Татар мәгарифе порталы
Татарстанда авыл җирендә һәм кечкенә шәһәрләрдә урнашкан 508 мәктәп алты ел эчендә «Үсеш ноктасы» проекты буенча заманча җиһазлар алган. Бу максатларга республика һәм федераль бюджетлардан 840 миллион сумнан артык акча бүленгән, дип хәбәр итте ТР Мәгариф һәм фән министрлыгының гомуми белем бирү һәм йомгаклау аттестациясе бүлеге башлыгы Лилия Сәүбәнова ТР Иҗтимагый палатасында.
«Үсеш ноктасы» проекты 2019 елдан гамәлгә ашырыла. Мәктәптә балалар, яшәү урынына карамастан, заманча таләпләргә җавап бирә торган сыйфатлы белем алсын өчен шартлар тудыру бурычы куелды», – диде ул 2024 елда ТР Мәгариф һәм фән министрлыгы өчен ачык шартларда формалаштырылган максатларны һәм бурычларны гамәлгә ашыру нәтиҗәләре буенча җәмәгатьчелек катнашындагы фикер алышуда.
Лилия Сәүбәнова билгеләп үткәнчә, «Үсеш нокталары» республиканың һәр муниципалитетында ачылган. Узган ел алар 72 мәктәптә барлыкка килгән.
«Мәктәпләрнең 38 проценттан артыгы биология, химия, физика, технология һәм робототехника дәресләре өчен заманча җиһазлар алды», – дип искәртте ул.
Сәүбәнова Татарстанда сәламәтлек мөмкинлекләре чикләнгән балалар өчен 55 мәгариф оешмасы эшләвен әйтте. Аларның һәрберсендә РФ Мәгариф министрлыгы тарафыннан расланган федераль адаптив белем бирү программалары гамәлгә ашырыла.
ТР Мәгариф һәм фән министрлыгының фәнни-техник сәясәт бүлеге башлыгы Җәлил Мотыйгуллин яшь галимнәргә ярдәм итү турында сөйләде. Республикада алар – сигез меңгә якын. Финанс ярдәмен 4,4 меңгә якын тикшеренүче алган.
«Быел ТР Рәисе Рөстәм Миңнеханов карары белән ТР Яшьләр эшләре, Мәгариф һәм фән министрлыклары, ТР Фәннәр академиясе 50 яшь галимгә торак алуда ярдәм итү программасын гамәлгә ашыра», – дип белдерде Җәлил Мотыйгуллин.