3.4.3. Казан дәүләт техника университеты

Казан дәүләт авиация институты 1932 елның 5 мартында авиация сәнәгатенең төп Идарәсе карары нигезендә Казан дәүләт университетының аэродинамика бүлеге базасында оешкан. Иң элек институт аэродинамика һәм самолет төзелеше дип аталган ике бүлектән торган. 1934 елда рәсми рәвештә самолет төзелеше факультеты ачылган.

Институт белән Николай Гурьевич Четаев җитәкчелек иткән. Ул шул елларда гомуми механика мәктәбендә фәнни-тикшеренү эшен җитәкләгән. 1933 елдан институт авиация югары уку йортлары арасында беренчеләрдән булып "Труды КАИ" дип аталган фәнни мәкаләләр җыентыгы чыгара башлаган. Шул ук елны кандидатлык диссертацияләре яклана башлаган. 1937 елда институтта докторлык диссертацияләре яклана башлаган. 1939 елда моторлар төзү факультеты ачылган. 1945 елда илдә беренчеләрдән булып реактив двигательләр кафедрасы ачылган. Кафедра мөдире итеп ракета двигательләре төзелешенә нигез салган В.П.Глушко чакырылган. Бу кафедрада Айның бер кратерына исеме бирелгән Г.С.Жирицкий, илнең ракета-космик системалары баш конструкторы булган С.П.Королевлар эшләгән. 1951 елда авиация приборлары төзелеше, 1952 елда авиация радиотехникасы факультетлары ачылган. 1956 елда докторлык диссертацияләре яклау Советы эшли башлаган. 1973 елда институтка күренекле авиаконструктор А.Н.Туполев исеме бирелгән. 1982 елда институт Халыклар дуслыгы ордены белән бүләкләнә. 1987 елда ректор итеп Г.Л.Дегтярев сайланган. 1991 елда икътисад, финанс һәм эшмәкәрлек факультеты ачылган. 1992 елда Казан авиация институты Казан дәүләт техника университеты итеп үзгәртелгән. Шул елдан университет юнәлешләр һәм белгечлекләр спекторын киңәйтеп җибәргән. Шуның нәтиҗәсе булып, бер-бер артлы гуманитар (1995), физика-математика (2000), икътисади теория һәм хокук, психология (2003) факультетлары ачылган.

Бүгенге көндә КДТУ (КАИ) - Россия Федерациясенең техник уку йортлары арасында ышанычлы урын тоткан күптармаклы инновацион фәнни-укыту комплексы. Аның 11 филиалы Волжск, Әлмәт, Бөгелмә, Яшел Үзән, Алабуга, Яр Чаллы, Чистай, Түбән Кама, Лениногорск, Нократ Аланы шәһәрләрендә эшли. Бүген КДТУда якынча 15000 студент укый.

 

Б и р е м н ә р

1. Сорауларга җавап бирегез.

1) Казан дәүләт техника университеты ничәнче елда оеша?

2) Кем ул Николай Гурьвич Четаев?

3) Айның бер кратерына кем исеме бирелгән?

4) Университетка А.Н.Туполев исеме ничәнче елда бирелә?

5) КДТУда нинди яңа факультетлар ачыла һәм кайчан?

6) Казан дәүләт техника университетының нинди филиаллары бар?

7) Г.Л.Дегтярев кайчан ректор итеп сайлана?

8) КДТУның Халыклар дуслыгы ордены бармы? Ул ничәнче елда бирелә?


"Белем.ру" җаваплылыгы чикләнгән җәмгыяте, 2008