Татар мәгарифе порталы
Сез монда
Хөрмәтле укытучылар, педагоглар, остазлар, тәрбиячеләр, укытучы һөнәрен сайлаучылар һәм аны үз итүчеләр!
1994 елдан башлап 5 ОКТЯБРЬ Россия Федерациясендә УКЫТУЧЫЛАР КӨНЕ буларак билгеләп үтелә. Аңарчы ул октябрь аеның беренче якшәмбесендә билгеләп үтелә торган булган. Шулай ук, 2023 ел Россиядә Педагог һәм остаз елы буларак билгеләп үтелә һәм укытучы һөнәренең дәрәҗәсе һәм кадере арта бара.
Әлеге ел уңаеннан "Белем.ру" җаваплылыгы чикләнгән җәмгыяте быел "Татарстан Республикасының мәдәният өлкәсендә инновацияләр һәм традицияләр саклау ресурс үзәге" дәүләт бюджет учреждениесе һәм "Габдулла Тукай исемендәге Арча педагогика көллияте" дәүләт автоном һөнәри белем учреждениесе белән берлектә «Рәхмәтем сиңа, Остазым!» («Спасибо тебе, мой Наставник!») Республикакүләм бәйгесен игълан иткән иде.
Әлеге бәйгедә 4 номинациядә барлыгы 48 эш кабул ителде. Бүген, 5 октябрь көнне, бәйгегә нәтиҗәләр ясалды һәм аларны сезгә ирештерәбез (беркетелгән).
I, II, III урын алган җиңүчеләрне һәм аларның остазларын тәбрикләү тантаналы рәвештә декабрь аенда Арча педагогика көллиятендә үткәреләчәк. Барлык катнашучыларга электрон дипломнар 10 октябрьга кадәр электрон почта адресына юлланачак.Барлык катнашучыларның әсәрләре дә Белем радиосы студиясендә яздырылачак (профессиональ дикторлар һәм Белем радиосы алып баручылары тарафыннан укылачак) һәм 2023 ел дәвамында Белем радиосы эфирында яңгыраячак.
Хөрмәтле укытучылар! Педагоглар, остазлар, тәрбиячеләр, укытучы һөнәрен сайлап аны үз итүчеләр һәм укытучы булырга әзерләнүче студентлар!
Сезне барыгызны да бүгенге матур һөнәни бәйрәм белән чын күңелдән котлыйбыз! Сезгә эшегездә һәм тормышыгызда уңышлар, ак бәхетләр, ныклы сәламәтлек, хөрмәткә лаек булып яшәвегезне, әлеге һөнәри юлдан ныклы адымнар белән горурланып баруыгызны телибез!
Укытучысыз кеше булмый
Укытучысыз кеше булмый,
Ул - һава кебек кирәк.
Укытучың булмаганда
Тибүдән туктый йөрәк.
Фикерләүдән туктый башың,
Күзеңдә сүнә нурлар.
Тормышта туктап каласың,
Өзелә барыр юллар.
Укытучысыз яшәп булмый,
Теләгем сезгә шушы:
Максатка юл күрсәтердәй
Табылсын укытучы!
(Раил Гатауллин. 05.10.2020)
Ихтирам белән, Белем.ру, Татнетны үстерү фонды һәм Белем радиосы коллективлары
| Беркетелгән файл | Күләме |
|---|---|
| 554.55 KB |





