Татар мәгарифе порталы
Сез монда
Быел Казан мәктәп һәм гимназия укучыларының җәйге ялын оештыру мәсьәләләренә багышланган мэриядәге чыгышында шәһәр Башкарма комитеты җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Зөһрә Нигъмәтуллина сәламәтләндерү-ял итү лагерьларының эш юнәлешләре белән таныштырды.
Аның сүзләренчә, мәгариф системасының «Гагарин исемендәге», «Восток», «Юнитур», «Спутник», «Нармонка», «Березка», «Бригантина», «Огонек», «Пионерия Татарстана», «Ново-Юдино» лагерьларында, Казанның физик культура һәм спорт комитетына караган «Молодая гвардия», «Экран», шәһәрнең балалар һәм яшьләр эшләре комитеты карамагындагы «Заречье», «Молодежный» кебек барлыгы 14 муниципаль лагерьда ихтыяҗга туры китереп юнәлешләр билгеләнгән. Мәсәлән, «Спортландия» спорт, «Гаилә» дигән социаль-иҗади, туристик-спорт, хореографик, экологик һәм биологик, гражданлык-патриотик юнәлешле сменалар эшләячәк. «Молодежный» лагеренда «Интеллект-2009» дип аталганы беренче тапкыр гына оештырыла һәм анда балалар ялны төгәл фәннәр өйрәнү белән аралаштырып алып барачак. Андый лагерь инде кышкы каникул көннәрендә эшләгән булган, җәен исә 100ләп бала ял итәчәк, нигездә, төгәл фәннәр буенча олимпиадаларда катнашып уңышка ирешкән һәм сәләтлеләр кабул ителә.
Утырышка рәислек иткән мэр Илсур Метшин ул яңа смена турында кызыксынып, инглиз теле укытучысы беркетеп, курслар эшләтеп җибәрү, компьютерларның Интернетка керү мөмкинлеге булдырылсын, дип тәкъдим кертте. «Сәләтлеләргә ярдәм итәргә, шартлар тудырырга кирәк, ә әрсезләр үзләре дә теләгәненә ирешәчәк. Гомумән, лидерлык сыйфатын һәр укучыда тәрбияләү өчен тырышу таләп ителә, чөнки Казан укучылары үзләрен республика, ил күләмендә танытырга омтылып үсәргә тиеш», - дип саный ул һәм интеллектуаль смена оештырылуны хуплый.
Бу сезонда палаталы 9 лагерь эшләячәк, алар арасында «Софит» фото-архелогик лагере, Казан авиацион спорт клубы базасындагы «Пилот-конструктор» лагерьлары бар.
2006 елдан башлап, 5 еллык «тынлыктан» соң, муниципаль балалар лагерьлары җәйге сезонга кадәр ел саен тәртипкә китерелә. Моның өчен шәһәр бюджетыннан акча бүлеп бирелә, быел исә 11 млн. сум сарыф ителер дип көтелә.
Чыганак: www.tat.tatar-inform.ru