әһәмияттәге зур вакыйга булуын әйтте, аны уздыруда Россия Президенты Владимир Путинның, Шувалов җитәкләгән оештыру комитетының зур булышлык күрсәтүен ассызыклады.
Республика башлыгы Универсиаданың Казанны тагын да танытканын, аның ярдәмендә Казан эре спорт үзәгенә әйләнгәнен, аның мирасы бүген татарстанлыларга һәм россиялеләргә зур спорт вакыйгаларында катнашу мөмкинлеге биргәнен белдерде һәм 2015 елда Казанда Су спорты төрләре буенча дөнья беренчелеге, 2018 елда исә футбол буенча дөнья чемпионаты матчлары узасын искә төшерде. Сүз уңаеннан, Шувалов футбол беренчелеген оештыру өчен дә җаваплы.
“Рәхмәт, – диде Игорь Шувалов татарчалап, республика башлыгы һәм шәһәр мэры кулыннан бүләк алгач. – Ватанга, Россиягә, Татарстанга һәм Казанга хезмәт итәм!” Ул Татарстанның беренче Президенты Минтимер Шәймиев башкарган эшләрне дә искә алды. “Аны бик хөрмәт итәм, укытучым дип саныйм, Татарстан аның җитәкчелегендә Универсиаданы кабул итү хокукын алырлык югары үсешкә иреште”, – диде ул. Игорь Шувалов Татарстанның бүгенге Президенты Рөстәм Миңнехановны да көчле лидер һәм җитәкче дип саный. Аның фикеренчә, Татарстанның бүген шундый җитәкчесе булу – республика халкының һәм элеккеге зирәк җитәкчелекнең казанышы. “Татарстанда эшләү башка төбәкләргә караганда күпкә җаваплырак”, – диде вице-премьер. Шувалов Россия Президентының Казанга соңгы мәртәбә килгәч нинди хисләр кичергәнен дә яшермәде. “Ул акча һәм көчнең юкка сарыф ителмәгәненә чын күңелдән шатланды. Башка төбәкләрдә дә Татарстандагы кебек тырышып эшләсәләр, илебез тагын да матуррак һәм яхшырак булыр иде, – диде ул. – Үзем исә беркайчан да Татарстан һәм Казан белән элемтәләрне югалтмаячакмын. Чөнки республика һәм шәһәрне чын күңелемнән яраттым. Татарстанның киләчәге зур”.
Башкалада Игорь Шуваловны Казан федераль университетының IT-лицеена да алып бардылар. Билгеле булганча, бер ел элек ачылган әлеге уку йорты Универсиада авылында урнашкан. Интернат рәвешендә белем бирүче лицейда сәләтле балаларга табигый фәннәрне тирәнтен укыталар. Биредә Шуваловка Татарстанда халыкара мәктәп булдыру фикере турында җиткерделәр. Вице-премьер сүзләренә караганда, IB халыкара программасы буенча белем алган укучылар БДИ буенча да сынау узарга тиеш. Мәскәү кунагына Сингапурдагы Educare компаниясенең мәгарифне заманчалаштыру программасын инглиз телендә тәкъдим иттеләр, EF School ширкәте белән берлектә инглиз теле укытучыларының белемнәрен күтәрү программасы белән таныштырдылар, татар теленә өйрәтү өчен корылган “Ана теле” онлайн мәктәбе турында сөйләделәр. Шунда федераль түрә үзебездәге чиновниклар да аңлап җиткерә алмаган фикерне әйтте. “Татарстанда яшәгән һәркем, милләте нинди булуга карамастан, татарча белергә тиеш, – диде ул. – Славянча, төркичә һәм инглизчә белү бик зур байлык бит!”
Чыганак: http://vatantat.ru