3.4.1. В.И. Ульянов-Ленин исемендәге Казан дәүләт университеты
Моннан ике гасыр элек Александр I Казан Император университетын ачу турында Раслау кәгазенә һәм аның Уставына кул куйган. 1804 елның 5 ноябре - Казан дәүләт университетының туган көне булып тора. Казанда университет ачылу - император Александр I үткәргән либераль сәясәт нәтиҗәсе.
Ике гасыр дәвамында Казанда, чын мәгънәсендә, университет шәһәрчеге барлыкка килә. Россия Федерациясе Президенты Указы (1996 елның 30 июле) белән университет Россия Федерациясе халыклары мәдәни мирасының аеруча кыйммәтле объектлары дәүләт җыентыгына кертелде.
Ачылган көннән башлап университет бетен Идел буен, Урал, Себер, Кавказны, Вятка, Пермь, Оренбург, Пенза һәм Тамбов губерналарын үз эченә алган Казан уку-укыту округының үзәге булып тора. Университетта Россиянең көнчыгышында яшәүче бик күп халык вәкилләре укый. Бу аларны Европа мәдәни традицияләре белән таныштырырга булышлык итә.
1805 елдан башлап 1917 елга кадәр университетта 13 меңнән артык кеше укып чыккан. 1918 нче елдан башлап 2003 елга кадәр аны 100 меңнән артык кеше тәмамлаган. Университет шулай ук меңнән артык фән докторы һәм 3500 ләп фән кандидаты әзерләде. Соңгы 80 елда СССР Фәннәр академиясенә һәм Россия Фәннәр академиясенә КДУның 50 дән артык профессоры сайланды.
Казан дәүләт университетын тәмамлаган талантлы галимнәр һәм фән эшен оста оештыручылар «зур» Академиянең дәрәҗәле фәнни учреждениеләренә җитәкчелек итте: биредә академиклар А. Баев (биолог, медик), Н. Вәлиев (физик), Е. Завойский (физик), А. Коновалов (химик), М. Лаврентьев (математик), М. Нечкина (тарихчы), В. Парин (физиолог-медик), И. Тарчевский (биолог), А. Трофимук (геолог-нефтьче) һ.б. бик күпләр фәнгә үз юлларын башлаган.
Казан университетын тәмамлаучылар һәм аның профессорлары илдә яңа университетлар ачу эшендә башлап йөри. 1885 елда Көнбатыш Себер уку-укыту округы попечителе итеп билгеләнгән профессор-медик В. М. Флоринский 1888 нче елда Томск университетын ача һәм аның башлангыч эшчәнлегенә җитәкчелек итә. Профессор-медик В. И. Разумовский Саратов (1909) һәм Тифлисс (1918) университетларының беренче ректоры була. 1919 елда ул Баку университетын, шул ук елны профессор-медик Н.Д. Бушмакин Иркутск университетын оештыруда катнашкан. Физика-математика факультеты профессоры С.Ф. Сайкин - Чуваш университетының беренче ректоры.
Тарихның төрле чорларында Казан университетында тәрбияләнүчеләр Россиянең танылган уку йортларына җитәкчелек иткән: астроном һәм математик Д. М. Перевощиков 1848-1883 нче елларда - Мәскәү университеты, күренекле галим-ботаник А. Н. Бекетов 1876-1883 нче елларда Петербург университеты ректоры булган, филолог К. Фойгт 1852 елда Харьков университеты ректоры, ә соңрак Харьков уку-укыту округы башлыгы итеп билгеләнгән. Геолог Н. Головкинский 1877-1881 нче елларда Новороссийск университетына җитәкчелек иткән.
Совет чорында Казан дәүләт университеты шәһәрдә оештырылган эре тармак вузлары: медицина, химия-технология, авиация, финанс-икътисад, урман-техник (соңыннан Мари политехник) югары уку йортларының, ә аның факультетлары Идел буе төбәгендә дистәдән артык вузның ачылуына һәм барлыкка килүенә нигез булып тора. Үз вакытында университет ачылган шәһәрләр һәм төбәкләр фән, педагогика һәм мәдәният үзәкләренә әверелде. Классик университет - ул гади вуз түгел, ә тормышның барлык өлкәләренә: оештыру-хуҗалык мөнәсәбәтләренә, мәдәниятле кешеләр һәм сәяси элита тәрбияләүгә, сәнгать үсешенә йогынты ясаучы тулы бер социаль-мәдәни күренеш. Казан һәм тулаем Урта Идел төбәге дә шундый хәл кичерә. Шәһәр һәм аның йөзе университет эшчәнлеге йогынтысында үзгәрә башлый. Бүген Казан һәм Казан университеты архитектура, мәдәни һәм иҗтимагый-сәяси яктан аерылгысыз бердәмлекне тәшкил итә. Эшли башлавының беренче ун елында ук университет Россия күләмендә әһәмияте булган эре мәгариф һәм фән үзәгенә әверелә.
