Татар мәгарифе порталы
21 февральдә 13:00 сәгатьтә «Яратам» яшүсмерләр клубында «Үз телем» проектлар бәйгесе җиңүчеләренең эшләрен тәкъдим итү чарасы булачак.
«Үз телем» конкурсы Казан мэриясе тарафыннан 2021 елдан башлап, Казан шәһәре Думасы депутаты Рөстәм Рамазанов ярдәме белән үткәрелеп килә. Төп максат – татар телен һәм мәдәниятен популярлаштыруның яңа, заманча, нәтиҗәле һәм кызыклы форматларын барлау. 2024 елда узган бәйгедә жюри комиссиясе алты җиңүчене билгеләнде», - дип хәбәр итә Казан мэриясе матбугат хезмәте.
Җиңүчеләр: Динара Фәйрушина (логопедик әсбаплар), Айдар Ниязов (Солтан Габәши исемендәге милли музыка фестивале), Гөлнур Фәхруллина («Сәлам, микроб!» – балалар өчен микробиология турында татар телендә беренче фәнни-популяр китап), Алсу Мансурова («Кайнатма» милли креатив индустрия вәкилләре белән татар телендә атналык аудио- һәм видео-подкаст), Зөләйха Камалова («Барсиклар гаиләсе» комиксы), Булат Гатауллин («Шайтан һәм аның кызы» әкияте буенча спектакль).
«Һәрберсенә проектларын тормышка ашыру өчен ике миллионлык гомуми приз фондыннан акчалата грантлар тапшырылды. Шарт буенча әлеге идеяләрне ярты ел эчендә тормышка ашырасы иде. 21 февральдә исә җиңүчеләр инде гамәлгә ашырылган, әзер проектларын тәкъдим итәчәк. Чарада Казан Башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Гүзәл Сәгыйтова, Казан шәһәре Думасы депутаты Рөстәм Рамазанов һәм конкурсның жюри әгъзалары катнашыр дип көтелә», - диелә хәбәрдә.
Искәртеп узыйк, «Үз телем» бәйгесе 2025 елда да дәвам итәчәк. Әлеге бәйгедә Казанда яшәүче мәктәп укучылары, студентлар һәм 35 яшькә кадәр яшьләр катнаша ала. Бәйгенең башлану вакытын соңрак хәбәр итәбез, яңалыкларны күзәтеп барыгыз.

