Керү өчен теркәлегез
Татар әдәбияты
Ресурс авторы: Казан шәһәре Вахитов районы 96 нчы гимназиясенең югары категорияле татар теле һәм әдәбияты укытучысы Тарханова Г.И.

Әтисе Гаделне уятты да ишегалдына чыгып китте. Эшкә киткәнче йорт-кура тирәсендәге эшләрне бетереп йөрүедер инде. Кечкенә Гадел менә бер ел инде әтисе белән генә яши. Әнисе, ниндидер авырудан терелә алмыйча, газиз сабыен калдырып, бу дөньядан китеп барды. Элегрәк әнисе уяткан чакларда урынында иркәләнеп ятарга яраткан Гадел хәзер әтисе бер эндәшүгә үк сикереп тора. ...

Ресурс авторы: Казан шәһәре Вахитов районы 96 нчы гимназиясенең югары категорияле татар теле һәм әдәбияты укытучысы Тарханова Г.И.

- Хикәядә Биктимер исемле малай турында сөйләнә. Әнисе Маһруй апа коймак пешерергә җыена, ләкин аларның табалары юк. Биктимерне таба алып кайтырга җибәрәләр, әмма ул малайларның тау шууларына кызыгып, табасына утырып шуа башлый. Шулай итеп, табаны вакытында алып кайтасы урында, ул көн буе, рәхәтләнеп, тау шуа.

- Укучылар, хәзер әсәрнең төп өлешен вакыйгаларга бүлегез. Аларның һәрберсендә Биктимернең нинди сыйфаты ачыла? ...

Ресурс авторы: Сарман муниципаль районы Җәлил гимназиясенең татар теле һәм әдәбияты укытучысы Афзалова Алия Мөнәвир кызы

– Бүгенге дәрестә сүз нәрсә турында булыр икән?

– Дөрес, укучылар, хезмәт һәм икмәк турында. Без бүген Нәби Дәүли иҗатын өйрәнүне дәвам итеп, аның 1971 нче елда публицистика жанрында язылган “Гражданин “Икс” белән сөйләшү” әсәреннән бер өзек укырбыз. Ул “ Хезмәткә – хөрмәт” дип атала. ...

Ресурс авторы: Бөгелмә муниципаль районы 5нче гомуми урта белем бирү мәктәбе укучысы Миңнуллина Ләйсән Фәрит кызы; җитәкчесе: II кв. категорияле татар теле һәм әдәбияты укытучысы Харисова Рәисә Сабит кызы

Роберт Мөгаллим улы Миңнуллин 1948 елның 1 августында Башкортостанның Илеш районы Нәҗәде авылында туа. Бер елдан соң аларның гаиләсе Кыпчак авылына күчеп килә. Булачак шагыйрьнең балачагы, үсмер еллары Сөн буена урнашкан Шәммәт авылында уза. Шунда башлангыч мәктәптә укый. Бишенче класстан Аккүз сигезьеллык мәктәбенә йөреп укый. Мәктәпне тәмамлаганнан соң Уфадагы сәүдә – кулинария училищесына укырга керә. Берничә айдан, туган авылына кайтып китапханәдә, аннары колхозда эшли. ...

Ресурс авторы: Казан шәһәре Вахитов районы 96 нчы гимназиясенең югары категорияле татар теле һәм әдәбияты укытучысы Тарханова Г.И.

Республика олимпиадасына хәзерләнү өчен материал (шул исемдәге дәрестән фрагмент).

“Нуры содур” поэмасын шагыйрь 1542 елда Казан ханы Сәхибгәрәйгә (1521-1524 елларда идарә иткән) багышлап язган. Кереш өлешендә ул, бу ханны хөрмәтләп, аның акыллы һәм гадел хан булуы турында әйтә.

Олуг солтан бөек Сахибгәрәй хан. ...

Ресурс авторы: Менделеев муниципаль районы Абалач урта гомуми белем бирү мәктәбенең татар теле һәм әдәбияты укытучысы Исрафилова Фирая Вагыйз кызы

1. Акбүре ыруының башында кем тора?

А) Күрән би;

Б) Алмыш хан

В) Ямгырчы би

2. Алар кайсы төбәктә урнашканнар? ...

Ресурс авторы: Менделеев районы Абалач урта мәктәбенең татар теле һәм әдәбияты укытучысы Исрафилова Фирая Вагыйз кызы

“Әйтелмәгән васыять” әсәренең төп герое – Акъәби. Аның чын исеме Акбикә була. Кыз чагында аны Аксылу дип, кияүгә чыккач – Аккилен дип, аннары Акҗиңгә дип, ә картайгач Акъәби дип йөртәләр. Аның бөтен гомере Юлкотлы авылы халкы күз алдында үткән. Ул гомере буе ак, пакъ күңелле булган. ...

Ресурс авторы: Теләче районы Шәтке урта гомуми белем бирү мәктәбенең татар теле һәм әдәбияты укытучысы Габделхаева Рәзифә Хәкимҗан кызы

Судья. Хөрмәтле суд утырышчылары! Без бүген “Утсыз төтен булмый” дигән исем астындагы эшне тикшерү һәм нәтиҗә ясау өчен җыелдык. Хәзер мин игътибарыгызга әлеге эшнең кыскача тарихын тәкъдим итәм.

...Урам буйлап Рәмил исемле малай килә. Авызында - тәмәке, үзе төтенгә уралган. ...

Ресурс авторы: Тукай районы Мәләкәс урта мәктәбенең татар теле һәм әдәбияты укытучысы Умнова Л.И.

1. Муса Җәлил кайда туа?

Муса Җәлил 1906 елны Оренбург губернасы Шарлык районы Мостафа авылында туа.

2. Беренче шигыре?

М. Җәлил 13 яшендә чын халыкчан пафос белән янып «Бәхет» исемле шигырен яза. ...

Ресурс авторы: Хәсәнова Миңзифа Гыйльми кызы, Питрәч районы Шәле урта мәктәбенең югары категорияле татар теле һәм әдәбияты укытучысы

Әти киләчәккә карап яшәүче, киләчәкне кайгыртучы.

Әти миңа татар моңы сеңсен өчен, мин рәхәтләнеп тирбәнеп йокласын өчен, бишекнең җырлап торганын ясарга өйрәнгән, ясаган.

Әти матурлыкны да таный белә, миңа да шуларны күрсәтеп, мине табигатьне, тирә-юнь мөхитлекне яратырга өйрәткән.

Ул үз улы турында гына уйламый, киләчәк буын турында да кайгырта. Киләчәк буын язмышы турында уйлый, улының тәртипле булып үсүен тели. ...