Татар мәгарифе порталы
Сез монда
Татарстан Республикасының Мәгарифне үстерү институты Татарстан Республикасының Мәгариф һәм фән министрлыгы кушуы буенча тиздән башлангыч сыйныф укытучылары өчен курслар оештырачак. “XXI гасыр башлангыч мәктәбе” (Н.Ф.Виноградова ред.) исемле укыту-методик комплектын оештыру эшендә эчтәлек һәм методик үзенчәлекләр” проблемасы буенча курс агымдагы елның 2-13нче февраль көннәрендә узачак.
Курс эшендә әлеге укыту-методик комплекты авторлары Л.В. Петленко һәм Т.В. Юдачева, шулай ук «Вентана-Граф» (Мәскәү шәһәре) нәшрияты методистлары катнашачак.
Программада түбәндәге темалар каралачак:
• Икенче буын Федераль дәүләт мәгариф стандартларын апробацияләү шартларында башлангыч белемнең үсү перспективалары.
• Укыту-методик комплекты тулылану сәбәпле, “XXI гасыр башлангыч мәктәбе” программасында укыту предметларының эчтәлек үзенчәлекләре.
• Яңа мәгариф стандартларын тормышка ашыру шартларында башлангыч сыйныф укучыларының уку эшчәнлеген оешытру үзенчәлекләре.
• “XXI гасыр башлангыч мәктәбе” программасын тормышка ашыручы башлангыч сыйныф укытучыларының эшләү тәҗрибәсен тәкъдир итү.
Курсларда катнашырга теләк белдергән укытучылар исемлеген 2нче февральгә кадәр (843) 236-68-11 телефоны (башлангыч белем кафедрасы) яисә (843) 2366582 (укыту бүлеге) тел/факсы буенча хәбәр итәргә-юлларга кирәк, дип хәбәр итә уку йортының рәсми сайты.
Барлык юл чыгымнарын укытучыларны юллаучы оешма үз өстенә ала. Укытучыларны 2нче февраль көнне түбәндәге адрес буенча көтәләр: Оренбург тракты ур., 4нче “а” йорт, тулайторак һәм укыту үзәге, тел.: (843) 277-80-98.
Курс җитәкчесе: Хәмитова Гөлназ Рәшит кызы.