![]() | ![]() | ![]() | ![]() | ![]() | ||||
| яңалыклар | китапханә | канун | каталог | эш эзләү |
|
Татар теле
![]() 31 август, 2010 - 22:40
Ресурс авторы: Казан шәһәре Вахитов районы 96 нчы гимназиясенең югары категорияле татар теле һәм әдәбияты укытучысы Тарханова Г.И.
Аңлатма язуы ...![]() 31 июль, 2010 - 16:46
Ресурс авторы: Саба муниципаль районы Байлар Сабасы гимназиясенең югары кв.категорияле татар теле һәм әдәбияты укытучысы, тәрбия эшләре буенча директор урынбасары Нәҗипова Хәлимә Сәхәбетдин кызы
Кешеләрнең аралашуы өчен бик әһәмиятле чара булу белән беррәттән, тел җәмгыятьне үстерү хезмәтен дә үти. Тел кешеләргә үзара аңлашырга мөмкинлек бирә һәм кеше эшчәнлегенең барлык тармакларында бергәләп эшләүне тәэмин итә. Тел милли мәдәниятебезнең нигезен тәшкил итә. Тел белән аң бер-берсенә тыгыз бәйләнештә карала, алар бергә үсә, бергә камилләшә. Башка бер фән дә аң белән шундый тыгыз бәйләнештә була алмый. Тел кешенең сәләте үсүдә иң әһәмиятле чара булып тора. ... ![]() 14 июль, 2010 - 16:24
Ресурс авторы: Равил Һади
Соңгы чорда чит телләр белән мавыгып татар үз телен бозып куллана... Татар сөйләшкәндә эшне тулысынча ничек эшләгәнен әйтеп бирә, я сораша: “Барып кайттыңмы?”, “Килеп китте”, “Ашап алды”, “Эшләп куйды”, “Сугып екты” – дип әйтә. Очрашып аерылышканда элек: “Исән-саумы?”, “Исән-сау бул!” – дип сөйләшәләр иде. Урыс бу аралашуны бер сүз белән генә әйтә: “Здравствуй!”, йә “До свидания!”. Урыс теле йогынтысы белән татар да: “Исәнме”, йә “Сәлам” белән “Сау бул” – диеп, кыскартып куллана башлады. ...![]() 4 апрель, 2010 - 18:40
Ресурс авторы: Нәбиева Вениза Тәлгать кызы, Бөгелмә шәһәре 5 нче урта мәктәбенең милли мәсьәләләр буенча директор урынбасары
Укучылар, чал тарихка күз салсак, бик борынгы заманнарда кешеләр, хайваннар кебек, көтү-көтү булып яшәгәннәр, торырга өйләре дә, кияргә киемнәре дә булмаган. Еллар уза торган, буыннар алмашынган, кешеләр җирне таяклар, кәйләләр, соңрак көрәкләр белән эшкәртеп, үсемлекләр үстерә башлаганнар, хайван тиреләреннән киемнәр тегеп кигәннәр. Эшли-эшли, уйлый-уйлый үзләре дә үзгәргәннәр, остара барганнар, берсеннән-берсе камилрәк эш кораллары уйлап тапканнар. ... ![]() 28 март, 2010 - 18:26
Ресурс авторы: Әхмәтшина Гөлнара Рәмис кызы, Бөгелмә шәһәре 7 нче гимназиясенең 2 кв. категорияле татар теле һәм әдәбияты укытучысы
Рус мәктәбендәге татар балаларының иҗади эшчәнлеген, логик фикерләү сәләтен үстерү, сөйләм һәм язма телен баету, хәтерен яхшырту максатында, 3 нче сыйныф өчен хәтер диктанты өстендә эшләү түбәндәгечә алып барыла. Бу эш диагностик рәвештә алып барыла. Укучыларга норма белән шигырь юллары алына,аннан соң балаларның үзләштерүләренә(хәтеренә) карап арттырыла. Укучылар 10-15 минут вакыт эчендә шигырьне ятлап дәфтәргә язып куярга тиешләр. ... ![]() 28 март, 2010 - 17:47
