Татар мәгарифе порталы
22 гыйн 2016 - 20:47
Статус: тәмам
II Республикакүләм «Яшь татнетчылар» интернет-проектлар бәйгесе Интернет челтәренең татар сегментында (Татнетта) мәгълүмати технологияләр юнәлешендә сәләтле балаларны берләштерү һәм алар белән эшләү, аларны “Белем җәүһәрләре” һ.б. дәрәҗәле интернет-проектлар бәйгеләренә әзерләү максатыннан чыгып үткәрелә һәм түбәндәге бурычларны күз алдында тота:
Бәйге Татнетны үстерү фонды (http://tat-i.net), ТР Яр Чаллы шәһәре «Мулланур Вахитов исемендәге 2 нче гимназия» муниципаль бюджет гомуми белем бирү учреждениесе һәм ТР «ТИСБИ» идарә университеты» дәүләти булмаган югары профессиональ белем бирү учреждениесенең Яр Чаллы филиалы тарафыннан оештырыла.
Бәйге барышында башка оешмалар да оештыру комитеты составына керергә, бәйгенең партнеры яисә иганәчесе булырга мөмкин.
Бәйгене үткәрү тәртибе һәм этаплары (2015/16 уку елы)
I этап. Гаризалар кабул итү: 22 гыйнвар – 3 апрель 31 март
II этап. Җиңүчеләрне билгеләү: 01 04 – 10 апрель
III этап. Җиңүчеләрне бүләкләү: 23 апрель 20 май
Бәйгедә гамәлдә булып эшләп килгән сайты белән I - IX сыйныф укучылары – сайт авторлары катнаша ала. Бәйгедә катнашу өчен гариза электрон формада тутырылып tisbi-chelny@mail.ru электрон адресына җибәрелә.
Бәйгенең 2016 елда иганәчеләре:
Бәйге турында тулы мәгълүмат алу һәм гаризаны тутырып юллау өчен Нигезләмә белән танышыгыз.
Беркетелгән файл | Күләме |
---|---|
![]() | 90 KB |
Фикерләр
Раил Гатауллин
22 гыйнвар, 2016 - 23:59
Permalink
II Республикакүләм «Яшь татнетчылар» бәйгесе
Бәйге узган ел уңышлы гына үткәрелә башлаган иде. Быел бәйге икенче мәртәбә үткәрелә.
I-IX сыйныф укучылары! Барыгызны да бәйгедә көтеп калабыз!
Ихтирам белән, Раил Гатауллин
Кунак
12 Май, 2015 - 16:09
Permalink
Бэйгенен йомгаклау
Бэйгенен йомгаклау тантанасына чакырылучы укучылар исемлеген кайдан белеп була икэн? Зинһар, җавап бирегез әле, яме.
Раил Гатауллин
13 Май, 2015 - 09:43
Permalink
«Яшь татнетчылар» бәйгесе нәтиҗәләре
«Яшь татнетчылар» бәйгесе нәтиҗәләрен Белем.руга да урнаштырдык: http://belem.ru/node/5797.
Ихтирам белән, Раил Гатауллин
Дилә
23 Апрель, 2015 - 00:26
Permalink
Әлегә гаризалар тупланып бара.
Нигезләмәдә күрсәтелгәнчә, эчтәлеге әдәп нормаларына туры килгән, гариза бирү вакытында техник яктан әзер (сайтның бүлекләрендә мәгълүмат бар һәм алар ачылалар), оригиналь эчтәлеге булган сайтлар һәм күрсәтелгән мәгълүмат чынбарлык белән туры килгән гаризалар кабул итү нәтиҗәләре I этап тәмамлангач, 2 нче майда билгеле булыр.
Кунак
12 Май, 2015 - 16:11
Permalink
2 майда кайдан карап белеп
2 майда кайдан карап белеп була сон
Дилә
14 Май, 2015 - 21:34
Permalink
Белем.руда
Белем.руда: http://belem.ru/node/5797.
Кунак
22 Апрель, 2015 - 21:02
Permalink
"Яшь татнетчы" конкурсы
Бәйгегә гаризаның кабул ителүен кайдан белергә була?
Мин татарча сөйләшәм
3 Апрель, 2015 - 16:27
Permalink
Гаризаларның кабул ителүе.
Исәнмесез. Гаризалар кабул ителдеме, юкмы каян белеп була?