Татар мәгарифе порталы
Сез монда
Бүген Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов, Россия Мәдәният министры Ольга Любимова һәм башка зур кунаклар катнашында Камал театрының яңа бинасы рәсми ачылды. Камал театрының яңа бинасы ачылу тантанасы «Туган тел» җыры һәм Татарстанның халык артисты Илдус Əхмәтҗанов башкаруында Тукайның «Театр» шигыре белән башланып китте.
Камал театрынын яңа бинасы ачылу тантанасында Россия Театр әһелләре берлеге рәисе Владимир Машков та катнашты. «Бу театр ачылу тантанасы бөтен Россия өчен зур вакыйга», – диде ул. «Камал театры бинасының концепциясе – тулысынча ачыклык һәм үтәкүренмәлелек, спектакльләр барган сәгатьләрдә генә түгел, иртәдән кичкә кадәр тормыш кайнап тору. Бу заман таләпләренә җавап бирә торган концепция. Бу гасырдан артык тарихы булган һәм күп функцияле иҗат үзәге булып торган Камал театры рухына да туры килә», диде ул Камал театрының яңа бинасы ачылу тантанасында.
Владимир Машков шулай ук быел «Алтын битлек» театр премиясен тапшыру тантанасының Казанда үтәчәген хәбәр итте. «Үткән ел Татарстан театрлары «Алтын битлек» театр премиясенең триумфаторлары булды. Алты премия – зур казаныш. Ә инде «Алтын битлек» тарихына карасак, барлыгы 14 премия алынган. Быел «Алтын битлек» театр премиясенә Татарстанның 8 шәһәреннән 13 гариза кергән», дип хәбәр итте ул чыгышында.
Котлау сүзләре белән шулай ук Россия Төзелеш һәм торак-коммуналь хуҗалыгы министры Ирек Фәйзуллин чыгыш ясады.
«Безнең иҗади потенциалыбыз бар. Без үз эшебезне башкардык. Хәзер инде сез безне сокландырыгыз», - диде Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов труппага карап.
Татарстан Республикасы һәм Россиянең халык артисты Равил Шәрәфиев символик ачкычны яшь буын вәкиленә тапшырды. «Артист мәңге яшь була алмый. Əмма театр гел яшь булырга тиеш», – диде ул.
Ачылу тантанасы Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгының йомгаклау коллегиясе утырышы белән дәвам итте. Быелдан башлап Мәдәният министрлыгы экспертлар советы һәм иҗат берлекләренең эш принципларын үзгәртәчәк.
«Без рухи-әхлакый кыйммәтләрне саклауга һәм патриотизм тәрбияләүгә юнәлтелгән яңа драматургия, концерт әсәрләре иҗат итү һәм театр куелышлары өчен дәүләт заказы практикасын кертәбез», - диде Татарстан мәдәният министры Ирада Әюпова Мәдәният министрлыгының йомгаклау коллегиясе утырышында ясаган чыгышында.
Ул министрлыкның мондый тәҗрибәсе булуын әйтте. 2019 елда министрлык ТАССРның 100 еллыгына әсәрләр иҗат итү буенча, 2022 елда татар халкының мәдәният саклау, үстерү һәм популярлаштыру буенча әсәрләр булдыруга юнәлтелгән грантлар бирелгән булуын искәртте.
Ирада Әюпова Россия регионнары мәдәнияте өчен әһәмиятле булган юбилей даталарын ил масштабына күтәрү буенча Россия мәдәният министры Ольга Любимовадан ярдәм сорады.
«Бүген Россия Милли банкы тарафыннан күренекле татар галиме, мәгърифәтче, әдәбиятчы Каюм Насыйриның 200 еллыгы уңаеннан чыгарылган истәлекле тәңкәне тәкъдим иттек. Мондый шәхесләрнең юбилейлары ил масштабына күтәрелсен иде», - диде ул Мәдәният министрлыгының йомгаклау коллегиясе утырышында ясаган чыгышында.
Ирада Әюпова 2025 елда татар профессиональ музыкасына нигез салучы күренекле композитор Салих Сәйдәшевның тууына 125 ел булуын, 2026 елда Габдулла Тукайның 140 еллыгы, татар театры оешуга 120 ел булуын, Муса Җәлилнең 120 еллыгын санап үтте.
Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгының ел йомгакларына багышланган коллегия утырышында эстрада җырчыларыннан Раяз Фасыйхов белән Рөстәм Насыйбуллин мактаулы исем алды. Рөстәм Насыйбуллинга «Татарстанның атказанган артисты» дигән исем бирелде.
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы материаллары буенча. Кайбер фотолар tatarstan.ru сайтыннан алынды.