3.4.7. Казан дәүләт медицина университеты

Казан дәүләт медицина университеты - илебездәге югары медицина уку йортларының иң зур һәм иң борынгыларыннан берсе. Аның нигезе 1814 елның маенда, Казан университетында медицина факультеты оештырылган вакытта ук салына. Бу факультет илебез медицинасы тарихында күренекле роль уйнаган.

Университетның медицина факультетында (1930 елдан - Казан медицина институтында) төрле елларда күп кенә атаклы галимнәр: анатомнар П.Ф. Лесгафт, В.Н. Тонков, В.Н. Терновский һ. б.; гистологлар А.С. Догель, А.Н. Миславский, Н.Г. Колосов; патфизиологлар Н.М. Любимов, Ф.Я. Чистович, И.П. Васильев; физиологлар Н.О. Ковалевский, А.Ф. Самойлов, Н.А. Миславский; терапевтлар С.С. Зимницкий, Н. К. Горяев, А.Г. Терегулов; хирурглар А.В. Вишневский, А.А. Вишневский, И.В. Домрачев, И.Ф. Харитонов; акушер-гинекологлар В.С. Груздев, П.В. Маненков; психоневрологлар В.М. Бехтерев, Л.О. Даршкевич, Л.И. Омороков һ.б. укыган һәм эшләгән.

Илебездәге бүгенге көнгәчә әһәмиятләрен югалтмаган иң зур медицина мәктәпләре һәм фәнни юнәлешләрнең барлыкка килүе һәм үсүе нәкъ менә шушы исемнәргә бәйле. Казан галимнәре язган дәреслек һәм ярдәмлек кулланмалар буенча күп кенә буын врачлар белем алган.

1994 елда Казан дәүләт медицина институтына, көчле педагогик һәм фәнни потенциалга ия югары уку йорты буларак, университет статусы бирелде. Университетның 65 кафедрасында һәм 6 дипломнан соңгы белем бирү курсында 158 фән докторы, 183 доцент, 423 фәннәр кандидаты, 7 РСФСР ның атказанган фән эшлеклесе, 9 әгъза-корреспондент, Татарстан Республикасының һәм Россиянең Фәннәр академияләре академиклары эшли.

Казан дәүләт медицина университетында 7 факультет: дәвалау, педиатрия, медицина-профилактика, стоматология, фармацевтика, менеджмент һәм югары белемле шәфкать туташлары әзерләү факультеты, социаль эш факультетлары бар. Аларда барлыгы 5000 гә якын студент белем ала. Шуларның 300 дән артыгы дөньяның 31 иленнән килгән. Университетта уку дәверендә студентларга врач профессиясен үзләштерү генә түгел, ә бәлки үз көчләрен фәнни тикшеренүләрдә сынап карау мөмкинлеге дә бирелә. Ял итү өчен дә барлык шартлар бар: университетның мәдәният үзәге, студклуб һәм спортклуб кысаларында күп төрле түгәрәкләр һәм секцияләр эшли. («Медицина университетына укырга керүчегә»)


"Белем.ру" җаваплылыгы чикләнгән җәмгыяте, 2008