3.4.17. Әлмәт дәүләт нефть институты

Әлмәт дәүләт нефть институты Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты карары нигезендә И.М.Губкин исемендәге нефть һәм газ Дәүләт академиясенең Кичке Татар факультеты базасында 1992 елда оеша. Институтны оештыручы - Татарстан Республикасы Хөкүмәте. Аның вәкаләтләрен Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгы башкара. Бүген Әлмәт дәүләт нефть институтында 10 белгечлек буенча кадрлар әзерләүче 5 факультет һәм 20 кафедра; 4300 студент һәм аспирант; 60% ы фәннәр кандидаты һәм фән докторларыннан торган 230 дан артык югары квалификацияле укытучылар составы бар. Шулай ук Татарстан Республикасы белгечләренең профессиональ белемен арттыру Тармакара региональ үзәгенең Әлмәт зонасы үзәге; заманча җиһазландырылган материаль-техник базалы 3 уку корпусы; лабораторияләр, компьютер класслары, китапханә, спорт комплексы, диагностика үзәге, ашханә, тулай торак, концерт залы һәм типография бар.

Әлмәт дәүләт нефть институтының чит телләр кафедрасында махсуслаштырылган класс, автоматизация һәм мәгълүмати технологияләр кафедрасында "Технологик процесслар белән идарә итүнең автоматлаштырылган системасы" лабораториясе; 5 интернет-класс студентлар һәм укытучылар карамагында.

Әлмәт дәүләт нефть институты студентларына укуда һәм фәнни тикшеренүләрдә ирешкән уңышлары өчен түбәндәге стипендияләр каралган:

- Әлмәт дәүләт нефть институты Гыйльми Советы стипендиясе;
- "Татнефть" Ачык акционерлык җәмгыятенең исемле стипендияләре;
- Татарстан Республикасы Президентының махсус стипендиясе;
- Татарстан Республикасы Фәннәр Академиясе стипендиясе;
- Әлмәт шәһәре һәм районы администрациясе башлыгы стипендиясе;
- "Хьюлетт-Паккар ОА" Ябык акционерлык җәмгыяте стипендиясе.

 

Б и р е м н ә р

1. Сорауларга җавап бирегез.

1) Әлмәт дәүләт нефть институтының учредительләре бармы?

2) Институтта ничә кафедра бар?

3) Институтның уку корпусыннан башка нинди биналары бар?

4) Институт студентлары нинди стипендияләр алалар?

5) Студентлар Татарстан Республикасы президенты стипендиясе алалармы?

6) Студентларга стипендия нинди уңышлары өчен бирелә?

7) Заманча җиһазландырылган бина нинди бина ул?

8) Институтта ничә факультет һәм ничә кафедра бар?

 


"Белем.ру" җаваплылыгы чикләнгән җәмгыяте, 2008