Татар мәгарифе порталы
Сез монда
Бүген Татарстан Республикасының Мәдәният министрлыгында татар әдәбияты классигы, шагыйрь, меценат Дәрдемәнднең (Закир Рәмиев) тууына 150 ел тулуга багышланган “Дәрдемәнд мирасы һәм хәзерге заман” дип аталган Бөтенроссия конференциясе ачылды.
Татарстан Республикасы Язучылар берлеге һәм Г.Ибраһимов исемендәге Тел, әдәбият һәм сәнгать институты теләктәшлегендә оештырылган конференциядә Татарстан Республикасы Дәүләт Советының мәдәният, фән, мәгариф һәм милли мәсьәләләр комитеты рәисе Разиль Вәлиев, Татарстан Язучылар берлеге рәисе Илфак Ибраһимов, Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгының сәнгатьне үстерү бүлеге җитәкчесе Зөлфирә Салихова, шулай ук Татарстан Республикасының Фәннәр академиясе вәкилләре, әйдәп баручы әдәбият һәм тел белгечләре, Россиянең төрле төбәкләренең мәдәният һәм мәгариф учреждениеләре белгечләре катнашты.
Татарстан Язучылар берлеге рәисе Илфак Ибраһимов үз чыгышында кыскача татар әдәбияты классигының тормышы турында сөйләде. Шагыйрь, нәшриятчы, татар милләтен саклау һәм үстерү буенча күп көч куйган күпкырлы җәмәгать эшлеклесе, алтын сәнәгате белән шөгыльләнүче Дәрдемәнд (Рәмиев Мөхәммәтзакир Мөхәммәтсадыйк улы) 1859 елның 23 ноябрендә Оренбург губерниясенең Стәрлетамак уезды Зирган авылында сәүдәгәр гаиләсендә туган.
Юлык авылында башлангыч мәктәпне тәмамлаган, мәдрәсәдә белем алган, Төркиядә укыган. 1884 елда гаиләсе белән Оренбургка күчкән һәм анда 35 ел яшәгән. 1906 елда “Казан мөхбире”ндә Дәрдемәндне талантлы шагыйрь буларак ачкан “Каләмгә мөрәҗәгать” дип аталган беренче шигыре басылган. 1906 елда Закир Рәмиев һәм аның абыйсы Шакир “Вакыт” газетасын һәм “Шура” журналын чыгара башлаган. 1909 елда алар татар мәдәниятендә тирән эз калдырган “Вакыт” типографиясен ачканнар.
Конференциядә Дәрдемәнднең иҗатын яратучылар зур экранда борынгы пианино, юл сандыгы, шагыйрьнең кием-салымнарын, гаилә фоторәсемнәрен күрә алды.
Конференциядә Мәскәү, Уфа, Оренбург һәм Татарстан районнарыннан килгән галимнәр һәм әдәбият белгечләре чыгыш ясады. Татар әдәбияты классигы иҗатын хөрмәт итүчеләр шагыйрьнең татар әдәбиятындагы роле һәм урыны, сәнгать әсәрләренең теле һәм стиле, Дәрдемәнднең иҗади мирасын өйрәнү перспективалары, абыйлы-энеле Рәмиевләрнең хәйрия эшчәнлеге һәм башка актуаль мәсьәләләр буенча фикер алыштылар.
Иртәгә Г.Камал Татар дәүләт академия театрында Дәрдемәнднең тууына 150 ел тулуга багышланган әдәби-музыкаль кичә була.