Татар мәгарифе порталы
Сез монда
Билгеле булганча, тарих фәнендә Алтын Урда дәүләте чорына кагылышлы гыйльми әсәрләрнең байлыгы белән мактанырлык түгел. 1826 елда Россия фәннәр академиясе “Монгол хакимиятенең Россиягә тәэсире” дигән фәнни тикшеренү хезмәтләренә бәйге игълан иткән булган. Ләкин, җирле генә түгел, чит галимнәренә дә ишеттерелгән әлеге бәйгегә игътибарга лаек бер әсәр дә тәкъдим ителмәгән. 1832 елда Россия фәннәр академиясе, теманы тарайтып, “Алтын Урда тарихы” дигән тикшеренүләр өчен яңадан бәйге уздыра. Әмма тагын уңышсызлыкка очрый, бәйгегә яраклы әсәр керми кулларына.
Совет чорында исә Алтын Урда тарихын тикшерү тагын да кыенлаша. 1944 елда КПСС Алтын Урда дәүләте чорын тикшерүне бөтенләй тыеп куя. Әлбәттә, чит ил галимнәре монгол тарихын өйрәнгәндә дә, татар-төрек тарихын тикшергәндә дә Алтын Урда дәверенә мөрәҗәгать итми калмыйлар, санаулы гына булса да, әлеге чор белән бәйле гыйльми әсәрләр язылып торган. Тик аларның һичбере Алтын Урда дәүләтенең Россиягә тәэсирен тасвирламый.
Әле күптән түгел генә Төркиядә нәшер ителгән “Алтын Урда һәм Русия. Русиягә төрек-татарның тәэсире” дигән китап фәндәге бу бушлыкны күпмедер дәрәҗәдә тутыра сыман. Милләттәшебез, тарих фәннәре кандидаты Ильяс Камаловның гыйльми хезмәте булган бу әсәрдә тарих, хокук, дин, икътисад, гаскәрлек, архитектура, әдәбият, сәнгать, дәүләт эшләре, дипломатик мөнәсәбәтләр тикшерелгән. Автор, чыганакларның әзлегенә карамастан, теманы тарайтмаган, Алтын Урда дәүләтенең русларга һәр төрле тәэсирен яктыртырга тырышкан. Шунысы әһәмиятле: Камалов Төркиядә бу тема өстендә эшләп, төрек тарихчылары ирешә алмаган рус һәм башка чит ил чыганакларын да кулланган. Рус кенәзләре арасында имзаланган килешүләр, кенәзләрнең васыятьнамәләре, Алтын Урда ханнарының рус метрополитына вә Венециядән килгән сәүдәгәрләргә биргән ярлыклары, ханнарның рус кенәзләренә язган хатлары, Ләхистан короленә, Госманлы империясе падишаһларына җибәрелгән рәсми хатлар – тикшеренүнең төп чыганаклары. Ильяс Камалов бу көнгә кадәр тел белмәү һәм башка сәбәпләр аркасында Россия галимнәре тикшерә алмаган төрки чыганакларны да урынында файдаланган. Шактый мәгълүматны гарәп һәм фарсы кулъязмаларыннан, әрмән һәм грузин елъязмаларыннан, Аурупа сәяхәтчеләренең сәяхәтнамәләреннән туплаган.
376 битлек “Алтын Урда һәм Русия. Русиягә төрек-татарның тәэсире”китабы 5 бүлектән тора. “Алтын урда белән рус кенәзлекләре арасындагы мөнәсәбәтләр” бүлегендә Монгол яуларына кадәрге чорда рус кенәзлекләренең тормышы, Киев Русиясенең килеп чыгышы һәм христиан динен кабул итеше, Чыңгыз ханның барлыкка килүе һәм монгол яулары, Алтын Урда дәүләтенең төзелеше, 1480 елда Алтын Урда-Рус мөнәсәбәтләре, Бәркә хан, Мәнгү-Тимер хан, Токта, Үзбәк, Җанибәк, Токтамыш ханнар дәверләре, Куликов явы, Әдигәйнең Мәскәү сәфәре, Алтын Урда дәүләтенең таркала башлаган чорда руслар белән мөнәсәбәтләре тикшерелгән булса, “Рус кенәзлекләренең Алтын Урда дәүләтенә бәйлелекләренең исбатлары” дип исемләнгән бүлектә ярлыклар, кенәзләрнең ханнар катына сәфәрләре, халык санын алу, рус кенәзләре арасындагы мәсьәләләрне чишү өчен корылган мәхкәмәләр, салым системасы, даругалык корылышлары, гаскәрлек, акча басу кебек темалар яктыртылган.
