3.5. Татарстан Республикасы милли китапханәсе

Татарстан Республикасы Милли китапханәсенең бай тарихы бар. Университет галиме, шушы өлкәне өйрәнүче Иван Алексеевич Второвны шәһәр китапханәсенә нигез салучы дип атарга мөмкин. 1844 елда аның улы - әдәбиятчы, археолог һәм этнограф Николай Второв үз коллекциясен - 903 исемдәге 1908 китапны, шулай ук газета-журналларны, җәмәгать китапханәсе оештыру максаты белән, шәһәргә бүләк итә. Китапханә 1865 елның гыйнварында ачыла. Әмма шәһәр китапханәсендә бер генә татар китабы да булмый. Мондый хәлгә татар җәмәгатьчелеге ризасызлык белдерә. Шуны истә тотып, 1906 елның 2 гыйнварында "Болгар" номерлары белән янәшәдә мөселманнар өчен китапханәнең "филиал бүлеге" ачыла. Һәм ул тиз арада шул чорның татар мәгърифәтчелеге үзәгенә әверелә. Г.Тукайның, Ф.Әмирханның һәм күп кенә татар зыялыларының "филиал бүлеге"ннән файдаланулары мәгълүм. 1917 елда ул үзәк губерна китапханәсе дип йөртелә башлый. 1920 елда аңа В.И.Ленин исеме бирелә. 1923 елдан - шәһәрнең Үзәк китапханәсенә, 1934 елдан өлкәнең Үзәк китапханәсенә әверелә. 1941 елда республика китапханәсенә әйләнә, аңа бөтен республиканың китапханә эшчәнлегенә методик җитәкчелек үзәге вазифасы йөкләнә.

1965 елда, 100 еллык юбилее көннәрендә, китапханәгә фәнни китапханә статусы бирелә. 1991 елның 5 ноябреннән алып аның өчен яңа чор башлана, аның вазифалары киңәйтелә. Ул милли мәдәният, милләтара аралашу, милли мәдәниятләрнең үзара йогынтысы үзәге буларак, Милли китапханә статусы ала. Татарстан Республикасының Милли китапханәсе гражданнарның Конституциядә каралган ирекле рәвештә мәгълүмат алу, эзләнү фондларындагы мәдәни кыйммәтләрдән файдалану мөмкинлеген бирү бурычын үти. Китапханәнең вазифалары республика үзенчәлекләрен, аның рухи мирасын, мәдәни һәм фәнни эшчәнлеген төрле яклап тулырак ачуны үз эченә ала.

Бүгенге Милли китапханә дәүләтнең иң зур китап саклау урыны һәм мәгълүмат бирү, фәнни-тикшеренү оешмасы, мәдәният, библиография һәм методик үзәк булып тора. Аның фондлары мемориаль әһәмияткә ия, республиканың мәдәни, фәнни документларын саклауны, киләчәк буыннарга җиткерүне тәэмин итә. Хәзер китапханә фондларында 3,2 миллион данәдән артык китап һәм башка документлар бар. Аларның 98 меңе - татар, 78 меңе чит телләрдә. һәр елны китапханәдән 60 меңнән артык кеше файдалана. Милли китапханә бөтен дөньяда чыга торган татар һәм Татарстан турындагы китапларны үзенә туплый, саклый һәм тарата. Китапханәнең 20 дән артык бүлегендә 230 кеше эшли. Аларның 170 е югары һәм урта махсус белеме булган хезмәткәрләр. 2000 елда патент бүлегендә электрон уку залы ачыла. Кирәкле китаплар һәм документларны укучылар электрон почта аша алалар. 2001 нче елдан АКШның Мәскәүдәге илчелеге, Гете исемендәге институт булышлыгында Америка һәм Немец заллары эшли башлады. Китапханә дөньяның барлык эре китапханәләре белән элемтәләр урнаштырган, алар белән хезмәттәшлек килешүләре төзегән. Интернет челтәренә тоташтырылу, аның аша дөньяның электрон каталогына керү эштә зур уңайлыклар тудыра. Милли китапханә нәшриятында фәнни, белешмә, методик әдәбият басыла. Фондлардагы борынгы, бик кыйммәтле китаплар бары берәр данә генә. "Милли китап" нәшрияты аларны тиражлау, ишәйтү, шул рәвешле укучыларга ирештерү белән дә шөгыльләнә. Татарстанның Милли китапханәсе фондлары ягыннан Россиядә иң бай китапханәләрдән санала. Ул - Россиядә XIX гасырда ачылган өч дәүләт китапханәсенең берсе. Аларның беренчесе - Петербургта, икенчесе - Мәскәүдә, өченчесе Казанда ачыла. (мәгълүматлар интернет челтәреннән алынды)

 

