3.4.2. Татар дәүләт гуманитар-педагогика университеты

Татар дәүләт гуманитар институты һәм Татар-америка төбәк институты Казан дәүләт педагогика университеты белән бергә кушылу нәтиҗәсендә 2005 елны Татар дәүләт гуманитар-педагогика университеты оештырыла. Ул фәнни-педагогик кадрлар әзерләүдә, гуманитар өлкә белгечләре әзерләп чыгару һәм аларның квалификацияләрен күтәрү буенча зур эш алып бара.

Университет бик күп тапкырлар үзенең исемен үзгәртә, ләкин әлеге күренеш белем бирү системасына һәм сыйфатына комачаулык итми. 130 елдан артык тарихы булган ТДГПУ Идел буе, Урал, Себер төбәкләре өчен дә югары белемле мөгаллимнәр әзерли.

Университет 2005 елны "Ел проекты" номинациясендә югары уку йортларының Бөтенроссия конкурсында лауреат дипломын, «Россиянең йөз вузы» номинациясендә «Европача сыйфат» алтын медален ала.

Университетның төп максаты - югары квалификацияле, киң белемле, укымышлы педагогик кадрлар әзерләү.

Үз эченә институтлар һәм бик күп факультетлар сыйдырган бу уку йортында бүген 15 меңгә якын студент белем ала. Аларга төпле белемне бер меңгә якын мөгаллим бирә. ТДГПУ Франция, Германия, Кытай, Йәмән Республикасы, Мисыр, Кипр, Төркия, АКШ, Австралия, Япония, Иран Ислам Республикасы кебек чит илләр белән хезмәттәшлек итә. Университетта Пакистан, Төркия, Кытай, Въетнам, Корея, Австралия һ.б. илләрдән студентлар белем ала, галимнәр укыта.

Россия Федерациясе һәм Татарстан Республикасы телләре турындагы Законнарын гамәлгә ашыру максатыннан чыгып, университет базасында икетеллелек һәм күптеллелеккә нигезләнеп белем бирү буенча вузара фәнни-методик совет оештырыла.

Татар дәүләт гуманитар-педагогика университетында төрле елларда В. Адоратский, А. Һәм Б. Арбузовлар, К. Валиев, Б. Греков, Н. Державин, Е. Косминский, С. Обнорский, А. Ефимов, А. Хинчин һ.б. билгеле галимнәр хезмәт куйган.

ТДГПУ бүген әйдәп баручы югары уку йортларының берсе, 1876 елда Казан укытучылар институты сыйфатында башлап, ул егерме беренче гасырда да заман таләпләренә җавап бирә торган университет статусы белән ышанычлы хәрәкәтен дәвам итә. Республикабызның җитәкчелеге фикеренчә, ул үзендә бер-берсен үстерә, тулыландыра, баета барган фән, сәнгать һәм мәгариф үсешен бергә туплаган милли элитабызны формалаштыручы чын рухи үзәк булырга тиеш.

 

С ү з л е к

әйдәп баручы - ведущий

белем бирү - обучение, преподавание

белем бирү системасы - система образования

вузара - межвузовский

гамәлгә ашыру - осуществление, реализация

европача - по-европейски, европейский

җитәкчелек - руководство

икетеллелек - двуязычие

Йәмән Республикасы - Республика Йемен

киң белемле - эрудированный, эрудит

комачаулык итү - мешать, препятствовать

күптеллелек - многоязычие

күренеш - явление

Мисыр - Египет

мөгаллим - преподаватель, учитель

нәтиҗәсендә - в результате

рухи үзәк - духовный центр

сыйфатында - в качестве

таләп - требование

тулыландыру - восполнение

укымышлы - образованный, интеллигентный

фәнни-педагогик - научно-педагогический

фикеренчә - по-мнению

формалаштырырга - формулировать

хезмәт кую - трудиться

хезмәттәшлек - сотрудничество

хезмәттәшлек итү - сотрудничать

ышанычлы - надежный, верный, уверенный

эш алып бару - ведение дела, действие

 

Б и р е м н ә р

1. Текстны укыгыз.

2. Сорауларга җавап бирегез.

1) Татар дәүләт гуманитар-педагогика университеты нинди югары уку йортлары кушылуы нәтиҗәсендә оештырылган?

2) 130 еллык тарихы булган ТДГПУ Татарстаннан тыш тагын нинди төбәкләр өчен дә югары белемле мөгаллимнәр әзерли.

3) Университетның төп максаты нидән гыйбарәт?

4) Университет нинди бүләкләргә ия булган?

5) Университет базасында нинди вузара фәнни-методик совет оештырыла?