“Алтын урда дәүләтенең Русиягә сәяси тәэсире” бүлеге “Татар” сүзенең килеп чыгышыннан башланып китә һәм татар төркиләренең тарихы белән дәвам итә. Шулай ук Алтын Урда дәүләте чорында рус кенәзлекләренең ничек көчләнеп китүләре, Мәскәүнең ничек сәяси вә дини мәркәз хәленә килүе аңлатыла. Рус кенәзләре турында киң мәгълүматлар, III Иванның бәйсезлеккә ирешү тарихы, Алтын Урда дәүләтенең русларны латинләштерүдән ерак тотуы, рус чиркәүләренең көчләнүендә Алтын Урда дәүләтенең роле кебек темалар да әлеге бүлектә бик кызыклы аргументлар белән яктыртылган.
“Алтын Урданың рус дәүләте төзелешенә тәэсире” дигән 4 нче бүлектә сүз рус туфракларының бүленеше, русларның әкренләп хакимият дилбегәсен кулларына алулары, кенәзлектән патшалыкка ирешүләре, рус дәүләт символларына Алтын Урданың тәэсире, боярлар, “хезмәтле” кенәзләр, рус аристократ сыйныфы, шәһәр вә авыл халыклары турында бара. Бу бүлектә татарларның рус дәүләтен куәтләндерүгә керткән өлешләре, татарларның рус туфракларына ничек килеп чыгулары, тамырларында татар каны аккан күренекле рус гаиләләре, Алтын Урда һәм рус хөкемдарлары арасындагы кода-кодагыйлык мөнәсәбәтләре, рус армиясенең Алтын Урда дәүләтенеке кебек оешуы, рус гаскәрләренең төрек-монгол сугыш коралларын кулланулары турындагы тикшеренүләр аеруча игътибарны җәлеп итә.
“Алтын Урда дәүләтенең Русиягә мәдәни-иҗтимагый яктан тәэсире “ башлыклы соңгы бүлектә Русиянең Алтын Урда дәүләте үрнәгендә сәүдә һәм икътисад системасын ничек корулары, почта эшләрен, хокук структурасын, дипломатик мөнәсәбәтләрне ничек җайга салулары бәян ителә. Шушы ук бүлектә русларның шәрык илләре белән дипломатик мөнәсәбәтләрдә татар телен икенче дәүләт теле итеп кулланганлыкларын, үзләрен асыл зат итеп күрсәтү максатлы татар исемнәре кушканлыкларын, хәтта татар киемнәрен кигәнлекләрен аңларга була.
Китапның ахырында рус телендә әле дә кулланышта булган татарча аркылы монгол, гарәп һәм фарсы телләреннән кергән сүзләр дә бирелгән. Автор 1242-1430 нчы еллар арасында Алтын Урда дәүләтенә сәфәрдә булынган рус кенәзләренең, 1259-1474 нче елларда Алтын Урда ханнарының Владимир, Суздаль, Мәскәү һәм Тверьга җибәргән илчеләренең исемлекләрен дә теркәүне кирәк күргән. Шул исәптән, Алтын Урда дәүләте вакытында Мәскәү кенәзлегендә төзелгән монастырьларның корылыш тарихы һәм урыннары, рус метрополитләренең Алтын Урдага сәфәрләре исемлеге дә укучы игътибарына тәкъдим ителгән.
Кыскасы, “Өтүкән” нәшриятында басылган бу китап тарих белән, бигрәк тә татар һәм рус мөнәсәбәтләре белән кызыксынучы төрекләргә бик бай, җентекле анализлы мәгълүмат бирә.
Чыганак: www.tat.tatar-inform.ru