3.1. Татар мәгарифе

Татар халык мәгарифе Болгар дәүләтендә формалаша. Ул Алтын Урда, Казан ханлыгы чорында үсеш ала. Халык дәүләтчелеген югалтканнан соң, мәгарифкә игътибар кими. Бары тик XVIII гасыр ахырында гына халык мәгарифе яңадан торгызыла башлый. Бу вакытта Урта Азия белән элемтәләр көчәйгән була, мәгариф тә шул тарафка юнәлтелә. Бохарада мөселман мәгарифе үзәге эшли, монда белем бик югары бәяләнә.

Татарларда уку йортлары ике төрле була: мәктәп һәм мәдрәсә. Мәктәп һәр мәчет каршында эшли. Аларда сыйныфлар да, бүлекләр дә, уку срогы да булмый. Укучыларның төп массасын 8-14 яшькә кадәр булган малайлар тәшкил итә. Кызлар мулла хатынында (остабикә яки абыстай) өйдә укыйлар. Малайлар мәктәпләрдә торып укыйлар, ә укытучылар балалар хисабына яшиләр, хезмәт хакы алмыйлар.

Мәдрәсәләр шәһәрләрдә һәм байлар күп яшәгән авылларда гына ачыла. Һәр мәхәлләнең үз мәдрәсәсе була. Ул мәдрәсәләр бер дәрәҗәдә булмый. Укучыларның төп массасын 10-20 яшьлек егетләр хасил итә. Мәдрәсәләрдә дә программалар һәм укыту сроклары булмый. Укыту алымнары XIX гасыр урталарына кадәр конфессиональ характерда була. Арифметика, геометрия, география, астрономия, медицина фәннәре кертелә. Алар дини характерда булып, фән һәм техника ачышларын эченә алмыйлар. Мәдрәсә белән көнчыгыш тибындагы җитди дини белеме булган мөдәррис идарә итә. Мәдрәсәләрнең матди хәле начар була, алар хәйрия акчасына яшиләр.

Соңрак мәдрәсәләрдә аваз методы белән укыту кертелә, дөньяви фәннәргә зур игътибар бирелә башлый. Татарлар компакт яшәгән төбәкләрдә татар мәдәниятенең учагы булган мәдрәсәләр барлыкка килә: "Галия" (Уфа), "Мөхәммәдия", "Мәрҗәни" (Казан) һ.б.

XIX гасыр ахыры XX гасыр башында хатын-кызлар мәгарифенә игътибар арта. Казанда Аитова, Хөсәенова, Габитова мәктәпләре ачыла.

 

С ү з л е к

мәгариф - образование

торгызу - восстановление

балалар хисабына - за счет детей

хәйрия - благотворительность

дөньяви фәннәр - светские науки

мәчет каршында - при мечети

тәэмин итү - обеспечение

югары мәктәп - высшая школа

эш башкару - делопроизводство

 

Б и р е м н ә р

1. Текстны укыгыз.

2. Сорауларга җавап бирегез.

1) Милли мәгариф үсеше кайчан башлана?

2) Мәктәпләр һәм мәдрәсәләр нәрсә белән аерыла?

3) Хатын-кызлар мәгарифе кайчан үсеш ала?

4) Казанда нинди мәктәпләр булган?

3. Бу фактлар дөресме?

IDevice Question Icon
1. Татар халык мәгарифе Болгар чорында формалаша.
  
Әйе
Юк

2. Кызлар белән малайлар бергә белем ала.
  
Әйе
Юк

3. Мәдрәсәдә ун ел укыганнар.
  
Әйе
Юк

4. Казан шәһәрендә "Галия" мәдрәсәсе эшләгән.
  
Әйе
Юк

4. Тексттан саннар кергән җөмләләрне язып алыгыз һәм состав ягыннан анализ ясагыз.

5. Тексттан алынма сүзләрне язып алыгыз.


"Белем.ру" җаваплылыгы чикләнгән җәмгыяте, 2008