Университетта берничә эре фәнни мәктәп оеша. Алар арасында илебездә һәм чит илләрдә аеруча танылганнары түбәндәгеләр:
- химик-органиклар һәм фосфорлы-органиклар мәктәбе;
- радиоспектроскопия мәктәбе;
- математиклар һәм механиклар мәктәбе;
- Казан астрономия мәктәбе;
- Казан физиологлар мәктәбе.
Күренекле фәнни казанышлар университетның аеруча зур горурлыгы. Мәсәлән, евклидча булмаган геометриягә нигез салу (Н. Лобачевский), рутений химик элементын ачу (К. Клаус), анилин-буяу сәнәгатенә нигез салган анилинны табу (Н.Зинин), органик матдәләрнең химик төзелеше теориясен иҗат итү (А. Бутлеров), электрон парамагнит резонансын (Е. Завойский), акустик парамагнитик резонансын ачу (С. Альтшулер) һ. б.
Университетны данлаган исемнәр арасында Ф. Беллинсгаузен һәм М. Лазарев экспедициясендә катнашкан бердәнбер астроном-галим И. Симоновны да әйтеп үтәргә кирәк. Экспедиция барышында галим үткәргән тикшеренүләр Антарктиданы фәнни өйрәнү эшләрен башлап җибәрә.
Бодуэн де Куртенә нигез салган Казан лингвистика мәктәбе уңышлары университетны Европа ориенталистикасы үзәкләренең берсенә әверелдерә. Казанның Шәрык белгечләре О. Ковалевский, В. Васильев, А. Казимбәк, И. Березин, Ф. Эрдман үзләренең тикшеренүләре белән көнчыгыш халыклары мәдәнияте һәм тарихы турында күзаллауларны шактый киңәйтә. (Соңрак Шәрык бүлеге һәйкәлләр коллекциясе һәм 2 меңнән күбрәк китап һәм кулъязмалар белән берлектә Санкт-Петербургка күчерелә.)
Университетта укыган күренекле галимнәр, шулай ук мәдәният, җәмәгать эшлеклеләре арасында С. Аксаков, М. Балакирев, П. Мельников-Печерский, Л. Толстой, В. Ульянов-Ленин, В. Хлебников һәм башкалар бар. Университетның фәнни җәмгыятьләре белән татар фәне һәм мәдәниятенең күренекле эшлеклеләреннән К. Насыйри, Ш. Мәрҗани һәм башкалар хезмәттәшлек итә.
Бүген Казан дәүләт университеты - Россиянең иң зур фәнни, уку-укыту комплексларыннан берсе. Аның составында ике филиал, А. Бутлеров исемендәге химия, Н. Чеботарев исемендәге математика һәм механика фәнни-тикшеренү институтлары, 7 музей, обсерватория, ботаника бакчасы, хисаплау техникасы үзәге һ. б. бар. КДУ 17 факультетта 45 белгечлек һәм юнәлеш буенча белгечләр әзерли. 100 кафедрада Россиядән, ерак һәм якын чит илләрдән 16 меңнән артык студент белем ала. Университет мәгариф өлкәсендә төрле түләүле хезмәтләр күрсәтә. Барлык факультетлар да килешү нигезендә студентлар кабул итә.
Казан дәүләт университетының төрле бүлекләрендә меңнән артык укытучы һәм фәнни хезмәткәр эшли. Алар арасында Россия Фән академиясенең өч академигы, 300 ләп профессор һәм 600 дән артык доцент бар. 1000 нән күбрәк фән докторы һәм фән кандидаты укьту эшчәнлегендә катнаша.
Югары квалификацияле белгечләр әзерләү аспирантура (77 белгечлек) һәм докторантура (17 белгечлек) ярдәмендә тормышка ашырыла: Университетта 17 кандидатлык һәм 19 докторлык советлары эшли. Ел саен якынча 25 докторлык һәм 200 кандидатлык диссертациясе яклана. Укыту процессы Н. Лобачевский исемендәге фәнни китапханә фондлары белән тәэмин ителә. Анда 5 миллионга якын берәмлек саклана. Китапханәнең унбер уку залы, электрон каталогы бар.
Данлы фәнни традицияләр - ул безнең үткәнебез генә түгел. Бүгенге Казан университетының фәнни-белем бирү куәтен аның Казан Татарстан һәм Россия югары уку йортлары арасында әйдәп баруын дәлилли. Әлеге очракта шуны әйтү дә җитә: университет укытучылары арасында гыйльми дәрәҗәгә ия булучы лар 80% тәшкил итә. Бу- республикабыз, иле без югары уку йортларындагы уртача күрсәт кечтән 15-20% ка күбрәк.
