Белем.ру татар мәгарифе порталы: татарча конкурслар, ресурслар, яңалыклар, блоглар, фикерләр
Татар мәгарифе порталы
belem.ru
проект
"Белем.ру" оешмасы
Безнең проектлар
"Белем.ру" порталы
Порталда реклама
Түләүләр башкару
Сорау-җавап (FAQ)
яңалыклар
Татарстан
Россия
Дөньякүләм
Булмас димә!
Игъланнар
ресурслар
Ресурслар каталогы
Әдипләрнең сайтлары
Видео
Аудио
Заказлар/ресурслар кабул итү
чаралар
#ФӘНДЕМИЯ
"Белем җәүһәрләре"
"Әдәби җәүһәрләр"
"Яшь татнетчылар"
"Айның иң яхшы ресурсы"
белем+
Татар теле һәм әдәбияты
Гарәп-фарсы алынмалары сүзлеге
Алгебра
укытучы+
Репетиторлар
Блоглар
Сез монда
Баш бит
»
Ресурслар каталогы
» "Мин татарча сөйләшәм - 2015"
Раил Гатауллин
13 мар 2015 - 21:17
"Мин татарча сөйләшәм - 2015"
Татарстан
Мин татарча сөйләшәм
Фикерләр
Мин татарча сөйләшәм
7 Апрель, 2015 - 18:10
Permalink
Яңа сайт http:/
Яңа сайт http://zagirova2015.jimdo.com/
Мин татарча сөйләшәм
7 Апрель, 2015 - 18:07
Permalink
http://zagirova2015.jimdo.com/ Яңа сайт "Мин татарча сөйләшәм
Әгерҗе шәһәре, ...
6 Апрель, 2015 - 15:27
Permalink
http://vk.com/club91181200
http://vk.com/club91181200
Хисматуллина Нария
6 Апрель, 2015 - 06:27
Permalink
Мин татарча сөйләшәм!
http://vk.com/n.khismatullina2015
Хисматуллина Нария
6 Апрель, 2015 - 06:30
Permalink
Мин татарча сөйләшәм!
http://vk.com/n.khismatullina2015
Хисматуллина Нария
6 Апрель, 2015 - 06:10
Permalink
Мин татарча сөйләшәм!
Мин татарча сөйләшәм» акциясе — һәр ел Татарстанда һәм татар дөньясында уза торган популяр акция. Акциянең төп максаты – халыкны, бигрәк тә яшьләрне татар телендә сөйләшүгә өндәү, кибетләрдә, урамда, китапханәләрдә, транспортта һәм төрле көнкүреш хезмәтләре күрсәтә торган җирләрдә татарча сөйләшүне гамәлгә кертү, татар теленең даирәсен киңәйтү. Укучыларда татар телен дәүләт теле буларак өйрәнүгә кызыксыну уяту, республиканың икетеллелек канунын куллануны контрольдә тоту. Чүпрәле районы,Түбән Чәке урта гомуми белем бирү мәктәбенең татар теле һәм әдәбияты укытучылары белән берлектә һәрбер чарада укучылар да, олылар да бик теләп катнашалар. Чаралар балаларда дәүләт теле булган татар теленә мәхәббәт, аны яхшырак өйрәнергә теләк уяту йөзеннән, халкыбызның гореф-гадәтләрен саклау,хөрмәт итү, Бөек Җиңүнең 70 еллыгын бәйрәм итүгә әзерлек кысаларында уздырылды.
