Керү өчен теркәлегез
"Мин татарча сөйләшәм" (2008) акциясе ресурслары

Акция ике ел элек үткәрелә башлады. Аның инициаторлары – татар галимнәре һәм зыялылары оештырган “Үзебез” креатив яңа буын хәрәкәте. Әлеге хәрәкәтнең эш юнәлешләренең берсе татар яшьләренең шәһәр мәдәниятен өйрәнү һәм аның кулланылыш даирәсен киңәйтү.

“Мин татарча сөйләшәм!” акциясенең максаты – татар теленең кулланылыш даирәсе тарайган шартларда яшьләрне татар телендә аралашырга чакыру.

“Мин татарча сөйләшәм” акциясенең масштабларын тагын да киңәйтү максатыннан, әлеге чараны үткәрүнең иң яхшы төренә бәйге игълан ителә. Бәйге 21 февральдә – Туган телне саклау көнендә башлана һәм 10 апрельгә кадәр дәвам итә. Бәйгедә урта, һөнәри белем бирү һәм югары уку йортлары, сәүдә, көкүреш хезмәт күрсәтү, транспорт, дәүләт учреҗдениеләре һәм ведомстволары катнаша ала.

Бәйгедә катнашуның төп таләпләрнең берсе – халыкны, аеруча яшьләрне татар телендә аралашуга тартып, төрле чаралар уздыру. Оештыручылардан фантазия куллану, гадәти булмаган табышлар көтелә. Акцияне үткәрүгә сәүдә, көнкүреш хезмәт күрсәтү объектларын да җәлеп итәргә мөмкин.

Массакүләм мәгълүмат чараларында һәм Татарстан Республикасының Мәгариф һәм фән министрлыгы порталында 10 апрельгә кадәр үткәрелгән чаралар хакында язмалар дөнья күрергә тиеш. Жюри бәйгедә катнашучылар уздырган чараларны матбугатта дөнья күргән язмалар, порталдагы мәгълүматлардан чыгып бәяләячәк.

Биредә "Мин татарча сөйләшәм" акциясе кысаларында урта, һөнәри белем бирү һәм югары уку йортларында оештырылган чаралар турында мәгълүматлар, әлеге ачык чараларның планнары һ.б. урын алачак. Ресурслар исемлеге тулылана баруын көтегез.

Ресурска кагылышлы рәсем: 

Беркетелгән файлКүләмеХитларСоңгы йөкләү
Нәүрүз бәйрәме. Автор: Ашрапова А.К. (Яңа Чишмә районы, Ленино мәктәбе)57.74 Кб 222 ел 2 атна элек
Йолдызлы сәгать. Автор: Садриева Д.С. (Яшел Үзән шәһәре, 16 нчы мәктәп)87.01 Кб 192 ел 2 атна элек
"Тамчы-шоу" бәйгесе. Автор: Гайсина С.И. (Яшел Үзән шәһәре, 16 нчы мәктәп)77.46 Кб 222 ел 2 атна элек
Зәй районы 7 нче мәктәп коллективы оештырган чаралар244.37 Кб 282 ел 2 атна элек
Казан шәһәре Яңа Савин районы 85 нче мәктәбендә «Мин татарча сөйләшәм” акциясе кысасында уздырылган эшләр турында мәгълүмат6.98 Кб 162 ел 2 атна элек
Аксубай 2 нче урта мәктәбенең «Мин татарча сөйләшәм” акциясе кысасында уздырылган эшләре276.65 Кб 202 ел 2 атна элек
Аксубай гимназиясенең «Мин татарча сөйләшәм” акциясе кысасында уздырылган эшләре189.06 Кб 162 ел 2 атна элек
Сораштыру

Мәҗбүри мәктәп формасы кертелергә тиешме?

Соңгы фикерләр
Реклама
Горящие Туры - Каталог туров - туры из казани.