3. Бу фактлар дөресме?

IDevice Question Icon
1. 2005 елны Татар дәүләт гуманитар-педагогика университеты оештырыла.
  
Дөрес
Дөрес түгел

2. Ул фәнни-педагогик кадрлар әзерләүдә, гуманитар өлкә белгечләре әзерләп чыгару һәм аларның квалификацияләрен күтәрү буенча зур эш алып бара.
  
Дөрес
Дөрес түгел

3. Университетның исеме бик күп еллар дәвамында үзгәрми.
  

Дөрес

Дөрес түгел

4. Университетның төп максаты - югары квалификацияле, киң белемле, укымышлы педагогик кадрлар әзерләү.
  
Дөрес
Дөрес түгел

5. ТДГПУ бөтен чит илләр белән дә хезмәттәшлек итә.
  
Дөрес
Дөрес түгел

6. Республикабызның җитәкчелеге фикеренчә, ул милли элитабызны формалаштыручы чын рухи үзәк булырга тиеш түгел.
  
Дөрес
Дөрес түгел

4. Сүзләрнең кушымчаларын язып бетерегез.

iDevice icon
1. 130 еллык тарих булган ТДГПУ Идел буе, Урал, Себер төбәк өчен дә югары белемле мөгаллимнәр әзерли. 2. Университет 2005 ел "Ел проекты" номинациясе югары уку йортларының Бөтенроссия конкурсында лауреат дипломы ала. 3. Университет төп максаты - югары квалификация , киң белем , укымыш педагогик кадрлар әзерлә . 4. Россия Федерациясе һәм Татарстан Республикасы телләре турындагы Законнарын гамәл ашыру максаты чыгып, университет базасы икетеллелек һәм күптеллелеккә нигезлән белем бирү буенча вузара фәнни-методик совет оештырыла.
  

5. Текстның эчтәлегенә туры килгән вариантны сайлап, җөмләләрне тәмамлагыз. 

IDevice Question Icon

1. Университет бик күп тапкырлар үзенең исемен үзгәртә, ...

  
А) ләкин әлеге күренеш белем бирү системасына һәм сыйфатына комачаулык итми.
Б) шул сәбәпле белем бирү сыйфаты түбәнәя.
В) шулай итеп ул үзенең дәрәҗәсен күтәрә.

2. Татар дәүләт гуманитар институты һәм Татар-америка төбәк институты Казан дәүләт педагогика университетына кушылу нәтиҗәсендә ...

  
А) Татар милли университеты оештырыла.
Б) мәгариф системасында зур үзгәрешләр барлыкка килә.
В) Татар дәүләт гуманитар-педагогика университеты оештырыла.

3. Россия Федерациясе һәм Татарстан Республикасы телләре турындагы Законнарын гамәлгә ашыру максатыннан чыгып, ...

  
А) университет базасында икетеллелек һәм күптеллелеккә нигезләнеп белем бирү буенча вузара фәнни-методик совет оештырыла.
Б) университетта махсус белгечлекләр ачыла.
В) чит илләр белән дә хезмәттәшлек итә.

4. Республикабызның җитәкчелеге фикеренчә, ...

  
А) ТДГПУ югары квалификаөияле һөнәр ияләре үзерләү урыны гына булырга тиеш.
Б) ТДГПУ ябылырга тиеш.
В) ТДГПУ милли элитабызны формалаштыручы чын рухи үзәк булырга тиеш.

5. Университетның төп максаты - ...

  
А) заман таләпләренә ңавап бирү.
Б) югары квалификацияле, киң белемле, укымышлы педагогик кадрлар әзерләү.
В) яңа белгечлекләр ачу.

6. Текстта билгеләнгән сүзләрнең синонимнарын табыгыз.

iDevice icon

1. Университет бик күп мәртәбә ( ) үзенең исемен алыштыра ( ), ләкин әлеге күренеш белем бирү системасына һәм сыйфатына комачаулык итми. 2. 130 еллык тарихы булган ТДГПУ Идел буе, Урал, Себер өлкәләре ( ) өчен дә югары белемле мөгаллимнәр әзерли. 3. Ул фәнни-педагогик кадрлар әзерләүдә, гуманитар өлкә белгечләре әзерләп чыгару һәм аларның квалификацияләрен күтәрү буенча зур эш башкара ( ). 4. Үз эченә 16 факультетны сыйдырган бу уку йортында бүген 15 меңгә якын студент укый ( ). 5. Аларга тирән ( ) белемне бер меңгә якын мөгаллим бирә.

 

  


"Белем.ру" җаваплылыгы чикләнгән җәмгыяте, 2008