Укучыларыбыз татар теле дәресләрендә бик тырышып татарча сөйләшәләр, җырлар җырлыйлар, төрле кызыклы уеннарда, бәйгеләрдә, күңелле кичәләрдә актив катнашалар. 9 нчы сыйныф укучылары “Иң оста тәрҗемәче” бәйгесендә төрле югарылыктагы ситуатив биремнәрне русчадан татарчага тәрҗемә иттеләр. Катмакова К.,Хохлова Н.,Вирьялова А. һәм Мердюкова Д. “Иң оста тәрҗемәче” исеменә лаек булдылар. Илебез Бөек Җиңүнең 70 еллыгын зурлап каршыларга җыена. Аңа багышланган чаралар көннән-көн киңрәк колач алалар. Ә Бөек Җиңүнең 70 еллыгы уңаеннан “Фронтовикларга оныклардан хат” дигән иҗади бәйгедә, бигрәк тә чуаш телле укучылар күңелләрендә булган хис-тойгыларын Җиңүне якынайтуга үзләреннән өлеш керткән туганнарына, фронтавик язучыларга татарча хатлар язып һәм аны укып, барлык тамашачының күңелен дукынландырдылар. Арсентьева А.,Токмакова М.-5кл.,Токмакова Д. , Хохлова О.-6 кл.,Волкова Р.,Кадушкин С. -7 кл.,Вирьялова А.-9 кл.укучыларының хатлары мәктәбебезнең күргәзмәләр почмагында урын алды,Мактау грамоталары белән бүләкләнделәр. 3 нче сыйныфның чуаш төркемендә татар теленнән “Мин татарча сөйләшәм!”дигән интелектуаль уен - дәрес күрсәтелде. Бигрәк тә укучылар мәктәп күләмендә үткәрелгән чараларда татар язучыларының “Рус казлары: га-га-га” (Ш.Галиев),” Әби белән бабушка”, “ Бабай белән дедушка” (Б.Рәхмәт), “Бәхәс”(М.Фәйзул- лина) кызыклы шигырьләрен яратып сәхнәләштерделәр.Ә иң шаккатырганы, 6 нчы сыйныф укучысы Тухфатуллов Айдар йорт кошларын һәм хайваннарын да әлеге акциягә катнаштыру ниятеннән татарча-русча үз телләрендә сөйләшергә өйрәтмәкче була.
Шулай ук “Мин татарча сөйләшәм” акциясендә 6 нчы, 7 нче, 9 нчы сыйныфларның чуаш төркеме укучылары мәктәптә, кибетләрдә, урамда, китапханәләрдә, транспортта һәм төрле көнкүреш хезмәтләре күрсәтә торган урыннарда әңгәмәләр кордылар. “Син татарча сөйләшәсеңме?” исеме астында аралашу, сораштырулар ошады. Һәр әңгәмәдәшкә “Мин татарча сөйләшәм” логотибы һәм “Минем татарча беренче 150 сүзем” дигән сүзлек - буклетлар тапшырылды, гадәттәгечә, урамдагы кешеләргә “Мин татарча сөйләшәм” логотибы төшкән түштамгалар таратылды. Шулай ук нигезләмәдә таләп ителгәнчә , акция барышында элмә такталар, реклама баннерлары, юл күрсәткечләре һәм татар теле кулланылган,яки киресенчә, кулланылмаган башка хаталы урыннар фотога төшерелде.
Нәтиҗәдә, авыл халкы да,укучылар да татар теленә битараф булмау -лары һәм мондый чараларны үткәрүнең мөһимлеген ассызыклап үтте.
Татар теле һәм әдәбияты укытучысы
Хисматуллина Н.Н.
Илсинә Фазлыева
12 Апрель, 2015 - 14:03
Permalink
https://vk.com/club91677985
Мин татарча сөйлшәм!
Хисматуллина Нария
6 Апрель, 2015 - 06:35
Permalink
Ачык төркемнең ссылкасы
http://club90817788
Казан, "Шатлык ...
2 Апрель, 2015 - 00:05
Permalink
“Без татарча сөйләшәбез!”
Яз айлары Казанның 33нче номерлы мәктәбендә яңалык белән башланып китте. Быел без бөтен мәктәп белән “Мин татарча сөйләшәм!” республика акциясендә катнашырга булдык.
