belem.ru
belem.ru интернет-порталы (https://belem.ru)

Баш бит > Шувалов татарча өйрәнергә кушты

Шувалов татарча өйрәнергә кушты

5 Sep, 2013 Гөлназ Талипова 0
Шувалов татарча өйрәнергә кушты
Яңалык
belem.ru яңалыклары

Рөс­тәм Миңнеханов аңа “Татарстан Республикасы каршындагы казанышлары өчен” орденын, Илсур Метшин исә “Казанның мактаулы гражданы” исемен тапшырды. Казан Универсиадасына әзерлек һәм оештыру комитетын җи­тәкләгән Шувалов исә рес­публиканың уңышларын телгә алды һәм бездә һәр­кемнең татарча белергә тиешлеген әйтте.

Бу бүләкләрнең Шуваловка ни өчен бирелгәнен чамалавы кыен түгел. Универсиадага әзерлек чорында Җәйге Уеннар өчен Россия дәрәҗә­сендәге җитәкчеләр арасына төп җаваплы кеше нәкъ менә беренче вице-премьер иде. Казан Ратушасында узган бү­ләкләү тантанасында да төп сүз Универсиада турында булды. Татарстан Президенты бу чараның ил өчен дөньякүләм әһәмияттәге зур вакыйга булуын әйтте, аны уздыруда Россия Президенты Владимир Путинның, Шувалов җитәкләгән оештыру ко­ми­тетының зур булышлык күрсәтүен ассызыклады.

Республика башлыгы Уни­вер­сиаданың Казанны тагын да танытканын, аның яр­дә­мендә Казан эре спорт үзә­генә әй­ләнгәнен, аның мирасы бүген татарстанлыларга һәм рос­сиялеләргә зур спорт вакыйгаларында катнашу мөмкин­леге биргәнен белдерде һәм 2015 елда Казанда Су спорты төрләре буенча дөнья беренчелеге, 2018 елда исә футбол буенча дөнья чемпионаты матчлары узасын искә тө­шерде. Сүз уңаеннан, Шувалов футбол беренчелеген оештыру өчен дә җаваплы.

“Рәхмәт, – диде Игорь Шувалов татарчалап, республика башлыгы һәм шәһәр мэры кулыннан бүләк алгач. – Ватанга, Россиягә, Татарстанга һәм Казанга хезмәт итәм!” Ул Татарстанның беренче Президенты Минтимер Шәймиев башкарган эшләрне дә искә алды. “Аны бик хөрмәт итәм, укытучым дип саныйм, Татарстан аның җитәкчелегендә Универсиаданы кабул итү хокукын алырлык югары үсешкә иреште”, – диде ул. Игорь Шувалов Татарстанның бүгенге Президенты Рөстәм Миңнеха­новны да көчле лидер һәм җитәкче дип саный. Аның фикеренчә, Татарстанның бү­ген шундый җитәкчесе булу – республика халкының һәм элеккеге зирәк җитәкчелек­нең казанышы. “Татарстанда эшләү башка төбәкләргә караганда күпкә җаваплырак”, – диде вице-премьер. Шувалов Россия Президентының Казанга соңгы мәртәбә кил­гәч нинди хисләр кичергәнен дә яшермәде. “Ул акча һәм көч­нең юкка сарыф ителмәгә­ненә чын күңелдән шатланды. Башка төбәкләрдә дә Татарстандагы кебек тырышып эшләсәләр, илебез тагын да матуррак һәм яхшырак булыр иде, – диде ул. – Үзем исә беркайчан да Татарстан һәм Казан белән элемтәләрне югалтмаячакмын. Чөнки республика һәм шәһәрне чын күңелемнән яраттым. Татар­станның киләчәге зур”.

Башкалада Игорь Шуваловны Казан федераль уни­вер­ситетының IT-лицеена да алып бардылар. Билгеле булганча, бер ел элек ачылган әлеге уку йорты Универсиада авылында урнашкан. Интернат рәвешендә белем бирүче лицейда сәләтле балаларга табигый фәннәрне тирәнтен укыталар. Биредә Шуваловка Татарстанда халыкара мәктәп булдыру фикере турында җиткерделәр. Вице-премьер сүзләренә караганда, IB халыкара программасы буенча белем алган укучылар БДИ буенча да сынау узарга тиеш. Мәскәү кунагына Сингапурдагы Edu­care компаниясенең мәга­рифне заманчалаштыру программасын инглиз телен­дә тәкъдим иттеләр, EF School ширкәте белән берлектә инглиз теле укытучыларының белемнәрен күтәрү программасы белән таныштырдылар, татар теленә өйрәтү өчен корылган “Ана теле” онлайн мәктәбе турында сөйләделәр. Шунда федераль түрә үзе­бездәге чиновниклар да аң­лап җиткерә алмаган фикерне әйтте. “Татарстанда яшәгән һәркем, милләте нинди булуга карамастан, татарча белер­гә тиеш, – диде ул. – Славянча, төркичә һәм инглизчә белү бик зур байлык бит!”

Чыганак: http://vatantat.ru

Likes: 
 

URL (яңартылу датасы: 05.09.2013 - 13:12):https://belem.ru/node/4349