Ресурс авторы: Әхмәтшина Гөлнара Рәмис кызы, Бөгелмә шәһәре 7 нче гимназиясенең 2 кв. категорияле татар теле һәм әдәбияты укытучысы
Рус мәктәбендә укучы татар һәм рус балаларын татар теленә өйрәтү укытучыдан зур хәзерлек эше таләп итә. ... ![]() 28 март, 2010 - 15:43
Ресурс авторы: Мортазина Фәния Кирам кызы, Яр Чаллы шәһәре 37 нче мәктәпнең татар теле һәм әдәбияты укытучысы, директор урынбасары
Әмирхан ага Еники “Кем җырлады” хикәясендә сугыш күренешләрен түгел, ә сугышның яшьләр язмышын челперәмә китерүе хакында сөйли. Егетнең татлы хыяллары бер мизгел генә. Автор шушы әсәрендә яшьләр арасындагы мәхәббәтнең дә никадәр көчле икәнен күрсәтә. Ләкин сугыш фаҗигасе аннан да көчлерәк һәм котылгысыз. Сугыш кешеләргә генә түгел, табигатьтә дә тирән эз калдыра. ... ![]() 28 март, 2010 - 14:03
Ресурс авторы: Әлмәт районы, Мәмәт урта мәктәбенең тәрбия эшләре буенча директор урынбасары, 1 квалификацион категорияле татар теле һәм әдәбияты укытучысы Ситдыйкова Ләлә Насыйх кызы
Хәерле көн, хөрмәтле укытучылар, укучылар! “Тамчы – шоу” уенын башлап җибәрәбез. Шат елмаеп бер – беребезгә карыйк, ачык йөзле булыйк. Безнең бүгенге уеныбыз татар теленә, үзебезнең төбәгебезгә, туган ягыбызга һәм аның күренекле кешеләренә багышлана. Тел дигән дәрья бар, Дәрья төбендә мәрҗән бар, Белгәннәр чумып алыр, Белмәгәннәр коры калыр. Әйдәгез әле, укучылар, шул дәрьяның хәзинәләрен барлыйк. Сүзнең тылсымлы көчен күзәтик, тапкырлыкта, зирәклектә көч сынашыйк. ... ![]() 28 март, 2010 - 11:59
Ресурс авторы: Чистай муниципаль районы Яуширмә урта гомуми белем бирү мәктәбенең башлангыч сыйныф укытучысы Ф.Р. Мингазова
1 нче укучы. Без-татарлар! Татар исемен без Горур йөртә торган бер халык, Без - татарлар! Шулай диеп белә Безне бөтен дөнья, бар халык. 2 нче укучы. Без - татарлар! Шушы исем белән Җирдә яшәү үзе бер бәхет. Без - татарлар! Яшибез без җирдә Бар халыклар белән гөрләшеп. (Залга милли кием кигән бала чыга. ... ![]() 28 март, 2010 - 08:59
Ресурс авторы: Яр Чаллы шәһәренең А.С.Пушкин исемендәге 78нче лицейның югары категорияле татар теле һәм әдәбияты укытучысы Мәгъдәнова Әлфия Сәрвәр кызы
Мәктәптә татар телен һәм әдәбиятын нәтиҗәле укыту – бүгенге көндә иң мөһим мәсьәләләрнең берсе. Моның сәбәпләре барыбызга да мәгълүм:татар теле һәм әдәбияты фәннәрен тирәнтен өйрәнү – милләт буларак сакланып калу һәм мәдәниятне үстерүнең иң әһәмиятле юлы.. Тел бетә икән - милли мәдәният күргәзмә формада гына яшәп калачак. Әдәби әсәрләр белән кызыксынучылар кимесә, милли тел дә кухня теле дәрәҗәсенә төшәчәк. ...
|