Акция татар теле айлыгы кысаларында булып узды. “Туган телем – татар теле, туган җирем – Татарстан” әдәби-музыкаль кичә белән башланып китте. Ике атна дәвамында мәктәптә төрле кызыклы чаралар үткәрелде. Башлангыч сыйныфлар класс сәгатьләрендә татарча шигырьләр сөйләделәр, җырлар җырладылар. Рус төркемнәрендә укучы бишенче сыйныф укучылары “Яз килә” темасына проектлар башкардылар. Аларны матур итеп татар телендә якладылар.
Урта сыйныф укучылары татар теле буенча викторинада катнаштылар. Ә кәлам тибрәтүчеләр “Минем туган телем”, “Безнең татар теле дәресләре”, “Минем татар теле укытучым”, “Татар телен белү нигә кирәк?” темаларына иншалар яздылар.
Һәр көнне мәктәп радосыннан татарча җырлар яңгырады. Шулай ук төрле темаларга укучылар белән интервью алынды. Ә мәктәп китапханәсендә татарча китаплар күргәзмәсе оештырылды.
Иң кызыклы эш исә безнең сыйныфка эләкте! Без татар теле укытучылары Ләйсән Фәнис кызы Фәйзуллина һәм Гөлия Шәйнур кызы Гыйниатуллина белән сүзлек-буклет төзедек һәм Авиатөзелеш районы буенча лингвистик сәяхәткә чыктык. Кибет, даруханә, хастаханә, чәчтарашханә, кафе, автобус тукталышларында булып, районыбыз халкын акция белән таныштырдык. Татарча сөйләшә белүчеләр белән рәхәтләнеп татарча сөйләштек. Рус кешеләренә исә буклетларны тараттык. Кешеләр безне бераз гаҗәпсенеп һәм шул ук вакытта кызыксынып кабул иттеләр. Безгә үзебезгә әлеге акциядә катнашу бик ошады. “Без татарча сөйләшәбез!” – дип горурланып әйтә алабыз!
5нче “А” сыйныф укучылары
http://vk.com/club89684770
6 НЧЫ МӘКТӘП, Я...
24 Март, 2015 - 22:39
Permalink
МИН ТАТАРЧА СӨЙЛӘШӘМ!
"Мин татарча сөйләшәм» акциясе — һәр ел Татарстанда һәм татар дөньясында уза торган популяр акция. Яр Чаллы шәһәре 6 нчы мәктәпнең Татар теле һәм әдәбияты укытучылары белән берлектә һәрбер чарада укучылар да, олылар да бик теләп катнаштылар. Чаралар ярдәмендә балаларда үз телеңә мәхәббәт уяту, аны яхшырак өйрәнергә теләк уяту йөзеннән, халкыбызның гореф-гадәтләрен саклау максатыннан уздырылды.
Татар теле – дәүләт теле. Укучыларыбыз татар теле дәресләрендә бик тырышып татарча сөйләшәләр, җырлар җырлыйлар, төрле кызыклы уеннарда, күңелле кичәләрдә актив катнашалар. “Мин татарча сөйләшәм” акциясендә 3 нче А, 3 нче В, 5 нче В, 5 нче Г сыйныфларның рус төркеме укучылары мәктәптә, кибетләрдә, урамда, китапханәләрдә, транспортта һәм төрле көнкүреш хезмәтләр күрсәтә торган урыннарда әңгәмәләр кордылар. “Син татарча сөйләшәсеңме?” исеме астында аралашу, сораштырулар (интервью алу) ошады. Һәр әңгәмәдәшкә “Мин татарча сөйләшәм” логотибы һәм “Минем татарча беренче 150 сүзем” дигән сүзлек - буклетлар тапшырылды.http://vk.com/public90209950
Раил Гатауллин
23 Март, 2015 - 22:39
Permalink
Мин татарча сөйләшәм - 2015
Хөрмәтле кулланучыларыбыз!
"Мин татарча сөйләшәм - 2015" акциясе яңалыкларын монда язып барабыз.
Ихтирам белән, Раил Гатауллин