С ү з л е к

әверелү - превращение

әйләнү - превращение, преобразование

әһәмияткә ия - имеет значение, значимо

бары - всего, только, лишь

белдерү - объявление, уведомление

билгеләп үтәргә - отметить

буларак - в качестве

вазифа - должность, обязанность

данә - экземпляр

дип йөртелә башлый - начинает называться

җәмәгать - общество // общественный

җәмәгатьчелек - общественность // общественный

җитәкчелек - руководство

җиткерергә - довести, доложить

зыялы - образованный, интеллигентный

ирекле рәвештә - независимо, свободно, добровольно

ирештерү - довести, доставить

истә тоту - помнить

ишәйтү - увеличение, размножение

йөкләнү - поручение, возложение

киңәйтү - расширение

мәгълүм - известно // известный

мәгърифәтчелек - просветительство // просветительство

мәдәни кыйммәтләр - культурные ценности

милләтара аралашу - межнациональное общение

мирас - наследие, наследство

мөмкинлек - возможность

нәшрият - издательство

нигез салучы - основатель

ризасызлык - недовольство, несогласие

рухи - духовный

тарату - распространение

тәэмин итү - обеспечение

тоташтыру - соединение

төрле яклап - со всех сторон

туплау - накопление

уңайлык - удобство

үз эченә алу - состоит из, включение в себя

үзара йогынты - взаимовлияние

үзенчәлек - особенность

фәнни-тикшеренү оешмасы - научно-исследовательская организация

хезмәттәшлек - сотрудничество

челтәр - сеть

чор - период, время

эзләнү - исследование // исследовать

эшчәнлек - деятельность

янәшә - рядом

 

Б и р е м н ә р

1. Текстны укыгыз.

2. Сорауларга җавап бирегез.

1) 2008 елда Татарстан Республикасының Милли китапханәсе үзенең ничә еллыгын билгеләп үтә?

2) Шәһәр китапханәсенә нигез салучыны атагыз.

3) 1917 елда китапханә тарихында нинди үзгәрешләр була?

4) Милли китапханә статусы аңа кайчан бирелә?

5) Китапханәнең вазифалары нидән гыйбәрәт?

6) Китапханә Россиянең иң бай китапхәнәләреннән саналамы?

7) Милли китапханә нәшриятында нинди әдәбият басыла?
 

3. Бу фактлар дөресме?

IDevice Question Icon
1. Второвны шәһәр китапханәсенә нигез салучы дип атарга мөмкин.
  
Дөрес
Дөрес түгел

2. 1865 елның гыйнварында ачылган шәһәр китапханәсендә бик күп татар китабы була.
  
Дөрес
Дөрес түгел

3. Г.Тукайның, Ф.Әмирханның һәм күп кенә татар зыялыларының "филиал бүлеге"ннән файдаланулары мәгълүм.
  
Дөрес
Дөрес түгел

4. Милли китапханә бөтен дөньяда чыга торган бөтен милләтләр турындагы китапларны үзенә туплый, саклый һәм тарата.
  
Дөрес
Дөрес түгел

5. 1965 елда 100 еллык юбилее көннәрендә, Татарстан Республикасының Милли китапханәсенә фәнни китапханә статусы бирелә.
  
Дөрес
Дөрес түгел

4. Сүзләрнең кушымчаларын язып бетерегез.

iDevice icon


1. Шуны искә алып, 1906 елның 2 гыйнварында "Болгар" номерлары белән янәшә Печән базары якын гына мөселманнар өчен китапханәнең "филиал бүлеге" ачыла. 2. Г.Тукай Ф.Әмирхан һәм күп кенә татар зыялылары "филиал бүлеге"ннән файдаланулары мәгълүм. 3. 1917 елгы революцион үзгәрешләр китапханә тарихы да йогынты ясый. 4. 1923 елдан - шәһәрн Үзәк китапханәсенә, 1934 елдан өлкән Үзәк китапханәсенә әверелә. 5. Бүгенге Милли китапханә дәүләт иң зур китап саклау урыны һәм мәгълүмат бирү, фәнни-тикшеренү оешма , мәдәният, библиография һәм методик үзәк булып тора.
  

5. Күп нокталар урынына мәгънәсенә ярашлы сүзләрне языгыз. 

iDevice icon

1.Татарстан Республикасы Милли китапханәсенең тарихы бар.  2. 1844 елда аның улы - әдәбиятчы, археолог һәм этнограф Николай Второв бу коллекцияне, 903 исемдәге 1908 китапны, шулай ук газета-журналларны, җәмәгать китапханәсе оештыру белән, шәһәргә бүләк итә. 3. Бүгенге Милли китапханә дәүләтнең иң зур китап урыны булып тора. 4. Мондый татар җәмәгатьчелеге ризасызлык белдерә. 5. Шуны искә алып, 1906 елның 2 гыйнварында мөселманнар өчен китапханәнең "филиал бүлеге" .

Ф а й д а л а н у  ө ч е н  с ү з л ә р: максаты, бай, хәлгә, саклау,ачыла  

  

6. Текстта билгеләнгән сүзләрнең синонимнарын табыгыз.

iDevice icon

1. Һәм ул тиз арада шул чорның татар мәгърифәтчелеге үзәгенә әйләнә ( ). 2. Г.Тукайның, Ф.Әмирханның һәм күп кенә татар зыялыларының "филиал бүлеге"ннән файдаланулары билгеле ( ). 3. Һәр елны китапханәдән 60 меңнән артык кеше куллана ( ). 4. Китапханә дөньяның бөтен ( ) зур (эре) китапханәләре белән багланышлар ( ) урнаштырган. 5. Милли китапханә нәшриятында фәнни, белешмә, методик әдәбият чыгарыла ( ).

  


"Белем.ру" җаваплылыгы чикләнгән җәмгыяте, 2008