Татар мәгарифе порталы
Сез монда
Туган телләрне саклап калу мәсьәләсе – хәзерге вакытта иң актуаль, иң җитди проблема булып тора. Милләтне, аның телен саклап калу өчен яшь буыннан да, һичшиксез, Тукайлар, К.Насыйрилар, Н.Исәнбәтләр һәм татар әдипләренең эшен дәвам итүчеләр чыгарга тиеш.
XX йөз башында татар әдәбиятында яңа иҗади юнәлешләр һәм әдәби ысуллар барлыкка килә. Моңарчы яшәп килгән жанрлар камилләшә, әдәбият мәйданында яңалары пәйда була, әсәрләрнең тематикасы киңәя, вакыйгаларны сәнгатьчә мавыктыргыч һәм кызыклы итеп тасвирлау төп урын ала, әдәби тәнкыйть әдәбиятның зарури бер өлешенә әверелә.
Элек-электән сәясәтчеләр буйсынган халыкларны ассимиляцияләүне (бер халыкны тел һәм гореф-гадәтләр ягыннан икенче халыкка якынайту, әйләндерүне) аларның телен юкка чыгарудан башларга кирәклекне яхшы аңлаганнар. Шуңа күрә дә татар халкы, аның фидакарь уллары – Шиһабетдин Мәрҗани, Каюм Насыйри, Риза Фәхретдин, Габдулла Тукай, Гаяз Исхакый, Мирсәет Солтангалиев, Әбрар Кәримулин һәм башка бик күпләр – милләтне, телне саклап калу өчен күп гасырлар дәвамында көрәш алып баралар.
Каюм Насыйри татар теле гыйлемен үстерүдә hәм сүзлекләр төзүдә әhәмиятле эшләр башкара. Татар теленең аңлатмалы сүзлеген төзи, русча-татарча, татарча-русча сүзлекләр бастырып чыгара. Математика, география, грамматика фәннәреннән киң массага аңлаешлы терминнар булдыру өчен тырыша. Татар теленең фәнни-терминологик эшенә күп хезмәт куя. Ул татар теленең үз җирлегенә нигезләнгән терминнарны булдыру белән беррәттән, халыкара гомуми терминнарны русча кулланылганча алу ягында була.
Тел – укыту, тәрбия бирүнең, милли үзаңны үстерүнең төп предметы. Нәкъ менә шуңа күрә дә “олуг мөгаллим” төп игътибарын телгә юнәлтә. “Татар теле ул – урам теле, ломовойлар теле, әдәби гыйльми тел булырга сәләте юк аның”, дигән карашлар яшәгән заманда, К. Насыйри халкыбызның туган телен кайнар яклап чыга: “Ялган, яла бу! Без – татарлар, телебез – татар теле, мөстәкыйль һәм төзек кагыйдәле камил тел. Бүтән телләрдән бер дә ким түгел, эшләмәгәнлек сәбәпле генә ул шулай артта калган”, – дигән ялкынлы фикерләре белән эш алып бара. Татар теленең фән теле була алуын, моңа аның тулы хакы һәм мөмкинлекләре барлыгын исбат итә.
Телсез милләт була да алмый. Менә шул күзлектән караганда, телебезне үстерүдә, мили аңыбызны саклауда әдәбият әһәмиятле роль уйный.
Тукайлар, Исхакыйлар заманында сөйләм теле белән китап теле шактый ук якынлаша, ягъни мәктәп, мәдрәсәләрдән укып чыккан кешеләрнең артуы нәтиҗәсендә, шулар аша сөйләм телгә дә китап сүзләре дә күп керә башлый. Бу әйбәт күренеш – сөйләм белән китап теле бер-берсен шулай баетырга тиеш тә. Әйе, безнең алдынгы кешеләребез рус һәм Европа культурасына омтылганнар, иллә-мәгәр телебезне дә, мәдәниятебезне дә руслаштыру өчен түгел. Киресенчә, саф үз телебездәге милли мәдәниятне үстерү өчен булган ул омтылыш. Һәм татар халкы кыска гына вакыт эчендә бу максатына ирешә дә. Әдәби телебез сафлана, чарлана, гарәпчәлектән шактый арына, ләкин кирәк кадәресе сакланып кала да. Рус культурасыннан файдалану көчәйсә дә, телебезне рус сүзләре белән чүпләүгә юл куелмый. Рус сүзләрен күп кыстырып сөйләргә яратучылардан әдипләребез әче көләләр.
Хәзерге “руслашу” тенденциясе сакланса, үз телен югалткан, тик татар дигән исеме генә калган бер халыкка әверелмәбез микән?
Беркетелгән файл | Күләме |
---|---|
XIX йөз ахыры XX йөз башы әдәбиятында телне саклау мәсьәләләренең чагылышы (фәнни эш) | 32.01 KB |
Фикерләр
Нәҗметдинов Илд...