Фән, мәдәният, мәгариф һәм җитештерү үсешенең яңа социаль-икътисадый шартларын искә алып, соңгы елларда журналистика, социология һәм психология, экология факультетлары, бизнес-мәктәп, Шәрык институты ачылды. Татарстан Республикасының милли уку йортлары өчен белгечләргә булган ихтыяҗын канәгатьләндерү максатыннан 1989 елда татар филологиясе, тарихы һәм көнчыгыш телләре факультеты булдырылды. Татарстан Республикасыньп тышкы икътисадый һәм тышкы сәяси эшчәнлеге өчен югары квалификацияле кадрлар әзерләү максатыннан, университетта халыкара мөнәсәбәтләр һәм политология факультеты оештырылды.
Университетта белем алучылар университет тәмамлаучыларның ассоциациясен оештырды. Россиянең бик күп төбәкләрендә аның бүлекләре бар. Күптән түгел Казан дәүләт университетына булышлык итү фонды эшли башлады.
Бүген безнең җәмгыятьтә илнең уңышлы үсеше өчен белемнәрнең икътисадка күчүен тәэмин итә ала торган фәнни тикшеренүләрнең, инновацион эшчәнлекнең югары дәрәҗәдә булырга тиешлеген аңлау барлыкка килде. Яңа бурычлар фән һәм мәгариф өлкәсендә оештыру эшләренең матди байлыкларны һәм кадрларны нәтиҗәле файдалануны арттыруга мөмкинлек биргән формаларын таләп итә. Казан университетында әлеге бурычларны чишүгә зур әһәмият бирелә. Яңа технологияләр, приборлар һәм хезмәтләр эшләү һәм кертүне тизләтүгә мөмкинлек биргән төбәк фәнни-җитештерү системасын булдыру максатыннан, университетта «Инновацион эшчәнлек үзәге» дигән фәнни-технологик парк оештырылды. Ул төрле предприятиеләр һәм оешмалар белән корпоратив фәнни-техник проектлар башкара, инновацион юнәлештә башка структуралар да булдырыла.
КДУ һәрчак халыкара фәнни тормышта актив катнашырга һәм укыту-педагогика өлкәсендә хезмәттәшлеккә омтылды. Бүген ул 20 дән артык илнең 40 тан күбрәк фәнни һәм педагогик үзәкләре белән хезмәттәшлек итә. Казан университеты Германиядәге фәнни һәм педагогик үзәкләр белән тыгыз элемтәдә тора.
Казан университетын Гиссен (Германия), Лювен (Бельгия), Каназава (Япония), Гранада (Испания) шәһәрләре университетлары белән күпьеллык хезмәттәшлек тәҗрибәсе бәйли. Соңгы елларда бу исемлек Орлеан (Франция), Си-цзян (КХР) университетлары белән тулыланды. КДУ Шаньдун һәм Пекин (КХР) университетлары, Америка фәнни-белем бирү үзәкләре: Аризона һәм «Де Пол» (Чикаго), Лунда (Швеция) университетлары һ.б. белән тотрыклы фәнни Һәм педагогик элемтәдә тора.
КДУда 40-45 ләп чит ил грантлары һәм проектлары тормышка ашырыла. Алар буенча финанслауның гомуми күләме якынча 2 млн. доллар тәшкил итә. Әлеге акчаның төп өлеше фәнни хезмәткәрләрнең академик мобильлегенә һәм җиһазлар, китаплар, материаллар алуга тотыла. Бу КДУ галимнәренең заманча дәрәҗәсен сакларга нык ярдәм итә..
Казан университетының 200 еллыгы алдыннан университет биналарын реконструкцияләү, яңа төзелешләр буенча актив эш алып барылды. Мәсәлән, 2003 елда 5 мең квадрат метр мәйдан биләгән автотехүзәк файдалануга тапшырылды, УНИКС ремонтланды. 2004 елның мартында КДУның төп бинасының Көнчыгыш янкормасы тантаналы шартларда ачылды. Әлеге бинаны сафка бастыру тикшеренүләрнең сыйфатын күтәрергә һәм эш шартларын яхшыртырга мөмкинлек бирде. Көнчыгыш янкормасын төзү идеясе университет комплексын иҗат итүче архитекторларның уй-ниятләрендә һәрчак яшәгән. XX гасыр башының соклангыч проекты К. Мюфке исеме белән бәйле. Әмма узган гасыр дәвамында, төрле сәбәпләргә бәйле рәвештә, ул хәл ителми калган. Һәм бары тик хәзер, бер гасыр үткәннән сон, гына классик университетның архитектура ансамбле тәмамланган күренеш алды.