3.4.6. Казан дәүләт финанс-икътисад университеты

Казан дәүләт финанс-икътисад институты (КДФИИ) 1931 елда В.И. Ульянов-Ленин исемендәге Казан дәүләт университеты нигезендә төзелә.

КДФИИ - Россия Федерациясенең әһәмиятле икътисади уку йортларының берсе. Бу уку йорты халыкара дәрәҗәдәге белгечләр әзерләү буенча гына түгел, илнең финанс һәм икътисади тормышындагы мәсьәләләрне чишәргә әзер торучы, икътисад фәне өлкәсенең үзәге буларак та билгеле.

Институтта 7 факультет бар. Алар гомуми икътисад факультеты; менеджмент; финанс-кредит; предприятие икътисады факультетлары һ.б.

1992 елдан КДФИИ Россиядә беренчеләрдән булып менеджмент һәм икътисад юнәлешендә «бакалавр» һәм «магистрлык» белгечлеге әзерләү эшенә кереште. Институтта бакалавриат, магистратура, аспирантура, докторантура һәм икенче югары белем бирү факультеты эшли.

2000 елда институт «Эшлекле идарә итү остасы» («Мастер делового администрирования») программасы буенча югары белемле менеджерлар әзерли башлады.

Хәзерге вакытта институт Россия Федерациясенең әйдәп баручы уку йортларыннан саналган РФ хөкүмәте каршындагы Мәскәү финанс академиясе, Плеханов исемендәге Россия икътисад академиясе, Санкт-Петербург икътисад һәм финанс университетлары белән тыгыз элемтәдә эшли. Шулай ук Кларион (АКШ), Ганновер, Кельн (Германия) университетлары, Англия, Бельгия, Кытай, Канада, Чехия, Төркия һ.б. илләрнең уку йортлары белән хезмәттәшлек итә.

Яхшы сыйфатлы белем бирү өчен институтта барлык уңайлыклар да бар, хәзерге заман техникасы белән җиһазландырылган аудиторияләр, компьютер класслары, бай китапханә булдырылган.

Моннан тыш 1997 елда институтта тарих музее оештырылган. Аның экспозициясендә күп санлы документларның, фотосурәтләрнең, китапларның төп нөсхәләре, шулай ук институт хезмәткәрләре тарафыннан бүләк ителгән күп кенә экспонатлар урын алган. Институтның үзенең полиграфик базасы эшли, анда күп санлы монографияләр, методик әсбаплар һәм рус телендә «Икътисадчы» («Экономист») гәҗите чыгарыла. (Мәгълүмат КДФИИның рәсми сайтыннан алынды)

 

Б и р е м н ә р

1. Текстны укыгыз.

2. Сорауларга җавап бирегез.

1) Казан дәүләт финанс-икътисад институты кайчан төзелә?

2) 1992 нче елдан КДФИИ Россиядә беренчеләрдән булып нинди белгечләр әзерләүгә кереште?

3) Институтта нинди факультетлар бар?

4) Институт нинди программа буенча югары белемле менеджерлар әзерли башлады?

5) КДФИИ кайсы илләрнең югары уку йортлары белән хезмәттәшлек итә?

6) Институтта тарих музее ничәнче елда оештырыла?
 

3. Бу фактлар дөресме?

IDevice Question Icon
Казан дәүләт финанс-икътисад институты 1931 нче елда төзелә.
  
Дөрес
Дөрес түгел

2000 нче елда институт «Эшлекле идарә итү остасы» («Мастер делового администрирования») программасы буенча менеджерлар әзерли башлады.
  
Дөрес
Дөрес түгел

Институтта тарих музее эшләми.
  
Дөрес
Дөрес түгел

4. Нокталар урынына тиешле аффикслар куеп языгыз.

iDevice icon
Моннан тыш 1997 елда институт тарих музее оештырылган. Аның экспозициясе күп санлы документлар , фотосурәтләр , китаплар төп нөсхәләр , шулай ук институт хезмәткәрләр тарафын бүләк ителгән күп кенә экспонатлар урын алган. Институт үзе полиграфик база эшли, анда күп санлы монографияләр, методик әсбаплар һәм рус теле «Икътисадчы» («Экономист») гәҗит чыгарыла.
  

5. Нокталар урынына тиешле сүзләрне куеп языгыз.

iDevice icon
Яхшы бирү өчен институтта барлык бар, хәзерге заман техникасы белән аудиторияләр, компьютер класслары, бай китапханә булдырылган.
  


"Белем.ру" җаваплылыгы чикләнгән җәмгыяте, 2008