30 Ноябрь, 2014 - 20:16
Permalink
XIX йөз ахыры XX йөз башы әдәб-да телне саклау мәсь-ренең чаг-шы
Укытучы бик күп материаллар тапкан, яңалыклар керткән. Атаклы татар әдипләренең әсәрләренә фәнни якын килеп, зур эш башкарган. Бу фәнни эше белән телебезне үстерүгә үзеннән өлеш керткән, дип саныйм.
Хабибуллина Тән...
30 Ноябрь, 2014 - 22:32
Permalink
Туган телне саклап калуда авторның йөрәк авазы
Бу хезмәтне язганда укытучы бик нык эзләнгән, татар әдипләренең әсәрләренә зур игътибар бирү белән беррәттән татар теленең матурлыгын, аның кирәклеген дәлилләгән. Ана теленә мәхәббәт тәрбияләү белән янәшә укытучы телебезне саклап калу өчен көрәшә. Афәрин, Айсылу!
Сафиуллина Турс...
30 Ноябрь, 2014 - 23:14
Permalink
Зур кыйммәткә ия хезмәт
Әлеге фәнни эш белән танышканнан соң үзем өчен бик файдалы һәм кирәкле мәгълүмат алдым. Телне саклау-милләтне, нәселне, халыкны, илне саклау ул. Укытучы әлеге фәнни эшне эшләгәндә, телебезне саклап калу өчен гаять зур күләмле эш башкарган. Әлеге хезмәте өчен аңа бары рәхмәт сүзләре генә әйтәсе килә. Бик зур рәхмәт сезгә!
Фәйзуллина Гөлн...
1 Декабрь, 2014 - 20:23
Permalink
Х/Х йөз ахыры ХХ йөз башы әдәб.да телне саклау мәсь.нең чагылышы
Әлеге фәнни эш тирән мәгънәгә ия. Укытучы тарафыннан бик күп көч куелып эшләнелгән хезмәт.Телне саклау мәсьәләсе куелган.Бик зур рәхмәт сезгә! Афәрин!!!
Разида
1 Декабрь, 2014 - 21:46
Permalink
Х/Х йөз ахыры ХХ йөз башы әдәб.да телне саклау мәсь.нең чагылышы
Бу фәнни хезмәт, минем карашка, бик тирән эчтәлекле, зур мәгънәгә ия. Бер тел юкка чыкса , тулы бер цивилизация юкка чыга дип тикмәгә генә әйтмәгәннәр. Автор бик тә мөһим проблема өстендә эшләгән. Туган телебезне саклап калу, устеру юнәлешендә узеннән зур өлеш керткән. Уңышлар сина, Айсылу!
Башарова Рамзия...
2 Декабрь, 2014 - 18:12
Permalink
Х/Х йөз ахыры ХХ йөз башы әдәб-да телне саклау мәсь.нең чагылышы
Айсылу Исламова бу фәнни эшендә бүгенге көндә бик актуаль булган проблема-тел саклау мәсьәләсен күтәргән. Тел бетсә, ул телнең иясе булган милләт тә, халык та югала. Шуңа күрә туган телне кадерләп саклау, үстерү, аның сафлыгы, матурлыгы өчен көрәшү - зыялы, мәдәниятле һәр кешенең изге бурычы. Алга таба да бу изге эшегедә уңышлар!!!
Фарида Хайруллина
2 Декабрь, 2014 - 19:16
Permalink
Х/Х йөз ахыры ХХ йөз башы әдәб-да телне саклау мәсь.нең чагылышы
Күләмле хезмәт. Айның иң яхшы ресурсына лаеклы фәнни эш дип саныйм. Укытучы бик күп әдипләрнең әсәрләре өстендә эшләгән һәм анализлаган.
Фирдәвес Шарифу...
3 Декабрь, 2014 - 11:15
Permalink
X|Xйөз ахыры XXйөз башы әдәб-да телне саклау мәс.ң чагылышы
Молодец Айсылу!Син әле тагында яхшырак эшләрне булдыра аласың!!!!Уңышлар сиңа!!!
Дания Халикова
10 Декабрь, 2014 - 20:00
Permalink
XIX йөз ахыры XX йөз башы әдәбиятында телне саклау мәсьәләләре
Айсылу! Син бу хезмәтең белән IX йөздә Г. Курсави, Ш. Мәрҗани, Х. Фәезханов, К. Насыйри кебек фикер ияләре – татар халкын гасырлар буена дәвам иткән торгынлык һәлакәтеннән кузгатып, тар, милли кысалар йомыклыгыннан чыгарып, гомумкешелек мәдәнияте белән якынрак танышу өчен бөтен көчләрен, сәләтләрен һәм гомерләрен багышлаган фидәкарь мәгърифәтчеләребезгә охшагансыз. Эшең дәвамлы булсын! Уңышлар сиңа, Айсылу!!!
Мәдинә Сәлимхановна
11 гыйнвар, 2015 - 11:42
Permalink
XIX йөз ахыры XX йөз башы әдәбиятында телне саклау мәсьәләләре
Айсылу! Фәнни хезмәтегездә хәзерге заман өчен актуаль проблема өстендә зур хезмәт башкаргансыз. Эшегез эчтәлекле. Уңышлар сиңа, Айсылу!